Остарганнан остара үзешчәннәребез

2014 елның 28 феврале, җомга
Остарганнан остара үзешчәннәребез
“Газиз Арчам! Даның зурдыр, юлың туры, сиңа багышлана ул–кызларың жыры!” дигән девиз белән үткән концертлар кызганнан–кыза, үзешчәннәребез остара бара. Узган атнада сәнгать мәктәбе һәм педагогика көллияте коллективлары чыгыш ясады.
Осталар инде, диярсез. Әйе, осталар, араларында сәхнәдән төшмәгәннәре дә бар. Әмма аларга таләпләр дә зур.
Ул көнне концертны Арча сәнгать мәктәбе укытучылары, ягъни, яшь талант-лар “коючы” музыка белгечләре башлап җибәрде. Таҗи Гыйззәтнең “Наемщик” драмасыннан Гөлйөзем ариясен башкарган Алена Павлова көчле һәм матур тавышы белән шунда ук тамашачы игътибарын үзенә җәлеп итте. Бөтен гомерен сәнгать дөньясына багышлаган, озак еллар сәнгать мәктәбен җитәкләгән һәм бүген аның горурлыгы булган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альберт Гайнетдинов сәхнәгә үзенә ярдәмгә иҗат җимеше “Балкашык” фольклор ансамблен алып чыкты. Алар чыгышы, чыннан да, алкышларга лаек иде. Еврей халык биюе үзенчәлекле булды һәм сокландырды. Халык музыка уен кораллары ансамбле, сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Сабирова, вокаль ансамбль, Дамир Гасыймов чыгышлары да тамашачы алкышларын яулады, “Кичке уен” фольклор күренеше өлкәннәргә яшь чакларын искә төшерде, укытучылар уенын–чынын бергә кушып, сәхнәдә талантлар да эзләде. Венер Хисамиев белән Зилә Мортазина вальсы, “Ар–и–Эль” бию, “Тамчы” вокаль–бию коллективлары чыгышлары концертны тагын да бизәп җибәрде.
Арча педагогика көллияте коллективы концертларын туган телебезгә багышлады. Шуңа да ул вокаль ансамбль башкаруында Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән башланып китте. Бу тема алып баручылар тарафыннан шигырь юллары, моңнар аша тамашачыга җиткерелде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Филарит Гасыймов җитәкчелегендәге халык музыка уен кораллары оркестры чыгышы да, Миләүшә Әгъзәмованың оркестрга кушылып җырлавы да көчле һәм матур чыкты. 46 ел гомерен педагогика көллиятендә белем бирүгә багышлаган һәм көллиятнең горурлыгына әверелгән сандугачка тиң матур тавышлы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зилә Шәйхетдинова чыгышына ничек сокланмыйсың. Бу көй авторы даны еракларга таралган композитор, шулай ук көллият горурлыгы булган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Мөхетдинованың фортепьянода уйнавы да алкышларга лаек. “Туйга әзерлек кичәсе” фольклор күренеше дә моңарчы сәхнәдә күренмәве, үзешчәннәрнең оста уйнаулары белән дә күңелгә “май булып ятты”. “Мин татарча сөйләшәм” исемле скетч рәхәтләнеп көләргә мәҗбүр итте. Һинд кызлары биюе матурлыгы белән тамашачыны җәлеп итте. Эльвира Мостафина, көллият җитәк-чесе Гөлнара Гарипованың җырлавы кемне генә битараф калдырды икән. Концерт программасы көллият гимны белән тәмамланды.
Ул көнне бу ике коллектив арчалыларга чын бәйрәм бүләк итте.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International