Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Законнарны үтәргә
2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Законнарны үтәргә
2013 елда Арча районында 252 җинаять эше теркәлде, 2012 елда бу сан 254 иде. Ясалган җинаятьләрнең 40ы (2012 елда — 32) авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр исәбенә керә. Күргәнебезчә, мондый җинаятьләр 20 процентка артты. Тикшерелгән авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең саны 93,9 процент тәшкил итә. (2012 елда 88,9 процент шундый категорияле эшләр тикшерелде).
Белә торып сәламәтлеккә авыр зыян китерү, склад, база, кибет һәм башка сәүдә нокталарыннан, фатирлардан, бакча йортлары һәм дачалардан урлау, үтеп керү юлы белән талау, автомототранспортны законсыз алып китү, хулиганлык, үтерү белән янау, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр саны артты.
Шул ук вакытта кеше үтерү, милеккә алдан уйлап яки ут төртү юлы белән зыян салу фактлары кимеде.
Көчләү, фатирларда талау, сәла-мәтлеккә үлем белән беткән зыян китерү 2012 елгы дәрәҗәдә калды.
Элек җинаять кылган кешеләр (67дән 90га) һәм исерек хәлдә ясалган җинаятьләр (78дән 88гә) саны артуы күзәтелә. Төркем белән ясалган җинаятьләр 19дан 10га калды.
Районның хокук саклау органнары тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау максатында Арча шәһәрендә хокук тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүдә техник чаралар кертү буенча шактый эш башкарылды. Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләре 523 объектны тикшерде, хокук саклау органнары тәкъдиме белән 45 объектта видеокүзәтү, аерым алганда 251 камера куелды. Моннан тыш, шәһәрнең үзәк мәйданында һәм автовокзалда “онлайн” режимында камералар эшли.
Хөкем ителгәннәрне күзәтү инспекциясендә 131 кеше исәптә тора. 2013 елда шуларның 4се тарафыннан кабат җинаять эшләнде.
Административ күзәтчелек астында торган кешеләр тарафыннан җинаять ясалмады.
2013 елда район прокуратурасы тарафыннан 1293 закон бозу факторы ачыкланды. 2012 елда бу сан 567 иде. Алар буенча түбәндәге эш башкарылды: 162 протест язылды, судка 688 эзләү гаризасы җи-бәрелде, җитәкчеләр исеменә 318 күрсәтмә кертелде. Аларны карау нәтиҗәсендә 348 кеше дисциплинар, 123 кеше административ җаваплылыкка тартылды, 2 җинаять эше кузгатылды, 26 кисәтү ясалды.
Узган ел район прокуратурасы 109 норматив хокук актларына протест кертеп, аларны закон таләпләренә туры китерде. Моннан тыш, прокурор таләпләре буенча 2 норматив хокук актлары үзгәртелде.
2013 елда җирле үзидарә органнары 546 норматив хокук актлары кабул итте. Һәрбер проект кабул иткәнче район прокуратурасы тарафыннан өйрәнелде, 58 проектка тискәре нәтиҗә ясалды.
Былтыр район прокуратурасы җир белән бәйле законнарын үтәү өлкәсендә 21 закон бозу ачыклады. Алар буенча 2 җинаять эше кузгатылды, 15 кеше административ җаваплылыкка тартылды, 2 норматив хокукый актка протест ясалды, закон бозуларны бетерү турында 2 күрсәтмә кертелде.
2013 елда район прокуратурасы салым законнары өлкәсендә 38 хокук бозу очрагы ачыклады. Бурычлы оешмаларга салымнарны түләүне таләп итеп 21 күрсәтмә бирелде. Шулар нигезендә җирле бюджетка 4 млн. 393 мең сум физик шәхесләр өчен салым акчасы кертелде.
Узган ел Пенсия фондына иминлек взнослары буенча бурычлы “Сафия–1”, “Арча балык хуҗалыгы” җитәкчеләре штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
2013 елда ана капиталы акчасын тоту буенча таләпләрнең үтәлешен тикшергәндә кайбер гражданнарның торак алганда үз балаларының өлешен билгеләмәүләре ачыкланды. Район прокуратурасы бозылган хокукларны торгызу максатларында 52 суд дәгъвасы белдерде, аларның барысы да каралды һәм канәгатьләндерелде.
Гражданнарның хезмәткә үзвакытында түләнүенә конституцион хокуклары саклануын тикшерүләр күрсәткәнчә, район оешмаларындагы хәл канәгатьләнерлек. 2013 елда хезмәт хакы түләү буенча 21 предприятиедә 11997 мең сум бурыч булуы ачыкланды. Хезмәт законнарын бозган җитәкчеләргә карата чаралар күрелде. Предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләре мәнфәгатьләрендә судка 460 гариза җибәрелде, алар барысы да канәгатьләндерелде.
Район прокуратурасы хезмәт мәсьәләләре буенча барысы 35 мөрәҗәгать карады, аларның 22се нигезле дип табылды һәм гражданнарның бозылган хезмәт хокукларын торгызу буенча чаралар күрелде.
2013 елда Арча районы территориясендә балигъ булмаган яшьтәгеләр тарафыннан 2 җинаять ясалды (2012 елда 8 иде). Мәсәлән, 2014 елның 1 гыйнварына 23 балигъ булмаган яшүсмер һәм 29 имин булмаган гаилә исәптә тора. 2013 елда профилактик исәпкә 24 балигъ булмаганнар куелган, 21е исәптән төшерелде.
2013 елда район прокуратурасына 221 мөрәҗәгать керде (2012 елда 181 иде). Аларның 200е уңай хәл ителде.
Ринат СИТДЫЙКОВ,
район прокуроры
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз