Акча сорасалар — ышанма

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Акча сорасалар — ышанма
Соңгы вакытта алдау юлы белән кешедән акча алу очраклары күбәеп киткән. Бу турыда Арча эчке эшләр бүлеге хәбәр итте.
— Банкның пластик карталары, кесә телефоннары аша алданалар, — ди икътисад иминлеге һәм коррупциягә каршы көрәш төркеменең өлкән оперуполномоченные Айнур Нуриев. — Алдаучылар теләсә нинди юл белән пластик карта мәгълүматларын (карта номеры, пин–код һ.б.) кулга төшерергә тырыша. Кесә телефоны аша ялган СМСлар киң таралды. Районда шундый очраклар булды, мәсәлән, “Банк исеменнән абонентка кесә телефонына: сезнең картадан фәлән сумга заявка кабул ителде”. “Картагыз блокировкаланды”, дигән хәбәр килә. Табигый хәл, абонент хәбәр җибәргән номерга шалтырата. Аңа гафу итегез, техник хата киткән дип, банкомат янына килүен сорыйлар. Алдаучы белән абонент банкомат янында очраша. Абонент озак уйлап тормастан “банк хезмәткәренә” картасының мәгълүматларын әйтә, хәтта пин–кодын да. Алдаучыга шул гына кирәк. Абонент үзе дә сизмәстән үз кулы белән картасындагы акчасын алдаучы исәбенә күчерә.
Башкаларга сабак булсын өчен алданучыларның үзләре белән сөйләшәсе килгән иде. Әмма алар турында җәмәгать тәртибен саклау бүлеге өлкән инспекторы Фәнил Гайнетдинов:
— Сөйләшергә риза түгелләр, —диде.
Быел гына да шундый 7 очрак булган. Хәтта 70 мең сумга кадәр алдану очраклары бар. Банк хуҗалары белән дә сөйләштем.
— Банк абонентларны бервакытта да банкомат янына чакырмый, — дип кисәтә Арчадагы банк офисы җитәкчесе. — Банк хезмәткәрләре пластик карталарның пин–кодын бервакытта да сорамый. Ул абонентның үзе генә белә торган зур сер. Киңәш итеп әйтәм: карта белән бергә пин–код язылган кәгазьне бергә йөртмәскә кирәк. Балалар, хәтта хезмәттәшләрең дә моннан файдаланырга мөмкин. Андый очраклар бар. Кесә телефонына акча белән бәйле нинди генә хәбәр килсә дә, белешмәдәге телефон номеры буенча банкның үзенә шалтыратып, хәлне ачыкларга була.
— “Мобиль банк” хезмәтенә дә игътибарлы булырга кирәк, — ди өлкән инспектор Фәнил Гайнетдинов.— Сим–карта белән озак файдаланмасаң, банк операторы аны башка берәүгә бирергә мөмкин. Ә “башка берәү”нең аңа кадәр сим–карта белән файдаланганның акчасын үзләштерүе бик ихтимал. Андый хәлләр булгалады. Банклар шул турыда кисәтә, әгәр дә кеше “Мобиль банк” хезмәтеннән файдаланмый икән, бу турыда ул банкка килеп язмача гариза язарга тиеш.
— Әни, мин машина белән авария-гә очрадым, дип шалтыратып, акча сораулар инде яңалык түгел, —ди өлкән оперуполномоченный Айнур Нуриев. — Әмма бу алдауларга да ышанып, акчасыз калучылар бар. Акча белән бәйле мәсьәләне бервакытта да ашыгып хәл итмәскә кирәк. Башта хәлне ачыклагыз. Приз оттыгыз, чыгымнарны каплау өчен фәлән сум акча җибәрүегез сорала, дип шалтыратуларга да, кызганыч, ышанучылар бар.
Реклама сайтларыннан файдаланучылар хәзер күбәеп китте. Алар аша теләгән әйбереңне сата һәм ала аласың. Алдаучылар монда да үтеп керә. Арчадан берәү, сайтка урнаштырылган белдерү буенча йөк машинасы алам дип, ерак юлга чыгып китә. Аннан юлда барганда ук “Машина сатучы” акча суыра башлый (ягулык өчен акча күчертә һ.б.). Машина сатып алырга теләүче соңыннан гына үзенең алданганын аңлый.
—Товарны караганнан соң гына алыш–биреш итәргә кирәклеген аңлатып торасы юк. Мондый алдану очраклары барлыгын белеп торырга һәм сак булырга кирәк, — дип кисәтә өлкән инспектор Фәнил Гайнетдинов. — Теләсә нинди алдау юлы белән акча сорап шалтыраталар яки хәбәр җибәрәләр икән, җавап бирмәвең хәерле.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International