Бурычыңны вакытында түлә

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Бурычыңны вакытында түлә
2014 елның 10 гыйнварыннан “Үтәтү производствосы турында”гы Федераль законга үзгәрешләр керде. Шуларның берсе — үтәтү җыенының минималь күләме турында. Бу турыда тулырак мәгълүмат алу өчен Арча районара суд приставлары җитәкчесе Фоат АБДУЛЛИНГА мөрәҗәгать иттек.
— Фоат Минзиевич, газета укучыларыбызга үтәтү җыены һәм аның күләме турында аңлатып китсәгез иде.
— Әгәр бурычлы тиешле вакыты чыкканчы әҗәтен түләмәсә, аңа карата үтәтү җыены билгеләнә. Мәсәлән, физик затка карата үтәтү производствосы ачылганда суд приставы аңа 5 көнгә кадәр ирекле түләү вакыты билгели. Әгәр физик зат, җитди сәбәпләрсез шушы вакыт эчендә әҗәтен түләмәсә, тиешле сумманың яки түләтәсе мөлкәтнең 7 проценты күләмендә үтәтү җыены билгеләнә. Тик бу сумма физик затлар өчен —1000, юридик затларга 10000 сумнан ким була алмый.
— Минем аңлавымча, әгәр физик яки юридик затның 500 сум күләмендә түләнмәгән ЮХИДИ штрафы, салымнары яки башка төрле бурычы булып, аны 5 көн эчендә башкармаса, 10 гыйнвардан ул аңа тагын 1000 яки 10000 сум өстәп түләргә тиеш буламы?
— Әйе. Кемнеңдер өстәмә чыгымнар күтәрәсе килер, дип уйламыйм. Шуны да әйтергә кирәк, әгәр бурычлы кеше бу сумманы түләмәсә, үтәтү җыены 1000 һәм 10000 сумнан 5000 һәм 50000 сумга күтәрелә. Практикада РФ Пенсия фондына тиешле акчаларны түләтү буенча үтәтү производствосы очраклары бар: ул 10–30 сум да булырга мөмкин. Вакытында түләмәсә, бу суммага да мең сум өстәлә.
— Узган елда суд приставлары бүлегендә ничә эш ачылды һәм үтәлде?
— 2013 елда суд приставлары бүлегендә 6820 үтәтү производствосы башкарылды. 5343 эш буенча бурычлылар билгеләнгән вакытта әҗәтләрен түләде, шуңа күрә үтәтү җыены алынмады. Башка очракларда бурычны каплау үтәтү җыенын түләү белән башкарылды. 2013 елда Арча районы халкына вакытында түләмәгән өчен барлыгы 1477 мең сум түләргә туры килде.
— Фоат Минзиевич, әгәр кеше теркәлү урыны буенча яшәмәсә һәм хатлар аңа барып җитмәсә, ул бурычлары турында мәгълүматны каян ала?
— Бурычлар һәм аның суммасы турындагы мәгълүматны суд приставлары бүлегендә, шулай ук ЮХИДИ бүлек-чәсендә, салым инспекциясендә, Пенсия фондында, банкларда яки Интернет аша, мәсәлән, Дәүләт хезмәтләре порталында алырга була.
Гөлназ ГЫЙНИАТУЛЛИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International