Хәрби очучыларны искә алдылар

2014 елның 15 феврале, шимбә
Хәрби очучыларны искә алдылар
1944 елның 11 февралендә Төбәк–Чокырча авылы басуына ике самолет егылып төшә. Бер самолетның бер генә очучысы исән калып, калганнары һәлак була. Соңрак ачыкланганча, самолетларның берсе Сарай–Чокырча авылы янына, икенчесе Биектау районына төшә. Алар барысы 13кә җыелып, 16 кеше һәлак була.
Архив материалларыннан күренгәнчә, фронтка озатылучы самолетлар, һава торышы начарлану сәбәпле, һәлакәткә очраган.
Безнең район террито-риясендә һәлак булган хәрби очучылар Арчаның иске зиратында туганнар каберлегенә җирләнгән.
Төбәк–Чокырча мәктәбе коллективы әлеге каберлекне шефлыкка алып, очучылар турында мәгълүматлар туплаган, аларның туганнарын эзләп табып, хатлар алыша башлаганнар һәм шуларга багышлап альбом төзегәннәр. Тик берничә елдан ул эшләр тукталып калган. “Бөек Җиңүнең 65 еллыгына әзерләнгәндә шул альбом безнең кулга килеп керде, — ди Арчаның 7нче мәктәбе (элеккеге Төбәк–Чокырча мәктәбе) директоры Альмира Гатауллина. — Безнең мәктәп коллективы ул хезмәтне дәвам итәргә уйлады. Бу балаларга пат- риотик тәрбия бирүдә мөһим чара”.
7нче мәктәп коллективы 5 ел инде каберлеккә шефлык итә. 11 февраль һәм 22 июнь көннәрендә биредә митинглар уза.
11 февральдә митингта ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов, хәрби хезмәт ветераны Юрий Карпов, район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев, “Бердәм Россия” партиясенең Арча бүлекчәсеннән Валентина Гаранина, хезмәт ветераны Луиза Садыйкова катнашты.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International