Яңалыклар

2014 елның 28 феврале, җомга
Шәһәр мәктәпләре арасында Арчаның 5нче гимназиясе икенче урында
“Гаилә һәм мәктәп” журналы (элеккеге “Мәгърифәт” газетасы), язылучылары арасында бәйге игълан итеп, төбәкләр буенча рейтинг уздырган. Рейтинг нәтиҗәләре буенча шәһәр мәктәпләре арасында икенче урынны Арчаның 5нче гимназиясе алган. Узган атнада гимназия коллективы журналның махсус кубогын кабул итеп алды. “Киләчәктә дә элемтәләр өзелмичә, бергә аралашып яшәрбез дип өметләнәбез”, — ди редактор урынбасары Хәмзә Бәдретдинов.

Мөрәледә хоккей ярышлары узды
Ватанны саклаучылар көнен Мөрәле авылы халкы күрше авыл кешеләре белән бергәләп, озак вакытлар истә калырлык итеп билгеләп үтте. Бу көнне авылда “Ак барс” агрокомплексы” шир-кәте беренчелегенә хоккей ярышлары узды. Ярышларда шулай ук Ташкич, Сеҗе, Иске Муй авыллары командалары да көчләрен сынады, киләсе ярышларга тәҗрибә туплады.

Районда 200гә якын яшь эшмәкәр бар
Районда 200гә якын яшь кеше эшмәкәр-лек белән шөгыльләнә, халык ышанычлыларының 1/5 өлешен яшьләр тәшкил итә. Яшьләрнең социаль һәм икътисадый активлыгын күтәрү максатыннан 2011–2015 елларга “Авыл яшьләре” дигән программа тормышка ашырыла.

Балалар бакчасына чиратка
1 меңнән артык кеше тора
Мәктәпкәчә белем бирү учреждение-ләре үсеше игътибар үзәгендә тора. Балалар бакчасына чиратны бетерү буенча 2015 елга кадәр республиканың “юл картасы” эшләнгән. Арчада әлегә урыннар җитеп бетми, район буенча электрон чиратта 1 меңнән артык кеше тора.

15 меңнән артык турист районда булып киткән
Районда яшьләр–иҗтимагый оешмалары—“Яшь гвардия”, “21нче гасыр яшьләре”, “Форпост”, волонтерлар эшләп килә. Узган ел “Туризм өлкәсен үстерү” район прог-раммасы расланган. 2013 елда районга 15 меңнән артык турист килгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International