Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тәрбияне көчәйтергә
2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Тәрбияне көчәйтергә
Арчаның 1нче мәктәбе һәм Лесхоз мәктәбендә балалар хәрәкәте үсеше мәсьәләләре буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган республика күләмендәге семинар–киңәшмә булды. Анда министрлыкның балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Эльвира Сафина катнашты.
Баланың, үз эченә бикләнеп, компьютер белән икәүдән–икәү генә яшәве бер дә хупланмый. Дәрестән тыш иҗади оешмаларда бала ачыла, мөстәкыйльлеккә өйрәнә, начар гадәтләргә бирешми, тормышта үз кыйбласын таба. Шуларны күздә тотып, бүген мәгариф системасында октябрят, пионер, комсомолны алмаштырган карлыгачлар, варислар һәм өлкән сыйныф укучылары берлеге хәрәкәтләрендә балалар белән эшләүне, тәрбияне көчәйтү максат итеп куелды.
Иң башта Арчаның 1нче мәктәбенә җыелдылар. Икенче каттагы фойеда Арча Укучылар сарае оештырган балаларның иҗтимагый берләшмәләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Яңа Кенәр лицееның “Җиһангирлар иле”, Арча Укучылар сарае техник иҗат үзәге, “Нур” телестудиясе, Лесхоз мәктәбенең “Мәк-тәп урманчылыгы” һәм башка берләшмәләрнең эшен карап, чыннан да, уңай тәҗрибә алырга була.
Хәлил Гайнетдинов җитәкчелегендәге “Җиһангирлар иле” балалар иҗтимагый хәрәкәте күргәзмәсе аерата кызыклы иде. Кунаклар Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин бүләк иткән космонавтлар сәгатен, хатын–кызлардан беренче космонавт Валентина Терешкова белән төшкән фоторәсемнәрне зур кызыксыну белән карады.
— Узган елның июлендә Мәскәүгә Дәүләт Думасына бардык, — дип сөйли Яңа Кенәр мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Энҗе Хәбибуллина. —Җитәк-чебез бу сәяхәтне хатын–кыз очучының галәмгә беренче тапкыр күтәрелүенә 50 ел тулу уңаеннан оештырды. Дәүләт Думасында Валентина Терешкова янында 1 сәгать булдык. Ничек укуыбыз, яшәвебез турында сорашты, “Җиһангирлар” берләшмәсе белән кызыксынды, киңәш-ләрен бирде һәм безгә кунакка кайтырга теләвен әйтте.
Лесхоз мәктәбеннән узган ел Россия күләмендә мәктәп урманчылыгы программасы буенча беренче урынны алган 11 сыйныф укучысы Дамир Шиһабиев:
— Кечкенәдән табигатьне яраттым, — дип сөйли. — Мәктәптә урман хуҗалыгын сакларга, аның байлыгыннан файдалана белергә өйрәнәбез. Урманны чистартабыз, агачлар утыртабыз, җиләк, каен, нарат бөреләре җыябыз һ.б. Төрле бәйгеләрдә катнашабыз һәм район, республика, Россия күләмендә җиңүләр яулыйбыз. Шушы юнәлештә һөнәр дә сайлыйбыз. Быел мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт аграр университетының урманчылык факультетына укырга керергә уйлыйм. Экология, туфрак, биология, урманчылык буенча безнең мәктәптән дүрт студент югары уку йортында укый.
Семинарда катнашучылар 1нче мәктәптә осталык дәресләрендә булды, Лесхозда мәктәп урманчылыгы программасының ничек тормышка ашырылуы белән танышты.
— Балалар хәрәкәте буенча Арчада беренче тапкыр, — дип сөйли Азнакай мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Нәфисә Шәфыйкова. — Бик ошады. Балалар кыю. Кызыклы оешмалар күп. Лесхоздагы мәктәп урманчылыгы программасын безгә дә кулланырга кирәк икән, дигән фикергә килдем. Ә бездә картинг-лар техник иҗаты шактый алга киткән. Район башлыгы кубогына кышкы узышлар да үткәрелә. Техник иҗатны үстерү буенча мәктәпләр нефть тармагы һ.б. предприятиеләр белән хезмәттәшлек итә.
— Безне бигрәк тә Укучылар сараендагы техник иҗат үзәге кызыксындырды, — ди Әгерҗе мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәнизә Шакирова.
...Сәхнәдә кызыл галстуктан 77 яшьлек пионервожатый Луиза Садыйкова.
— Татарстан дружинасы, басарга!
Көчле тавыштан тәннәр чемердәп китте. Бөтен зал торып басты. Менә кайда ул бердәмлек, көч һәм тәрбия!
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз