Белгечләр барын да белә

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Белгечләр барын да белә^
19 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының киңәйтелгән утырышы узды. Анда 2013 елда Татарстан агросәнәгать комплексын үстерү йомгаклары һәм 2014 елда авыл хуҗалыгында җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү юллары турында зур сөйләшү булды. Утырышта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Республика Президенты 2013 елның республика өчен гади ел булмавын әйтеп үтте. Соңгы биш елда һава шартлары да уңай килми, көтелгән уңышны алып булмый. Бүген авыл хуҗалыгында көндәшлек кырысланды, Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү җитди бурычлар куя, аларны хәл итү өчен системалы эш кирәк. Гаилә фермаларын үстерү уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә торган яңа юнәлеш булып тора.
ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, республика үзен азык–төлек белән тулысынча тәэмин итә, шуңа күрә хәзер, беренче чиратта, тармакның нәтиҗәле эшләвенә, базарда сорау булган продукция сатуга ирешү бурычы куела. 2013 ел зыянга эшләүче хуҗалыкларга бюджет ярдәме күрсәтүнең соңгы елы булачак. Даими рәвештә зыянга эшләп килгән хуҗалыклардан котылырга кирәк, дип исәпли министр. Җитәкчеләрнең оешмаганлыгы аркасында шунда яшәүче халыкны чарасызлыкка дучар итү – әхлаксызлык. Булдыксыз җитәкчекләргә урыннарын бушатырга кушачаклар.
Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә узган ел бер хезмәткәргә исәпләгәндә 800 мең сумлык тулай продукция җитештерелгән. Аннан күбрәк күрсәткечләргә ирешүчеләр арасында безнең районның “Кырлай” ширкәте бар.
Республика Президенты авыл хуҗалыгы тармагын белгечләр белән тәэмин итү мәсьәләсен ныклы контрольгә алырга кушты. Югары уку йортларының эшчәнлегенә күпме студент укытып чыгару буенча түгел, ә аларның күпмесе авылда үз белгечлеге буенча эшләвенә карап та бәя биреләчәк.
“Ак Барс” агрокомплексы” җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов белән шушы киңәшмәдән соң очрашып сөйләштем.
— Без үз белгечләребезне әзерләү буенча планлы эш алып барабыз, — диде ул. — Казан дәүләт аграр университеты, ветеринария академиясе белән килешү төзеп, үзебез түләп укытабыз яшьләрне.
Соңгы елларда гына Ренат Шәрәфиев, Данияр Галимов, Илдар Хуҗин, Дамир Вафин югары белем алып кайтканнар. Хәзерге вакытта Сиринә Фәсхиева, Рәис Шәрәфиев, Раил Рәхимҗанов, Нурсил Шиһапов, Венер Исмәгыйлев югары уку йортларында укыйлар. Алар практиканы да туган якларында үтә, кайтуга эш урыннары да әзер.
Безнең район буенча да белгечләр белән проблема булган хуҗалыклар бар. Мәсәлән, “Нива” ширкәтендә аларны бөтенләй кирәккә санамыйлар, биредә агроном да, зоотехник та юк.
2013 елда район хуҗалыкларында 13 белгеч эшкә алынган, 22се эштән киткән. 254 белгечнең 27се генә 30 яшькә кадәрге. Шуларның 9ы “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәтенә туры килә.
Арчада Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы, Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре быел мәктәпне тәмамлаячак укучылар, аларның ата–аналары белән очрашып, авылның киләчәге турында уртага салып сөйләштеләр, күп сорауларга җаваплар алдылар.
Мондый чараларның файдасы зур, әлбәттә.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International