Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тарихларда калды үткәннәр
2014 елның 28 феврале, җомга
Тарихларда калды үткәннәр
Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән беррәттән дошманны җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән, авырлыклар алдында тез чүкмичә, фронт өчен бар көчләрен куйган тыл каһарманнары алдында баш иябез, аларның батырлыклары турындагы хатирәләрне күз карасыдай сакларга, яшь буынга үзебез белгәнне сөйләргә тырышабыз. Бүгенге героем — Бибикамал Хәсәнова турында әнисенең каһәрле ачы язмышы өчен әрнеп яшәүче улы Айдар бәян итте.
Гаиләдә өченче бала булып дөньяга килеп, яшьтән әтисез калган Бибикамалга Кышкар мәктәбенең 4 сыйныфын гына тәмамлау насыйп була. Әнисенә булышу өчен 14 яшеннән колхозда эшли башлый.
Аның тормыш юлы авыр елларны сыйдырган китап сыман. 1941 елда абыйсы Низам фронтка алына. Низам абыйның хатыны авыру сәбәпле, 3 баласы Бибикамал белән әнисе тәрбиясенә кала. Сугышка кергәнче абыйларын Суслонгер лагерена җибәрәләр. Сеңлесе аның хәлен белергә дип черек бәрәңге күмәче, йон оекбашлар алып ерак юлга чыга. Суслонгерга бер атна чамасы бара, юлда очраган авылларга кереп ял итәләр дә, тагын юлга. Ләкин, тормыш кайчак текә борылышлар да ясап куя шул. Кыз килеп житкән көнне иртән Низам абыйны алып киткән булалар. Шундый газаплы юллар үтеп абыйсы белән күрешә алмаганга күңеле әрнүдән күзләренә яшь тыгыла кызның. Ә андагы солдатларның хәлен күргәч, жәлләүдән гаҗиз булган Бибикамал, үзенең инде ничә сәгать тамагына ризык капмаганын да онытып, абыйсына дип алып килгән күчтәнәчләрен аларга бирә.
Тагын шул авыр юлларны үтеп кире өйгә кайтырга кирәк. Ә өйдә, кыз кайтып җиткәнче, абыйсының һәлак булуы турындагы хәбәр көтеп тора... Сугышка кергәнче үк машинада барганда бомбага эләккәннәр...
Кайгы ялгыз йөрми диләр, иренең үлгән хәбәре авырып урын өстендә яткан Өммеһани җиңгәсен дә җир куенына кертә. Кабер казырга ир–ат булмаганга, 40 градус салкында хатын–кызлар туң җирне көч–хәл белән казып, мәрхүмәне җир куенына иңдерә.
— Әни үткәннәрен күз яшьләрсез сөйли алмый иде, — ди Айдар Хәсәнов. — Кышкардан Арча станциясенә ат җигеп ашлык илтә торган булалар. Атлар ачлыктан арбаны көч–хәл белән тартып бара. Җитмәсә, көпчәге балчыкка кереп бата, атлар бара алмый хәлдән таеп егыла, дилбегә белән аларга торырга булыша идек, дип сөйләгәне истә...
“Бервакыт Арча станциясенә ашлык илтә киттек. Без килеп җиткәндә товар поездыннан яралы солдатлар, немец әсирләре төшә иде. Ә үлгәннәрен ат арбасына төяп, Арчаның көнчыгыш өлешендәге зиратка илтәләр. Абыем да кайдадыр ятып калган, дип еладым шул чакта. Алып килгән ашлыкны товар поездына төяп төнлә генә кайтып киттек. Атның тартып барырлык хәле калмаганга, аптырап арбаның артыннан этеп кайттым. Икенче көнне җигәргә дип барсам, үлеп ята. Әтнәгә милициягә чакырттылар. Шул ат өчен “халык дошманы” ярлыгы белән төрмә көткән мине, инвалид бригадирыбыз гына алып калган”. Әниләренең күргәнен балалар үз йөрәгеннән кичергәндәй хәтерләп яши.
1949 елда Бибикамал Бирәзәбаш егете Гаптрахман белән гаилә кора. 4 бала дөньяга килә. Ачы язмыш монда да сагалап торган икән, берничә елдан гаилә башлыгы аяксыз кала. Сабый чагында Гаптрахман абый тегермән буасындагы салкын суга егылып төшкән була, сөякләренә салкын тиеп авырый. Яше барган саен авыртуы көчәеп, йөри алмас хәлгә килә. “Әни әтине күтәреп кул арбасына алып чыгып утырта да, без, балалар, урамда этеп йөри идек”, — дип ул елларны искә төшергәндә Айдар абыйның күзләрен яшь элпәсе каплый. Пар канатлар җылысын тоеп 16 ел гына яшәп кала алар, 1965 елда әтиләре гүр иясе була.
Әниләре балаларын аякка бастырыр өчен үзен аямый хезмәт куя. Бер чиләк бәрәңгегә ялланып эшләгән чаклары да күп була. Гомере буе ирләр башкарган авыр хезмәтләргә җигелгән ялгыз канат түзми, бер көнне салынып төшә: 2002 елда үзе дә аягына баса алмый һәм 10 ел урын өстендә ятарга мәҗбүр була. “Тик әнинең гаделсезлектән йөрәге әрнегән чаклары күп булды. Хөкүмәт тарафыннан ветераннарга фатирлар бирелә башлагач, “Улым, без дә ил язмышы өчен көрәштек бит, ни өчен безне, тылда хезмәт иткәннәрне, читтә калдыралар икән”, дип елады әни”, — ди Айдар абый. Юкса, күпләргә эләккән кебек окоп казу да, урман кисү дә читләтеп узмый аны. Фронттагылар яу кырында мылтык тотып көрәшсә, тылдагылар кул хезмәте белән җиңү өчен тырышкан.
1941–1945 Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен медале иясе, хезмәт ветераны Бибикамал апаның ахирәткә күчүенә 2 елдан артты. Тик улы, инде үзе ир уртасы булса да, өзелеп сагына, аның турындагы хатирәләрне еш яңарта. Улының әлеге хатирәләре авыр сынауларны Аллаһ бүләге дип яшәгән олы йөрәкле ана рухына дога булып ирешсен иде.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз