Наркотикларга каршы бергәләп

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Наркотикларга каршы бергәләп
19 февральдә Арчада прокурорларның наркотикларга каршы көрәш буенча зона семинары узды. Анда Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче районнары прокурорларыннан тыш, тикшерү комитеты, җәза үтәтү хезмәте, наркотикларны контрольдә тоту хезмәте һәм район хакимиятләре вәкилләре дә катнашты.
Аны Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Сергей Старостин алып барды.
Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарә җитәкчесе урынбасары Эдуард Гәрәев докладыннан күренгәнчә, соңгы вакытта республикада наркомания белән авыручылар саны бераз кимегән. Моны әлеге хезмәт һәм хокук саклау органнарының соңгы вакытта наркотиклар таратучылар белән кискен көрәш нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Шулай да Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләрендәге вәзгыять һаман да куркыныч булып кала бирә. Бу яктан Казан арты районнарында, шул исәптән бездә дә хәлнең уңай булуы күңелне юата.
—Әмма тынычланырга ярамый. Халык арасында, бигрәк тә яшьләр даирәсендә кисәтү чаралары уздыруны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны көчәйтергә, бу өлкәдә законнар үтәлешен даими контрольдә тотарга кирәк, — диде үз чыгышында ТР прокуратурасы идарәсе өлкән прокуроры Камил Даишев.
Мәгариф һәм фән министр-лыгы, республика нарко- диспансеры вәкилләре чыгышында да, иң беренче чиратта, яшь буынны наркоманиядән саклау буенча яңа алымнар куллану мөмкинлекләре күрсәтелде.
Чыгыш ясаучыларның гомуми фикере буенча әлеге замана афәтенә каршы бергәләп көрәшкәндә генә максатка ирешеп булачак. Моның өчен хокук саклау органнарының, сәламәт-лек саклау, мәгариф учреждениеләре һәм киң җәмәгатьчелекнең кулга–кул тотынып эшләве кирәк. “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгының массакүләм мәгъ-лүмат чаралары белән эшләү буенча идарә җитәкчесе Марсель Гыйльмиев билгеләп үткәнчә, бу юнәлештә һәр ведомство үткәргән чара хисап бирү өчен генә түгел, ә кызыклы һәм үтемле булырга да тиеш.
Сергей Старостин мондый семинарлар киләчәктә республиканың башка төбәкләрендә дә узачагын, аларда конкрет проблемаларны чишү юллары да каралачагын әйтеп узды һәм хокук саклау органнары вәкилләреннән бу юнәлештә эшне активлаштыруны таләп итте.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International