Хастаханәдә...Ачык ишекләр көне

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Хастаханәдә...Ачык ишекләр көне
Район үзәк хастаханәсендә Ачык ишекләр көне үткәрелде. Аны медиклар икенче елын оештыра. Шул уңайдан башка оешмалар белән дә кызыксындым.
— Ачык ишекләр көнен үткәргән юк, — ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәкыйп Йосыпов. — Белгечләр күп, әмма эшләүче юк. Бүген районнан Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә 14 студент укый.
— Кадрларга мохтаҗлык тоймыйбыз,— дип сөйли Арча ЗУЭСы җитәкчесе Рөстәм Го-мәров. — Хезмәтне автоматлаштыра барабыз. Бездә Казан техник университетын (КАИ), электр элемтәсе техникумын тәмамлаган әзерлекле электр элемтәсе инженерлары эшли.
— Янәшәдәге Лесхоз мәктәбе укытучыларының укучылар белән экология, урман хуҗалыгы темасына практик дәресләр алып баруы нәтиҗәсез калмый, — ди “Арча урманчылыгы” идарәсе җитәкчесе Шамил Хәйруллин. — Агачлар утырталар, нарат, каен бөресе һ.б. җыеп тапшыралар. Уку йортларында махсус белем алып, безгә эшкә дә кайталар.
Ачык ишекләр көнен һөнәр уку йортларында үткәрү гадәти күренеш. Ә менә район үзәк хастаханәсендә Ачык ишекләр көне — монысы кызыклы.
Очрашу район поликлиникасының актлар залында башланды. Анда табиб булырга хыялланган мәктәп укучылары чакырылган иде. Казан дәүләт медицина университеты студенты, Хәсәншәех авылы кызы Гүзәл Әхмәтова да кайткан. Ул слайдлар ярдәмендә үзе укыган уку йорты турында сөйләде. Баш табиб урынбасары Гөлсинә Исламова район үзәк хастаханәсе тормышы белән таныштырды.
— Район поликлиникасында 23 белгеч көн саен 1000нән артык кеше кабул итә, — дип сөйли ул. — Кадрлар штатында 40лап урын бар. Мәктәптә уңышлы имтиханнарны тапшырып, укырга кереп, табиб булып туган Арчабызга эшкә кайтыгыз. Бездәге шартлар җырлап эшләрлек.
Табиб булырга хыялланган мәктәп укучылары балалар, хирургия бүлекләрендә, йөрәк–кан тамырлары авырулары үзәгендә булды. Бигрәк тә алар йөрәк–кан тамырлары авыруларын дәвалаучы үзәкне кызыксынып карады. Аның җитәкчесе Ринат Хәстиев эш шартлары белән таныштырды. Авыруны кабул итүче бүлмәнең заманча жиһазландырылуы, күп чирне ачыклаучы компьютер томо-графиясе, Германиядән кайтарылган төрле функцияне башкаручы уңайлы караватлар, авыруларның хәлен күрсәтә торган компьютерлы 97 мең сумлык караватлар, чыннан да, медицинаның алга китүен дәлилли.
2014 елның 1 гыйнварыннан хирургия бүлеге белән янәшә травмотология үзәге ачылу яңалыгын да укучылар беренчеләрдән булып ишетте. Ул шулай ук берничә районга хезмәт күрсәтәчәк, заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.
...Табиб булырга хыялланган укучылар белән сөйләшәм. Иске Чүриле мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Расих Салихов:
— Әнием Гүзәл шәфкать туташы булып эшли. Мине кешеләрне дәвалаучы табиб итеп күрәсе килә. Үземнең дә табиб булырга теләгем көчле, — ди.
Лесхоз мәктәбеннән Айгөл Гыймадетдинова белән Ләйсән Солтанова бергә килгән. Икесенең дә хыялы — балалар табибы булу.
— Әбием Хәтимә Сабирова (мәрхүмә) минем табиб булуымны теләде. Үземнең дә кешеләр-не дәвалыйсым, аларга яхшылык эшлисем килә, — ди Айгөл. — Безнең мәктәптән бүгенге көндә табиб (7) һәм шәфкать туташы булырга унлап студент укый.
Булачак табибларга уңышлар телик!
Медицина белгечлеген алу өчен югары уку йортын сайлаучылар елдан–ел арта бара. Соңгы елларны гына алсак та, 2012 елда район мәктәпләрен тәмамлаган 23 укучы югары медицина уку йортына кергән, ә 2013 елда — 26 укучы. Соңгы өч елда 8 медицина белгече районга эшкә кайткан.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International