Бер таякка урман кистек без

2014 елның 28 феврале, җомга
Бер таякка урман кистек без
Маһирауза апа Мифтахетдинова ишектән үк елмаеп каршы алды, аркамнан сыйпап, түргә чакырды. Йомшак диванга кара–каршы утырып сүз башлау белән әңгәмәдәшемнән күземне алмадым. Аның һәр сүзне, җөмләне дөрес һәм төгәл итеп, бөтен нечкәлекләренә туры китереп бәйнә–бәйнә сөйләве сокландырды. Заманында күпме авырлыклар кичерүен вакыты–вакыты белән моңсуланып китүеннән, хатын–кызга гына хас сабырлык белән күз яшьләрен тыеп калуыннан ук сизеп була.
Аның балачагы исемен ишетүгә үк йөрәкләрне өшеткеч сугыш елларына туры килә. Әтисе апасы белән Казанга хастаханәгә барган җирдән баш миенә кан савып үлә. Бу 1941 елның 22 июнендә, сугыш башланган көнне була. Әнисе, авылга алып кайтырга акчасы булмау сәбәпле, аны Казан- ның Вахитов зиратына җирли.
—Безнең әти заманында муллалыкка белем алган. Тик ул чакта дин тыелды бит. Шуңа намазын да, догаларны да өйдә яшеренеп кенә укырга мәҗбүр иде. Аның моңлы тавышы әле дә колак төбемдә яңгырап тора кебек. Әти вафат булгач, әни Владивостокта армиядә хезмәт итүче Мөхәммәтхан абыемны чакырып хат язган. “Немец сугыш башлаган, нинди кайту ул”,—дигән командиры. 1942 елны аны фронтка җибәр-гәннәр, хәбәрсез югалуын белдергән кара печатьле хат кына килде. Абыемның истәлеккә армиядән килгән берничә хаты гына калды,—дип искә төшерә Маһирауза апа вакыт үтү белән саргаеп беткән, әмма күз карасы кебек саклаган латинча язылган хатларга күрсәтеп.
Ул хатларның берсен кулына алып укый башлады. Башта Сарай–Чокырча авылында яшәүче кадерле әнисенә, барлык туганнарына сәлам юллаган, хәл–әхвәлләр сорашкан, аннан берничә генә сүз белән булса да үзе турында язарга да онытмаган. “5 пот он, 8 пот арпа алдык, дигәнсез. Ул сезгә байтакка җитә. Әни, саклап кына тотарга тырышыгыз инде. Хәзер икмәк бик кысылды. Бездә дә граммлап исәпләргә туры килә. Сезне бик сагындым, күрәсем килә. Гитлер сугыш башламаган булса, күрешкән дә булыр идек. Ярый, исән–сау булсак, сугыш беткәч күрешербез. Әни, бу хатны төнлә, таң алдыннан сине уйлый–уйлый язам. Сәхәр вакытыдыр. Уразаны үзегез генә тотасыздыр. Сиңа, әни, читендер. Җыелышып сәхәр ашаган вакытларыбыз бар иде”,—ди ул 1941 елның 15 ноябрендә Ерак Көнчыгыштан язган хатында. Озакламый фронтка китә һәм суга төшкән кебек юкка да чыга.
—Без гаиләдә тугыз бала идек. Мин иң кечкенәсе. 1921 ачлык елны туган Мөхәммәтвафа абыем да хәбәрсез югалды. Аның да армиядән язган берничә хаты гына калды. Армиягә алыну белән бер тәгам русча белмәгән, кулларына мылтык та тотып карамаган егетләрне җыеп сугышка җибәргәннәр. “Тамак ач, кечкенә генә кисәк икмәк бирәләр”,—дип язганын хәтерлим. Хәзер менә икесе дә Сарай–Чокырчадагы мемориаль тактада һәм Хәтер китабында гына бар,—дип искә төшерә Маһирауза апа.
Хаҗинур абыйсы бәхетле йолдыз астында туган булган, күрәсең. Берлинга кадәр барып җитеп, күкрәген тутырып орден–медальләр алып, әнисен, туганнарын сөендереп, авылга кайтып төшә. Дөрес, яраланып, әмма... исән–сау.
—Хатлар менә шул Хаҗинур абыйның костюм кесәсеннән чыкты да инде. 1965 елда янгын чыгып, йорт–җиребез, бөтен әйберебез янып бетте. Хаҗинур абыйның хатыны, олы ике баласына кечкенә ике баланы да алып, күрше урамга менәргә куша. Тегеләр кечкенәләр турында онытамы, әниләрен аңлап бетерә алмыймы, үзләре генә китә. Хаҗинурның костюмын алыйм әле дип өйгә кергән хатын, почмакта куырылып утырган ике баланы күреп, өнсез кала. Шулай абыйның костюмы балаларны үлемнән коткара.
Әнә шул костюм кесәсендә яшеренеп калган хатлар Маһирауза апаның бөтен балачагын, яшьлеген хәтерләтә. Үзе дә сугыш елларында бик күп авырлыклар кичерә. Алты ярым сыйныф кына укып кала кыз. Башта Күлтәс урманына ботак яндырырга йөри, аннан Курса станциясендә агач кисә, турый, вагоннарга төйи. Кышларын тездән карга батып тимер юл саклау өчен киртә тотуда катнаша.
—Бер таякка урман кистек бит. Яшь кенә булсам да, эшләмәгән эшем калмады. Атлы молотилка белән ындырда ашлык та суктырдым, Лаешка барып урман да чистарттым, яшелчә дә үстердем, буа буар өчен субай да суктым (электр станциясе төзедек, авылга шунда ут та керде), сугыштан соң колхозда секретарь, трактор отрядында хисапчы да булып эшләдем.
Үзәгенә үткән вакытлар. 87 яшендә булса да, һәр мизгелен бүгенгедәй хәтерли. Чөнки алар аның күңеленә сеңеп калган.
Үзе кебек үк авыр тормышта яшәгән Күпербаш егете Равилгә кияүгә чыкканнан соң Маһирауза апа Арчада ул чакта данлыклы “Мехчы” берләшмәсендә тире эшкәр-түче булып эшли башлый.
—Тик монда да рәхәт тормыш әзерләп куймаганнар иде. Кечкенә бер фатирда тордык. Үз куышыбызны булдыру өчен көн–төн эшләдек,—ди ул.—Аллага шөкер, балаларым бик тәртипле булды. Алар игелеген тоеп яшим. Үземне бик бәхетле саныйм.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International