Бер йөрәккә бар да сыя...

2014 елның 15 феврале, шимбә
Бер йөрәккә бар да сыя...
Әлеге язма Иске Чүриле авыл җирлегендә хисапчы булып эшләүче әнием Динә Хөснетдинованың бертуган энесе Азат Хисамиев турында. Беренче апрель көнне туган ул. Бөтен җирдә су, ташу. 18 яшь тулуга ук Азатны хәрби комиссариатка чакыралар һәм кулына повестка тоттырып кайтаралар. Иртәгә — армия хезмәтенә.
Менә шау–гөр килеп яшьләр Азатны армиягә озата, ә әнисе ипинең кибән башын аңа авыз иттерә, калганын ул кайтканчы саклап тотарга тиеш. Ул аны ак ашъяулыкка пөхтәләп төреп куя. Өздереп үзе гармун уйный, үзе яраткан җырларын җырлап китә ул армиягә. Аның кебек оста гармунчы тирә–якта да юк иде бит ул чакта. Күпме егетләр-не озатты ул армиягә үзенең гармун моңнары белән, күпме кызларны биетте. Менә хәзер үзе китеп бара...
Иң кайнар ноктага: тау–ташлы, эссе һавалы Әфганстан җиренә эләгә ул. Башта Төрекмәнстанга, аннан Иолотань шәһәрендә — барысы өч ай өйрәнүдә булалар. Аннан соң Кушка шәһәреннән вертолетлар белән озаталар. Беренче тапкыр шунда күрә ул еланнарны, чаяннарны. Башта бик тә авыр була. Эссе, бертук-таусыз эчәсе килә. Ул “Урал” машинасында шофер булып хезмәт итә. Бик күпне күрергә, бик күпне кичерергә туры килә аңа. Аның фотоальбомын карасаң, үзе бер могҗиза. Монда күргәннәрне берничек тә сөйләп аңлата торган түгел. Әллә әнисенең алып калган ипи кыерчыгы үзенә тарта, әллә язмыш шулай язган, исән–имин, нәкъ ике ел да өч ай дигәндә кайта ул туган ягына.
Ә бит күрше авыл егете үлеп кала, берсе яраланып, икенчесе бик нык чирләп кайта. Азат, Ал-лага шөкер, исән–сау. Әфгандагы сугыш дәһшәте бик озак төшләренә кереп азаплады аны, ул утлы көннәр әле дә йөрәк түрендә саклана. Тән һәм җан яралары әле дә үзен сиздереп тора. Азат абый кебек бик күпләр тау–таш арасында, авыр табигать шартларында сугышның дәһ-шәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы–хәсрәтен үз җилкәләрендә күтәргән.
Армиядән кайткач, ул шәһәргә китеп эшкә урнашты. Әфган җиреннән исән–имин кайткан егетне хәвеф–хәтәр нәкъ менә туган җирендә сагалап торган икән. Эштән кайтып килгәндә агачлыкта бер хатын–кызның ярдәм сорап кычкыруын ишетә. Аның алдыннан барган бер ир, ишетмәгәнгә салышып үтеп китә. Азат абый тавыш килгән якка ярдәмгә ташлана. Монда ике егетнең бер кызга бәйләнгәнен күрә һәм тиз генә ярдәмгә ашыга. Ул егетләрнең икесен ике якка алып ыргыта.
Ул арада теге кыз бала, ярдәм килү белән, каядыр качып китә, ә Азат абый бермәлдә өлгерлеген югалта һәм арттан китереп сугуларын сизми дә кала. Алар аны типкәли–типкәли кыйнарга тотына, карарлык җирен дә калдырмыйлар. Бәхетенәдер инде, фараларын бик көчле яктыртып, бер машина килгәне күренә һәм теге бандитлар кача. Бик озак тора алмый ята Азат абый. Аны таң алдыннан гына күреп алып, больницага озаталар. Тәндәге җәрәхәтләре төзәлә, биттәгесе генә кала. Әфган җиреннән исән–сау әйләнеп кайткан егетне туган җирендә бер гаепсезгә вәхшиләрчә кыйнап ташлыйлар. Кайда ул намус, вөҗдан, әхлак дигәнең?!
Азат абый өйләнде, балалары туды. Инде алар да матур гына үсеп килә. Тик сынаулар әле моның белән генә бетмәгән икән. Барысы да булды дигәч кенә тагын бер сынау.
Аның кызында чир таптылар, бөерләре беткән, икесе дә. Донор бөер кирәк диләр, ә аны каян табасың? Чиратка бассаң бик озак көтәргә кирәк, ә баланың хәле көннән–көн начарлана. Азат абый монда да ике дә уйлап тормады, үз бөерен бирергә карар кылды. Менә тагын бер кешенең гомерен саклап калды ул, кызына тагын гомер бүләк итте.
Шушындый тыныч заманда да күпме борчулар күрде, күпме авырлыклар кичерде Азат абый. Тик ул сынмады, сыгылмады. Барысын да җиңеп чыкты. Менә кайда ул чын батырлык!
Илнур ХӨСНЕТДИНОВ,
Иске Чүриле мәктәбе
укучысы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International