Бөеклек гадилектән башлана

2014 елның 15 феврале, шимбә
Бөеклек гадилектән башлана
Бу көннәрдә Сочидагы Олимпиаданы күзәтеп баручылар фигуралы шуу буенча команда турнирында җиңү яулап таң калдырган 15 яшьлек Юлия Липницкая турында сөйләшә. Журналистлар яшь талантка кагылышлы бар нечкәлекләрне ачыкларга тырыша. Бу бик табигый хәл. Телевизор экраннары аша иң якын кешебезгә, горурлыгыбызга әверелгән кыз бала белән ничек кызыксынмыйсың инде!
Минем үземне шәһәрдә үскән кызның бик оста атка атланып йөрүе гаҗәпләндерде. Екатеринбург шәһәреннән ерак түгел авылда яшәүче әбисендә хәтта үзенең аты да бар икән. Ул, аны 9 майда туганга, Җиңү дип атаган!
Юлия әле сыер да сава белә икән. Үзләренеке түгел, билгеле, күршеләренеке. “Алар мине белә, шуңа күрә алар белән бернинди проблема туганы юк”, — дигән ул газета хәбәрчесенә.
Шушы юлларны язгач: “Бүгенге авыл балаларының күпмесе атка атланып йөри, сыер сава белә икән?” — дип уйлап куйдым. Болар берсе дә тормышта үз юлыңны табарга комачауламый икән, югыйсә. Ә бит бездә хәзер атка атлану гына түгел, аны җигә белүчеләр дә аз.
Казанбаш мәктәбендә укыганда колхоз рәисе Мирбат Хәстиев (ул вакытта Социалистик Хезмәт Герое түгел иде әле) өлкән сыйныф укучыларын хисап җыелышына чакыра иде. Колхозчылар үзләре дә ул елларда клубка көчкә сыя, әмма укучыларга урын табалар иде. Мирбат ага эшләргә кеше табу проблемасы булмаган заманда да киләчәк, алмашчылар турында кайгырткан, авыл кешесенең хезмәтен ничек хөрмәт ителүен күрсеннәр, дигән.
Совет чорында укучыларны айга бер тапкыр фермага эшкә алып бару, комсомол юлламалары белән фермага эшкә озатулар да бар иде. Иске Ашыт мәктәбенең бер чыгарылыш сыйныфының тулысынча фермага килүе хәтердә. Бүгенге көндә болар инде сәер булып күренә. Әмма авыл хуҗалыгы тармагында киләчәктә кем эшләр, дигән сорау елдан–ел кискенләшә бара.
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 2673 эшләүче исәпләнә. Шуларның 237се генә 30 яшькә кадәргеләр. “Нива”, “Сафиуллин” ширкәтләрендә андыйлар бөтенләй юк. “Аю”да — 1, “АгроМол Плюс”та — 2 “Акчишмә”дә— 3, “Кырлай”да — 6, “Курса МТСы”нда 7 кеше. Ә менә “Ак барс” агрокомплексы”нда — 69, “Ватан” да — 32. “Сафиуллин” ширкәтендә эшләүчеләрнең 88 проценты — 46–55, 12 проценты 55–60 яшьтә. “Акчишмә”, “Арча”, “Мәрҗани”, “Татарстан” хуҗалыклары эшче көчләргә бүген үк зур кытлык кичерә.
— Түләмиләр, түләсәләр кеше килә, — дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бүген инде Мари Иленнән салам, печәнгә генә киләбез, дип тормыйлар, әйбәт акча сорыйлар икән. Акчаны һәрберебез ярата. “Кырлай”, “Курса МТСы”, “Ватан”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре сөтнең килограммын 24–22 сумга сата. Ә менә “Акчишмә”, “Арча”, “Северный”, “Мәрҗани” терлекчеләре сауган сөт, ни өчендер, 19–16 сумга гына бәяләнә.
Бәхеткә, бүгенге авыллар яшә-еше әлеге хуҗалыкларга гына терәлеп калмый. Үз эшен булдыручылар, үз көнен үзләре күрүчеләр арта бара. Сүз башындагы мисалны авыл балалары аттан, сыердан курыкмасыннар өчен китердем.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International