Бер күрешү — бер гомер

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Бер күрешү — бер гомер
Сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән ветераннарыбыз көннән–көн кими. Ташкичү авылында яшәүче Миңһаҗ абый Җәләев белән 25 гыйнварда, 90 яше тулган көндә очрашкан идек. Озак гомере калмаган булган инде, бездән соң бер атнадан китеп тә барган. Колагы бик ишетеп бетермәсә дә, ярыйсы күренә иде әле. “Соңгы вакытта шактый биреште”, — дигән иде бергә яшәүче улы Данил.
— Әтине карау өчен мәктәптән дә киттем, — диде ул. I категорияле математик, Россиянең мактаулы мәгариф хезмәткәре әйтте бу сүзләрне. 5 ул, 2 кыз үстергән атаны картлык көнендә ялгыз итмәгәннәр, өйләрендә җылылык, рәхәтлек бөркелеп тора иде.
Миңһаҗ абый 1949 елда Саба авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлап, 25 ел Камил Якуб исемендәге колхозда баш хисапчы булып эшләгән. Аңа кадәр дә саннар телендә эш итәргә яраткан. Мәсәлән, үзенең 1210 көн хәрби хезмәттә, 635 көн сугышта булуын исәпләп чыгарган. Дүрт тапкыр яраланган, беренчесендә — 27, икенчесендә — 54, өченчесендә — 36, дүртенчесендә 234 көн госпитальдә яткан.
Әйе, аларның һәркайсының үз язмышы. Районда Бөек Ватан сугышы ветераннары 91 генә калды. Соңгы елларда бу кешеләргә кадер–хөрмәт арта бара, алар һәрвакыт игътибар үзәгендә. Район Советы, башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре ветераннарыбызның өйләренә барып хәлләрен белә, нинди ярдәм кирәклеген ачыклый.
— Мин бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел, онытмавыгыз өчен зур рәхмәт! — диде озын сугыш юлларын узган, күп бүләкләргә лаек булган Александр Кирилов муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осинага. — Кызларым килеп тора, участок табибы да еш була.
Александр Кирилов сугыштан соң 30 ел тепловоз машинисты булган. Быел 90 яшен тутыра, узган ел хатыны үлеп киткән. Кызлары чиратлап кайта, ялгыз калдырмыйлар. 2013 елда бөтен уңайлыклары булган фатир биргәннәр. Ветеран әлегә үз йортында яши, чөнки гомере шунда үткән, бөтен хатирәләр шул нигез белән бәйле.
Салих ага Гарифуллин да бөтен сугышны үткән, Украина фронтында хезмәт иткән, сугыштан соң бандеровчыларга каршы көрәштә катнашкан.
Бу гаилә Арчага 2004 елда күчеп кайткан. Кызганыч, ике елдан хатыны үлеп китә. Бердәнбер уллары да үлгән. Ялгыз гомер итүләре җиңел түгел, яшәү шартлары әйбәт, бөтен уңайлыклар бар, җылы. Социаль хезмәткәр Мәмдүдә Зарипова атнага өч тапкыр килеп булышып китә, социаль яклау идарәсе медицина хезмәткәре кирәкле дарулар алып килә, ярдәм күрсәтә.
Шамил абый Әскәров очрашу вакытында үзенең башыннан кичкән кайбер кызыклы вакыйгаларны да сөйләп алды.
— Өч ел Кытайда хезмәт итәргә туры килде, — ди ул. — Башта кая эләккәнебезне үзебез дә белмәдек. Өйдәгеләр дә аптыраган: “Хатыңны укып булмый, кайда соң син?” — дип язалар. Мин язганнарны цензура сызып бетерә икән. “Безнең вак алма бирә торган алмагач бар бит әле, әнә шунда мин”, — дип яздым. Монысын сызмаганнар, ә алмагач “Китайка” иде.
Партия органнарында җаваплы урыннарда, аннан соң озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән, лаеклы ялга чыккач та актив эшчәнлек алып барган Хак ага Шәфигуллин япон самурайларына каршы сугышканда булган хәлләрне сөйләп алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова ветераннан нинди проблемалар бар, дип сорады.
— Бар да әйбәт, балалар, оныклар килеп тора, — диде ул.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International