Солдат остазлары

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Солдат остазлары
Балалар сәнгать мәктәбендә Әфганстанда армия хезмәте үткән ир–егетләр белән очрашуда Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе, подполковник Алмаз Борһанов 1970–1980 елларда мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек үткәргән укытучыларга Рәхмәт хаты тапшырды.
— Башлангыч хәрби әзерлекне (НВП) сез мәктәптә алдыгыз, — ди Алмаз Бор-һанов Әфганстанда армия хезмәте үткән ир–егетләргә. — Ул елларда сезне укыткан НВП укытучыларының барысын да без бүген монда чакырдык.
Менә алар: Арчаның 2нче мәктәбеннән Ренат Гәрәев, 3нче мәктәптән Фәрит Минхәиров, Апаздан Габдрәүф Рәхимов, Казанбаштан Зөфәр Нәҗмиев, Түбән Мәтәскәдән Гамир Фазыл-җанов, Яңа Кенәрдән Тәлгать Шәрипов, Яңа Кырлайдан Нәкыйп Гайнетдинов, Наласадан Камил Габдрахманов, Иске Чүриледән Альберт Әбелханов, Урта Пошалымнан Рәшит Шәй-дуллин, Яңасаладан Ренат Сафин, Утар Атыдан Илсум Садыйков, Өчиледән Нә-кыйп Ибраһимов, Шурабаштан Илбик Нуриев, Иске Ашыттан Габделфәрыйх Сәлахов, Сеҗе мәктәбеннән Гатиятулла Хәйруллин.
— Владивостокта диңгез десантчысы булып хезмәт иттем, — дип сөйли 83 яшьлек Каратай авылында яшәүче Габдрәүф Рәхимов. — 1953 елда армиядән офицер дәрәҗәсендә кайттым. Ул вакытта армиядә офицерлар мәктәбендә укып була иде. Үзем югары белемле физик–математик. 1983 елдан Апаз мәктәбендә балаларга башлангыч хәрби белем бирдем. Ул заманда мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек бик яхшы куелган иде. Хәрби бүлмәләр, ату тирлары эшләнде. Егетләр мәктәптән армиядә беренче елны үтә торган хәрби әзерлекне алып чыга иде.
Очрашуга чакырылучылар арасында Яңа Кенәрдән 92 яшьлек Тәлгать Шәрипов та бар иде. Әмма ул килә алмаган. Телефон аша хәлен белдем. Тормыш иптәше Гөлзәйнәп апа сөйләште.
— Ишетми, — диде ул Тәлгать абый турында. — Күп урында эшләде. Колхоз рәисе дә, мәктәп директоры да булды, мәгариф бүлегендә хезмәт итте. 1970нче еллар башында Яңа Кенәргә килеп урнаштык. Яңа Кенәр мәктәбендә башлангыч хәрби белем дәресен укытты.
Яңасала авылыннан Ренат Сафин, Әфганстанда армия хезмәте үтеп кайтканнан соң, мәктәптә башлангыч хәрби белем бирә.
— Башлангыч хәрби белемне Арча педагогия училищесында укыганда алдык, — дип сөйли ул. —Монда бөтен шартлар тудырылган иде. Ул вакытта безне үз эшенә бирелгән Дамир Каюмович укытты. Училищеда алган хәрби белем армиядә нык ярдәм итте. Хабаровск өлкәсенә эләктем. Беренче елны сержантлар әзерләүче мәктәпне тә-мамладым. Икенче елны — 1987 елның гыйнварыннан декабренә кадәр Әфганстанда артиллериянең минометлар расчеты командиры булып хезмәт иттем.
Арчаның 2нче мәктәбендә укыганда без, кызлар да, бу дәресне көтеп ала идек. Ренат Гәрәев дәресне хәрбиләрчә җитди, кызыклы итеп алып барды. Кем тизрәк автоматны сүтеп җыя — шулкадәр бирелеп ярыша идек.
Румия САТТАРОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International