Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Мәчетләргә яшьләр килә
2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Мәчетләргә яшьләр килә
Арча үзәк мәчетендә мөхтәсибәтнең чираттагы җыены булды.
—Гыйнварда үткәрелгән бәйгеләр бик уңышлы узды. Киләчәктә балалар, укытучылар, имамнар арасында бәйгеләр оештыруны да планлаштырабыз,—диде үзенең чыгышында район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев, елның беренче аенда башкарылган эш-ләргә анализ ясап.—“Иң яхшы мөгаллимә” билгеләнеп, җиңүчегә вымпел бирелгән кебек, имамнар арасыннан да иң яхшыларын сайлап алачакбыз. Бәйгенең беренче этабы 20 февральдә районда үтә, аннан иң яхшылары “Ел имамы—2014” республика бәйгесендә көчен сынаячак. Иң зур бүләк—хаҗга юллама.
—Арча—иң зур тарихлы, иң күп мәчетле, данлыклы як. Бәйгедә катнашып, аның данын яклаучы табылыр, дип уйлыйм,—дигән ышаныч белдерде җыенга килгән Татарстан Республикасы Президенты аппараты вәкиле Ләззәт Хәйдәров.
Җыенда шулай ук Россия Ислам университетының тәрбия эшләре буенча проректоры Ибраһим Шәйхабзалов, аның урынбасары Ринат Мозаффаров та катнашты.
—2000 еллар башында яшьләр чит илләргә чыгып дини белем ала иде. Тик алардагы уку системасы безнеке белән тәңгәл килми. Киләчәктә дин юлын сайларга теләүчеләргә үзебездә белем алу дөрес була. Юк, без чит илдә укуга каршы түгел. Әмма чит җирләрдә безнең тарихны, гореф–гадәтләрне белмиләр. Башта үзебезнең илдә белемнең нигезен үзләштерергә, аннан чит илдә аны күтәрергә кирәк,—диде алар.
Дини җыен Апаз һәм Урта Курса авылларында дәвам итте. Дин әһелләре бирегә авыл халкы белән очрашуга килде. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды дәгъвәт бүлеге белән берлектә яшь муллаларның эшләрен күрсәтү максатыннан шундый чаралар оештырган. Анда алда телгә алынган дин әһелләреннән тыш, Диния нәзарәтенең дәгъвәт эшләре бүлегеннән Нияз Сабиров, Тимергали Юлдашев, мөнәҗәтләр укучы Ильяс Халиков, шулай ук “Зәкәт” хәйрия фонды вәкилләре Ләйсән Дәүләтшина һәм Илнур Вәлиев катнашты.
“Казанның 1000 еллыгы” исемендәге мәдрәсәне тәмамлаганнан соң Башкортстан егете Гайсә Го-бәйдуллинны юллама белән Апаз мәчетенә җибәрәләр. “Ватан” хуҗалыгы җитәкчеләре яшь мулланы хуплап каршы ала, 10 мең сум хезмәт хакы билгели, фатирга урнаштыра, фатир өчен исәп–хисапны да ясап бара. Гайсә хәзрәт тә җиң сызганып эшкә керешә. Казаннан кайткан кунаклар тарафыннан дини темага үткәрелгән викторинада балаларның актив катнашуы, төгәл җаваплары моның ачык мисалы.
Урта Курсада да шушы мәдрәсәдә белем алган яшь мулла, Балтач районы егете Ислам Абдуллин эшли башлаган. “Миңа 10 мең сум күләмендә хезмәт хакын авыл мәчетен төзетүче Вәдүт ага Вафин түләп бара. Әлегә яшәвем дә аның авылдагы йортында”,—ди Ислам.
Урта Курсада искиткеч матур мәчет төзелеп килә. Рәсми ачу тантанасы җәйге якка билгеләнсә дә, Яңа ел алдыннан мәчет эшли башлаган. Гөлчирә Зарипова белән Ислам Абдуллин дин дәресләре бирәләр. Әлегә мәчеткә 10–12 бала, 15ләп олы кеше йөри икән.
—Горурланырлык мәчетегез бар. Ул буш тормасын, йөрегез, догалар кылыгыз, дини белем алыгыз,—диде авыл халкына мөрәҗәгать итеп Тимергали хәзрәт.
Ә мәчет, чыннан да, искиткеч булачак. Шәхси эшмәкәр Вәдүт Вафин аңа тырышлыгын гына түгел, йөрәк җылысын да биргән.
—Мин гади авыл малае. Казанга китеп эшкә урнаштым. Башта 22нче заводта эшләдем, ул таркалгач, үз бизнесымны булдырдым. Тормышым алга китте. Әнинең вафатыннан соң, 6 бала арасыннан беренче булып, намазга бастым. Мин әти–әниемә, әби–бабама, бөтен мөселман туганнарыма дога кылырга тиешлегемне аңладым. Шул чакта авылда мәчет салдыру нияте дә туды. Юлаучыларга да уңай булсын дип, аны олы юл буена төзергә булдык. Башта кечерәк кенә мәчет булыр, дигән идем. Әмма мин һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга гадәтләнгән. Хәләл акчам бар, үзем эшләргә вәгъдә бирдем. Зур хезмәт булса да, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән бу изге эш җиңел барды. Миңа ышаныч белдергән-нәре өчен авылдашларыма рәхмәтем зур,—диде соңыннан Вәдүт Вафин.—Тик авыллар арасында юл булмавы гына борчыды. Халык мәчеткә йөри алырмы? Аллаһы Тәгалә монда да рәхмәтен салды. Узган җәй район хакимияте тырышлыгы белән өч Курсаны да асфальт юл тоташтырды. Намазга йөрүчеләр, мәдрәсәдә укучылар саны арта. Хәзер бер генә теләгем бар: халык мәчеткә йөрсен иде.
Тимергали Юлдашев Урта Курсада да дини сораулар буенча викторина үткәрде, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз