Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
“Пошалым чаналары—2014” яңа талантлар ачты
2014 елның 15 феврале, шимбә
“Пошалым чаналары—2014” яңа талантлар ачты
Узган атнада Арчаны гына түгел, Казанны да “Пошалым чаналары—2014” фестивале гөрләтте. Быел бишенче тапкыр уздырылуы өстенә, үзенең 10 еллык юбилеен да билгеләп үтте фестиваль.
Баштагы өчесендә өч Пошалымнан чыккан якташлар арасында гына узган бәйге соңгы икесендә район буйлап талантларны барлый. Җыр фестивале пошалымлылар өчен көтеп алынган бәйрәм, авылдашларның очрашу кичәсе дисәң дә, ялгыш булмас. Бәйрәмгә хәтта чит төбәкләрдә яшәүче авылдашлар да кайткан. Рөстәм Закиров әнә шулай талантларны барлап, дөньяга танытуда бер изгелек кылса, авылдашларына очрашу оештырып та рәхмәтләр җыя.
Җыр фестивале өч көнгә сузылды. Беренче көнне Урта Пошалымда сайлап алу турына 47 катнашучы килгән (2012 елда 79 булган). Катнашучыларның яше чикләнмәгәнлектән, арада 3нче сыйныфта укучыдан алып лаеклы ял яшен-дәгеләр дә бар. Шартлар буенча алар “Арча” халык җырын, 1970–2000 еллар аралыгында композиторлар тарафыннан Арча турында иҗат ителгән ретро җыр һәм эстрада җыры башкарырга тиеш. Жюри бик таләпчән.
“Жюрига катнашучылар арасыннан лауреат, дипломантларны сайлап алу кыен булды, чөнки һәрберсе нык әзерлек белән килгән. Мин аның шулай булуын бик теләгән идем, райондашларым өчен горурланып утырам. Конкурс үземнең инициатива белән оештырыла. Мин моны ничек күз алдына китерәм, шулай эшлим. Авылны яратам. Бишенче тапкырында да Аллаһы Тәгалә шундый матур көннәр бүләк итә. Конкурсны тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен бар көчләрен куеп әзерләнгән мәдәният йорты мөдире Дилә Сафинага, китапханәче Гөлназ Галимҗановага, Булатка, Рамилгә зур рәхмәт!..” — ди якташ җырчыбыз.
Авылда бәйрәм гөрли. Аллы–гөлле итеп бизәлгән җигүле атлар урамнарны иңли, тамак ялгап алырга теләүчеләрне кайнар чәй, шашлык көтеп тора. Пошалым яклары элек–электән чана, арба ясау осталары белән данлыклы. Җырчының максаты да әнә шул осталарның хезмәтен (ул кәсепне инде аларның оныклары дәвам иттерә) дөньяга таныту, халкыбызның милли йолаларын онытмыйча яшь буынга җиткерү.
Рөстәм Закиров, кая гына барса да, үзеннән Пошалым чаналарын калдырмый. Туган җире рухы сеңгән әлеге бүләкне яраткан җырчыларыннан кабул итеп алу чит төбәкләрдә яшәүче милләт-тәшләребез өчен әйтеп бетергесез шатлык хисләре бирә. Ә чаналарны Югары Пошалым егете Рәдиф Нигъмәтуллин ясый, би-зәкләрен кызлары төшерә. Останың кул гына түгел, күңел җылысын да үзенә сеңдергән чаналар күз явын алырлык матурлыгы белән җәлеп итә. Балаларны мондый матур чанага утыртып йөрүләре нинди күңелледер! Быелгы “Пошалым чаналары” конкурсына Рәдиф 50 чана ясаган. Алар бәйгенең җиңүче дипломантлары һәм лауреатларына бүләк ителде.
Рөстәм абый конкурсны башка бәйгеләргә әзерләнү өчен трамплин, дип атый. Бүген эстрадада ныклы адымнар белән атлау-чы Илназ Баһавиев (Баһ), Рафил Җәләлиев, Дамир Гасыймов та шушы конкурс карлыгачлары.
Конкурсның быелгы җиңүчеләре 1 дәрәҗә лауреат Сөмбел Заһидуллина, 2 дәрәҗә лауреат Айсылу Габдинова, 3нче дәрәҗә лауреат Раил Бакыев та киләчәкләрен җыр сәнгате белән бәйләргә тели. “Пошалым чаналары”ндагы “Тамашачы мәхәббәте”н Югары Пошалымнан Зәлия Саттарова яулады, “Арча” көен иң оста башкаручы Рөстәм Сабиров булды. Бүләкләргә дә юмарт Рөстәм абыйлары, беренче лауреатка 10 мең, икенчегә— 7,5 мең, өченчегә 5 мең сум премияләр, калган 9 дипломантка 2,5 мең сум премия бүләк итте.
Җиңүчеләр катнашындагы концертларны Арча, Казан тамашачылары да карау бәхетенә иреште. Һәр икесенең дә концерт заллары шыгрым тулы иде. Инде фес-тивальнең үз тамашачысы — фанатлары да барлыкка килгән. Казанда узган концертта сюрприз көтеп тора иде: тамашачы арасында 10 чана уйнатылды. Арча районы башлыгы Алмас Назировның да концертка килеп туган ягын, милләтен таныту өчен янып йөргән якташыбызга рәхмәт сүзләре җиткерүе, конкурсантларга уңышлар теләве бәйрәмгә аеруча ямь өстәде.
Арабызда Рөстәм Закиров кебекләр булганда милләтебез югалмас, иншалла. Тик андыйлар күбрәк булса иде...
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз