Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кичәге студент – бүген белгеч
2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Кичәге студент – бүген белгеч
Кеше гомерендә күңелгә уелып кала торган мизгелләр шактый була. Балигъ яшенә җитеп, мөстәкыйль тормышка аяк басканчы булганнары мәктәп — белем йорты белән бәйле. Әйтик, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән, аннан аттестат алган көн, әгәр укуыңны дәвам иттерсәң — һөнәрле булуыңны раслап, кулга диплом алу. Менә шул соңгысы иң истә калганы буладыр, мөгаен. Чөнки син хәзер студент статусыннан еракта, мөстәкыйль, тиздән үзең акча эшли башлаячаксың.
18 февральдә без әнә шундый дулкынландыргыч кичәнең шаһитлары булып, Арча агросәнәгать көллиятен тәмамлаучы егет–кызларның диплом алу вакыйгасында катнаштык. Уку йортларын тәмамлаучылар, гадәттә, дипломны җәй айларында алуга күнеккәнгә, кыш уртасында көллиятне тәмамлап чыгу гадәттән тыш вакыйга кебек кабул ителде. Ә бүген диплом алучылар кыскартылган программа буенча (теориясенең сәгате элеккечә, практика сәгатьләре азрак) укыган.
Чулпан Зиннәтуллина пешекче–кондитер бүлеген тәмамлый. “Көллияттән без тәмле итеп ризык пешерергә өйрәнү белән беррәттән, өстәл бизәү серләренә дә өйрәнеп чыгабыз. Киләчәктә Казанга “Бәхетле”гә урнашырга җыенам”, — ди ул. Чулпанның төркемдәше Рамил Габдрахмановның да исәбе шунда китү. Гомумән, бу төркемдә белем алганнарның һәммәсе эш белән тәэмин ителәчәк. Кайберләре практика үткән чакта ук эшли башлаган. Бүген диплом алырга да күбесе эшеннән сорап кына килгән. Рамил дигәннән, пешекче булу серләрен төркемдә аннан кала тагын өч егет үзләштергән. Егетләрнең пешекче булырга теләве ел саен арта, ди укытучылар. Бүгенге көн куанычлы да, моңсу да. Хезмәткә өйрәтү остасы Альбина Нуриева да ямансу. “Ничә чыгарылышны озатсам да, бу төркем белән аерылышу бик кыен. Алар аеруча якын”, — ди. 22 елга якын биредә директор урынбасары булып эшләүче Эльмира Гаянова да шундый фикердә. “Хәзерге балалар замана белән бергә атлый. 20 ел элек укыганнар белән хәзерге студентлар арасында аерма зур, — ди ул. — Замана балалары белән эшләү кызыграк, әлбәттә, чөнки алар бик иҗади, актив, укытучылардан һәрвакыт яңалык көтә, өйрәнергә, укырга мәҗбүр итә”.
Диплом алучылар арасында дини кануннар кушканча киенгән кызларга игътибар итеп, берсенә сүз катам. Ландыш Гарифуллина инде ресторанда эшли башлаган. “Хәләл булмаса да, хезмәтемнән зарланмыйм. Җитәкчелеккә урнашканда ук хәрәм ризыклар әзерләргә кушмауларын үтендем”, — ди кыз.
Балаларның шатлыклы минутларын бергә уртаклашыр өчен кырык эшен кырык якка ташлап әти–әниләре дә килгән. Укырга кергән елларында сагынуга түзә алмый, бер атна гына укып карыйм да, китәм, дип, укытучының аз гына әрләвеннән дә еларга торган ул–кызларының бүген һөнәрле булуын, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басуларын күрү нинди бәхет! Ә көллият җитәкчелеге тарафыннан балалары турында мактау сүзләре ишетү ничек күңелле икән!
Көллиятне быел 94 студент тәмамлый (68е биредә, калганы филиалда). Иртәгә инде һәрберсе үз юлы белән китсә дә, күңелләрендәге иң якты хатирәләр шушы һөнәр йорты белән бәйле булыр. Ә бүген “Саубуллашу” вальсы яңгырый. Моңсу да, киләчәккә өмет тә бирүче көй...
Бүген укуын тәмамлаучылар эш белән тәэмин ителәчәк, дип ышандыралар көллияттә. Хәзерге заманда иң кирәге шул. Егетләрнең шактые хәрби бурычларын үтәргә армия сафларына алыначак.
Кичәге студентларына һәр укытучы изге теләктә: тормышта үз урыннарын табып, биредә алган белемнәрен файдалы эшләрдә кулланып яшәргә язсын.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз