Арча ДОСААФ командасы кабат җиңүче

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Арча ДОСААФ командасы кабат җиңүче
Казан шәһәренең “Динамо” спорткомплексында Ватанны саклаучылар көне һәм совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулуга багышланган оборона–массакүләм эш айлыгы кысаларында кышкы полиатлон буенча ярышлар уздырылды. Күбебезгә таныш булмаган бу ярыш төре чаңгыда узышу, мылтыктан ату, турникта тартылудан тора.
Республика ДОСААФының Арча җирле оешмасы анда чемпион дәрәҗәсендә катнашты. Узган ел егетләребез көндәшләреннән күпкә өстен чыккан иде. Башка спортчылар финишка якынлашканда алар чаңгыда шуарга да, мылтыктан атарга да өлгерде. Шуңа күрә быел арчалылар аеруча игътибар үзәгендә булды. Ярышларның башыннан ук безнекеләргә көнләшеп тә, шикләнеп тә караучылар күп булды. Ә көндәшләргә шикләнү өчен сәбәпләр, дөрестән дә, бар иде.
Бер спортчыбыз өч төрдә дә җитез егет —Арчаның 5нче гимназиясеннән Алмаз Фазылҗанов, икенчесе — педагогика көллиятенең турникта тартылу остасы Рифат Гайнетдинов, өченчесе — шулай ук педагогика көллиятеннән иң яхшы мәргән — Александр Борисов.
Безнең тренерлар составы да үз эшләренең осталары: чаңгыда узышуда Ленар Заһидуллин, атуда — Фәрит Минхәиров. Алар турында бер китап язарлык. “Үзебезгә ышансак та, баштарак дулкынландык, — ди Фәрит Минхәиров. — Универсиадага дип эшләнгән тир дөньякүләм стандартлар та-ләпләре буенча җиһазланган, аның турында ишетеп кенә белә идем”.
Егетләребез тренерларның өметләрен аклады. Ату буенча Александр Борисов — беренче, Алмаз Фазылҗанов икенче урынны яулады. Өченче катнашучыбыз Рифат Гайнетдинов исә тирда бер генә хата ясады. Әмма турникта 26 тапкыр тартылып, көндәшләрен узып китте.
Чаңгыда узышуда арчалылар, җилдән җитезрәк шуып, финишка беренче булып килде.
Баллар саны буенча безнең спортчылар, узган елгы статусны раслап, беренче урынга лаек булды. Безнең каһарманнарыбыз, аларны башкача атап та булмый, Арчабызга кубок, медальләр һәм грамоталар алып кайтты. Команданы ДОСААФның җирле идарә рәисе Ринат Алеев каршылап, соклануын һәм рәхмәтен белдерде.
Алда безне тагын берничә ярыш көтә. Спортчыларыбыз яңадан җиңүче пьедесталында булыр дип, ышаныч белән әйтә алабыз.
Ленар ВӘЛИУЛЛОВ,
ТР ДОСААФының Арча җирле идарә рәисе урынбасары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International