Әфганчылар “Корстон”да очрашты

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Әфганчылар “Корстон”да очрашты
19 февральдә “Корстон” сәүдә–күңел ачу комплексында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан тантаналы җыелыш булды.
Аңа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча әфган сугышы ветераннары җыелды. Арчадан район башкарма комитеты җитәк-чесе урынбасары Надия Мифтахетдинова, әфганчыларның “Сугышчан туганлык” район оешмасы рәисе Сергей Баһаветдинов җитәкчелегендә 10 кеше барды. Алар—Арчадан Илнур Яруллин, Разил Шәйхетдинов, Ашытбаштан Газинур Сафин, Фердинанд Кавиев, Түбән Орыдан Марат Ризванов, Кызылъярдан Раил Галим-җанов, Яңа Кенәрдән Рашат Салихҗанов, Көтектән Дамир Шакирҗанов.
Ветеран әфганчылар каршында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ветеран әфганчыларның Россия Союзы рәисе Франц Клинцевич һәм башкалар чыгыш ясады. Тантаналы җыелышта әфганчыларның “Сугышчан туганлык” район оешмасы рәисе Сергей Баһаветдиновка яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә керткән өлеше һәм җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Тантаналы чара бәйрәм концерты белән тулыландырылды.
16 февральдә ул Идел буе Федераль округы буенча Россия Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич чакыруы буенча 27 кешелек республика делегациясе составында Түбән Новгородта булып кайтты.
— Башта тантаналы митинг булды, Әфганстан герое һәйкәленә чәчәкләр салдык, аннан тантаналы чарада катнаштык,—диде С. Баһаветдинов.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International