Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Телекүпер тагын якыннарны күрештерде
2014 елның 15 феврале, шимбә
Телекүпер тагын якыннарны күрештерде
12 февральдә Арча хәрби комиссариатында телекүпер аша 2013 елның ноябрендә хәрби хезмәткә алынган Каратай авылыннан Руслан Вәлиуллин әнисе Римма һәм энесе Рүзәл белән аралашты.
Руслан Тула өлкәсендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гаскәрләрендә хезмәт итә. Телекүпер аша аралашуда егетнең дуслары, армиягә чакырылыш составы рәисе Надия Мифтахетдинова һәм район хакимияте вәкилләре дә бар иде. Хәрби комиссариат җитәкчесе Алмаз Борһанов Руслан хезмәт иткән хәрби частьнең командиры белән аралашып, телекүпер оештырганнары өчен рәхмәт әйтте, якташыбызның ничек хезмәт итүе белән кызыксынды. Аның сүзләренчә, әлеге аралашуның максаты — солдатның сау–сәламәт, хезмәтеннән канәгать булуын үз күзләребез белән күрү.
Хәрби комиссариат тарафыннан һәр елны егетләр хезмәт иткән частьларга телекүпер аша аралашу оештыруны сорап хатлар юллана. Мөмкинлеге булганнары ризалык белдереп җавап юллый, аннан көнен билгелиләр. Мондый үрнәк республикада әле безнең җирлектә генә булганлыктан, республика хәрби комиссариаты һәр районга бу тәҗрибәне кулланырга чакыра. Безнең хәрби комиссариатка хезмәт итүчеләр турында бары уңай якларына гына басым ясалган, шундый егетләр тәрбияләп җибәргән өчен рәхмәт хатлары гел килеп тора. Күптән түгел шундый хатларны Удмуртиянең Кизнер шәһәреннән Рамил Зыятдинов (Яңа Кенәрдән), Рузил Сафин (Яңасаладан), Динар Таһиров (Иске Чүриледән), Казаннан Рузил Каюмов (Пөшәңгәрдән) хезмәт иткән частьлардан алганнар. Бүгенге көндә егетләребез 47 частьта хәрби бурычын үти. Быел хәрби комиссариат тарафыннан һәр частька Ватанны саклаучылар көне белән һәм хезмәт итүче егетләребезнең туган көннәренә котлау хатлары җибәрә башлаганнар.
Улы белән кара–каршы сөйләшү әни кеше өчен әйтеп бетергесез шатлык бирә. Аның сау–сәламәт булуын күрү җанга да тынычлык өсти.
Телекүпердән аралашу тәмамлангач, Римма ханым белән сөйләштем. Улыгыз үзгәргәнме, дип сорыйм.
—Үзгәргән, бераз тазарып, матурланып киткән, — ди ана, шатлык яшьләрен сөртеп. — Көн саен телефоннан сөйләшеп торабыз. Көнгә икешәр шалтырата, сагынам, ди. Солдат әнисе булу зур горурлык икән, авылдашлар, таныш–белеш гел хәлебезне белешеп тора. Солдат әти–әниләренә сабырлык, сәламәтлек телим, һәммәбезгә улларыбыз белән исән–сау күрешергә язсын. Улының хезмәтеннән канәгать булуына да сөенә ана. “Өч егет бергә торабыз, өчебезгә аерым душ, ванна, суыткыч, телевизор, бүлмә саен видеокамера тора. Кич йокларга яткач, табиб бүлмә саен егетләрне тикшереп йөри, дип сөйли улым”, — ди.
Тик бүгенге бәхетле мизгелләрне Русланның әтисе генә кичерә алмый. Дүрт ел элек, Радик абый якыннарын ятим калдырып, дөньядан китеп бара. Әфганстанда хезмәт итә ул, шуннан алып кайткан “бүләкләре” озын гомер кичерергә ирек бирми...
Телекүпергә очрашуга килгән Рәмис хәзрәт Гарифуллин солдаттагы егет-ләрнең исән–сау әйләнеп кайтуын сорап дога укыганнан соң, Радик Хәмит улының рухына да дога ирештерде. “Кайнар нокта” Радик Вәлиуллинның гына түгел, райондагы 31 яшь гомерне вакытсыз гүргә кертүгә сәбәпче булды. Аларның өчесе — Марат Лотфуллин, Фәнис Бикбаев һәм Вагыйз Әһлуллин яу кырында башларын салды, ә башкаларга туган якка әйләнеп кайту насыйп булса да, яраларының яңаруы арабыздан мәңгегә алып китте.
15 февраль көнне Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылганга 25 ел тула. Тик үзәкләргә үткән сугыш яралары бүгенгедәй җанны әрнетә. Ярый әле, әфган сугышында башын салганнарның да, исән–сау әйләнеп кайтучыларның да хәлен белеп, ярдәм кулы сузарга әзер торучы хәрби комиссариат, “Сугышчан туганлык” оешмасы, район социаль яклау бүлеге бар. Ел да алар, бүген инде якты дөньяда булмаучы һәрбер әфганчының өендә булып, якыннарының хәлен белә. Шулай ук, ел әйләнәсе телефон аша аралашып, проблемаларын хәл итәргә тырышалар. 12 февральдә ул оешмаларның җитәкчеләре Алмаз Борһанов, Сергей Баһаветдинов, Илдус Әһлиев, әфган сугышында катнашкан Ренат Зарипов белән Илшат Миндубаев Марат Лотфуллинның әнисе Илсөя апа йортында һәм Арчадагы 8 гаиләдә булып, аларның якыннарын искә алды. Соңрак Арча станциясе зиратында һәлак булуыннан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Марат Лотфуллинның һәм тыныч тормышта вафат булган әфганчыларның каберләрен зиярәт кылдылар.
Үзебезгә дә, килер буыннарга да сугыш афәтләрен күрергә язмасын иде. Ә шул афәт аркасында якыннарын югалтучыларга бары сабырлык, сәламәтлек кенә теләргә кала...
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз