Алар солдат бурычын үтәде

2014 елның 15 феврале, шимбә
Алар солдат бурычын үтәде
Шушы көннәрдә Әфганстанда хезмәт иткән өч ир–егет белән очраштым. Аларның өчесе дә тормышта үз урынын тапкан, өйләнгәннәр, балалар үстерәләр, яраткан хезмәтләре бар. Шурабаш авылында яшәүче Валентин Антипов, Яңа Ашыттан Илсур Нигъмәтҗанов, Яңа Кенәрдән Рашат Салихҗанов һәм тагын Арча районыннан 129 егетнең язмышында уртаклык бар — Әфганстан. Әфганстан таулары, халкы, тормыш рәвеше, Азиянең капкасы булуы, соңрак террорчыларны әзерләүче халыкара лагерьга, дөнья буйлап наркотиклар һәм корал тарату үзәгенә әверелүе белән шомлы һәм серле ил. Күрше дәүләткә интернациональ ярдәм күрсәтү, безнең илнең көньяк чиген ныгыту — совет солдаты алдына шундый бурыч куелды. Иң әһәмиятлесе — безнең илнең көньяк чиген ныгыту, ватаныбызның иминлеген саклау.
Әфганстанда армия хезмәте үткән Яңа Иябаш егете, район суд приставлары бүлеге җитәкчесе Фоат АБДУЛЛИН бу серле ил турында бик аңлаешлы сөйли:
— Әфганстанда күп балалык, хәерчелек хөкем сөрә. Моңарчы алар кышлак–кышлак бер ыру башлыгына буйсынып яшәгән. Анда төп каршылык та шул бит инде: революциядән соң яңа хөкүмәт урнашкач, халык кемгә буйсынырга белми: ыру башлыгынамы, әллә хөкүмәткәме? Ә кышлактагы башлыклар хакимлекне үз кулларыннан җибәрәселәре килми. Алар котыртуы буенча гади халык та вакыт–вакыт кулына корал алып дошман булып йөри. Ил башы бер булырга тиеш. Шунда гына тәртип урнашачак. Без гади халыкка интернациональ ярдәм күрсәттек һәм хөкүмәткә үз позициясен ныгытырга булыштык. Әмма Әфганстанның үз тәртип-ләре, үз кануннары — андагы болганыш бер бетәрме икән?!

7 ай машинада йокладым
Шурабаштан өч бала әтисе, терлекче Валентин АНТИПОВ:
— 1966 елның 13 декабрендә туганмын. Дүрт бала үстек. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Үрнәк училещесында механизатор–шоферлыкка укыдым. 1985 елның көзендә армиягә киттем. Иң башта Ерак Көнчыгышта Кытай чигендә Бекин шәһәрендә хәрби машиналар белән идарә итүче механиклыкка укыдым. Бер ел чик сакчысы булып хезмәт иткәннән соң, шоферларны, механик, снайпер, сапер, атучыларны — барысы 250 солдатны Хабаровск чик сакчылары отрядына сайлап алдылар. 41 градус салкын, ике самолетка утырып очтык. Үзбәкстан хәрби аэродромына төштек. Аннан соң Төрекмәнстанда чик сакчылары отрядында ике ай буе хәрби өйрәнү үттек. Хәрби машина —БМП бирделәр. Мин рульдә. Командир белән барысы 10 кеше без. 19 февральдә Термез күпере аша Әфганстанга кердек. Кабул трассасы буенча чүлгә килеп урнаштык. Блиндажлар эшләдек. 7 ай машинада йокларга туры килде. Һәрвакыт хәрби әзерлектә булырга кирәк иде. Без совет җиреннән килгән колонналарны каршы алып һәм озатып тордык. Сугышчан рейдларга чыктык. Әфганстан халкының төп транспорты — дөя. Чүлдән дөяләр белән баручы караваннарны наркотиклар, корал сату белән шөгыльләнмиләрме, дип тикшерә идек. Андагы эсселек, тузан үзәккә үтте. Шимбә, якшәмбе җитүгә ком бураны башланыр иде. Авыз эче, күзләр ком белән тула. Хәтта ашарга пешереп булмый. Бездә солдат тормышы бик кырыс булды. Тәртипне тикшереп торучы аерым махсус бүлек бар иде. Аерата сугышчан операцияләрдән соң каты тикшерделәр. Гади халыкны талап кайтмаганбызмы һ.б., һ.б. Җирле халыкка ышанып бетмәдек. Көндез йорт арасында эш белән мәшгуль булсалар, төнлә кулларына корал алырга мөмкиннәр иде. Солдат бурычымны намуслы үтәгәнем өчен “Рәхмәтле Әфганстан халкыннан” медале һәм “Сугышчы–- интернационалистка” юбилей медальләре белән бүләклән-дем.
Валентинның әтисе — гомер буе китапханәдә эшләгән, фоторәсеме Мактау тактасыннан төшмәгән Федор Антипов белән дә сөйләштек.
— Ул вакытларны сөйләп тә бетерерлек түгел, — ди Федор Антипович. —Бу хәбәрне ишеткәч башта елаштык, аннан улыбызның исән–сау кайтуын Аллаһы Тәгаләдән сорадык. Аллага шөкер, Валентин сугыштан исән– сау кайтты. Кече улым Валерий гаиләсе белән яшим. Улларым тәртипле, акыллы, эчмиләр, рәхмәт.
Мин мәрхүм дустым Марсның энесенә — абый, әнисенә — ул
Яңа Ашыттан Илсур НИГЪМӘТҖАНОВ:
— Яңа Кенәр коммуналь хуҗалыгында эретеп–ябыштыручы булып эшлим. Шушы ук авылда яшим дә. Мәктәпне тәмамлагач, өч малай хәрби училищега кереп карадык. Радик Нуриев белән кире кайттык. Бер үк көнне армия-гә дә киттек, Әфганстанга да бергә эләктек. Тик безне беренче көнне үк аердылар. ДОСААФ башта Казанда техника белән идарә итүче механиклыкка укытты. 1983 елның сентябреннән армиягә алындык. Өйрәнүләрдән соң 21 декабрьдә Әфганстанга кердек. Ул вакытта бертуган абый Газинур да Әфганстанда хезмәт итә иде. Бөтен теләгем — аны күрү. Әмма Әфган җирендә күрешә алмадык. Мин кергәндә, ул каты яраланып, Ташкентта госпитальдә дәваланган вакыты булган. Өйгә кайткач күрештек. Бөтен эче яралардан телгәләнеп беткән иде. Йөрәге чыдамады, 2004 елда мәрхүм булды. Эчендәгесен сөйләми, сиздерми иде. Яңа Кенәрдән Рашат Салихҗанов белән хезмәт итте. Аның турында күбрәк ул белә булыр... Пушкаларны өстерәп йөри торган кечерәк танксыман чылбырлы техниканы (МТЛБ) йөрттем. Найбабад кышлагы янында бик зур артиллерия склады бар иде. Шул складны һәм тагын 122нче мотоукчы полкны сакладык. Операцияләргә чыгу күп булды. Төрлесен күрергә туры килде. Кергән көнне үк җир тетрәде. Шулай постта торам, күңел шомланып китте, каядыр бала елый, бу турыда командирга әйттем, ул игътибар белән тыңлады да, бала түгел, шакал елый, дип тынычландырды. Бервакыт атыш башланды. Землянкадан атылып чыктык. Бергә хезмәт иткән Кама Тамагы районы егете Марс Нуретдиновның йөрәген пуля тишеп үтте. Күңеле сизенгән булгандырмы, алдан ике арада шундый сөйләшү булган иде. Илсур, синең яки минем беләнме, берәр хәл булса, әти–әнигә кайтып әйтерлек булсын, дигән иде. Бик дус идек. Гәүдәле, чибәр егет иде. Аның үлемен бик авыр кичердем. Гәүдәсен цинк табутка салгач та, туган ягына тиз генә озата алмадылар. Табутның кечкенә генә тәрәзәсеннән килеп–килеп карый идем. Болай да кара егет тәмам каралып бетте. Армиядән кайтуга өйдә бер кич йоклагач, Кама Тамагына чыгып киттем. Иң башта дустымның каберендә булдым. Аннан гаиләсе белән күрештем. Бүген дә аралашып яшибез. Энесе “абый”, дип дәшә, әнисе Розалия апа “улым”, ди. Кайтып йөриләр. Казанга барсам, хәзер шунда яшиләр, үзем дә аларга керәм. Улым Ирек тә, югары белем алгач, үзе теләп армиядә хезмәт итеп кайтты.

Текә таудан чүт аска очмадым
Яңа Кенәрдән Рашат САЛИХ-ҖАНОВ:
— Минем Әфганстан җиренә барып, үзебез йөргән тауларны карап кайтасым килә. Бу илгә барып, сәяхәт кылып кайтучылар бар. Интернетка кереп карадым, моның өчен илчелеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк икән. Яңа Ашыт авылы егете Газинур Нигъмәтҗанов белән учебка вакытында бергә булдык. Аннан аерылдык. Ул БМПда оператор–төзәүче булып хезмәт итте. Алар машинасы минага эләгеп, шунда ул каты яраланган. Мин үзем БМПда сержант–командир идем. Ашхабадта 6 ай хәрби әзерлек үткәннән соң Әфганстанга кердек. Рейдларга чыкканда люкларны ачып йөри идек. Тегенди–мондый хәл булса, тиз генә машинадан чыгарга. 371нче полкның 5нче ротасында без. Тәүлекнең теләсә нинди вакытында, 15 минут эчендә хәрби әзерлектә булып, 7 км. ераклыктагы дивизиягә җыелабыз. Разведка ротасы алып кайткан мәгълү-мат буенча сугышчан операциягә чыгып китәбез. Жәяүлеләр (без техника белән) һәрвакыт алгы сызыкта. Артта — артиллерия. Хәтта артиллерия ут ачкан очракта да аның зыяны безгә дә төшәргә мөмкин. Без куркыныч алгы сызыкта булдык. Бер генә мисал. Кышлакта дошманнар бар, дигән хәбәр буенча барабыз. Ә кышлак тау янында. Тау аша үтеп чолгап алырга кирәк авылны. Башта ре-продуктор аша гади халыкка кышлактан чыгарга әмер бирелә. Кыясыман ул текә биек ташлы тауларга менеп төшүләре аерата куркыныч иде. Берьюлы чүт аска очмадым. Биектау районы Казаклар авылыннан Илдар тотып калды. Ул исән–имин сугыштан кайтса да, кызганыч, тыныч тормышта асылынып үлде. Шөкер, булдыклы, тормышның кадерен белүче егетләребез күп. Үзем дә армиядән дуслыкның кыйммәтен аңлап, кешенең кадерен белергә өйрәнеп кайттым. Безнекеләр анда күпме юллар төзеде, күпме төзелешләр башкарды?! Әфганстандагы табигать шартларына килгәндә, жәен эссесе, кышын салкыны үзәккә үтте. Тау тишекләреннән вараннар (зур кәлтә) килеп чыгар иде. Чага торган чаяннар, еланнар бик куркыныч иде. Хәтта бер егет, чаян чагып, госпитальгә алып барганда минага эләгеп харап булды. Әле беркөнне әбигә язган хатым килеп чыкты. Бар да яхшы, бар да әйбәт, бөтен җирдә чәчәк, виноградлар өлгерде, бик матур монда, дип язганмын...
...Әфганчы Рашат Салихҗановның күзләре дымланды. Әйе, бар да яхшы, бар да әйбәт. Анда фронт булмаса да, дары төтене сеңгән, күп төрле дини, милли, сәяси каршылыклар кичергән шомлы илдә яңа 18 яше тулган япь–яшь егет-ләрнең гомере өзелде, тәннәре, күңелләре яраланды. Рашатның өзелгән бармакларына карыйм.
—Ю–у–ук, Әфганстанда түгел, — диде ул. — Монда столяр станогында өздердем.
Рашатның ихтыяр көченә сокланам. Кулым гарипләнде дип, күңел төшенкелегенә бирелмәгән, яраткан агач эшен дәвам иткән. Ишек, тәрәзәләр генә түгел, хәтта бригадасы белән мунча, йорт та салып бирәләр. Утны–суны кичкән әфганчылар әнә шундый тәвәккәл, булган егетләр. Без алар турында алга таба да язарбыз әле.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International