Гадел хөкем сагында

2014 елның 28 феврале, җомга
Гадел хөкем сагында
2013 елда район судына 87 җинаять, 1223 гражданлык һәм 156 административ эш керде. Хөкем ителгәннәрнең 2012 елга караганда азрак булуы уңай күренеш. 2012 елда 107 кеше хөкем ителсә, 2013 елда — 95. Шуның 22се ирегеннән мәхрүм ителде.
Җинаятьләрнең күбесе — урлашу яки яшертен рәвештә чит милекне үзләштерү. Шуның өчен 38 кеше Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 маддәсе нигезендә хөкем ителде.
Кызганыч, хөкем ителгәннәр арасында хатын–кызлар һәм балигъ яшенә җитмәгән яшүсмерләр дә бар. Файдалы шөгыле юклыктан, укымау, алкоголь һәм “начар компания” аркасында яшүсмерләр җинаять ясый.
Даими эш урыны юклыктан, акчасызлыктан кайберәүләр җиңел кәсепкә керешә яки урлаша. Хөкем ителгәннән соң да кайберләре акылга утырмый, тагын да авыррак җинаятьләр эшли. Аларның күбесе, эшкә яраклы булсалар да, беркайда да эшләми, укымый.
Административ эшләрнең күбесе җәмәгать тәртибен бозган, җәмәгать урыннарында сүгенгән, шәхескә кагылган кимсетүле сүзләр әйткән, башкаларның мөлкәтенә зыян салган өчен кузгатылды. Барысы шундый 79 эш каралды.
Полиция хезмәткәрләренең законлы күрсәтмәсенә буйсынмаган өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 19.3 маддәсе буенча 23 кеше административ җәзага тартылды.
Юл–транспорт кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылучылар да аз түгел.
Шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр хөкем карары көчкә кергән көннән җинаять–башкару инспекциясенә исәпкә куела. Әмма кайберәүләр суд тарафыннан билгеләнгән бурычларны үтәми, вакытында инспекциягә килеп теркәлми. Берничә тапкыр кисәтү ясаганнан соң жинаять–башкару инспекциясе сынау вакытын озайту яки шартлы хөкем итү карарын үзгәртүне сорап, судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Узган ел инспекция-дән, сынау вакытын озайтуны сорап, 42 гариза керде, аларның барысы да суд тарафыннан канәгатьләндерелде. Шартлы хөкемне үзгәртүне сорап 7 гариза керде, шуның 6сы канәгатьләндерелде.
Узган ел, югарыда әйтеп үтелгәнчә, гражданлык эше күп каралды. Җиргә милек хокукы турындагы бәхәсле эшләр күбрәк булды.
Гражданнар вазифаи затлар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары өстеннән шикаятьләр белән ешрак мәрәҗәгать итә башлады.
Район судына Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 маддәсе 3 бүлеге буенча җинаять эшләре килеп тора. Бу бүлек буенча, үзенең эш урыныннан файдаланып, ялган юл белән акча эшләү, башкаларның ышанычын яулап, алдалап, чит милекне үзләштерү кебек җинаять эшләре карала.
Бөгелмә районы суд приставлары бүлеге җитәкчесе А.Шәкүров узган елның башында бер эшмәкәрдән, проблемаларыңны хәл итәм дип, 30 мең сум акча ала. Әмма акчаны алуга аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Бөгелмә суды тарафыннан аңа 3,5 млн. сум штраф салына. Гаепле бу акчаны түләми. Арча районы суд приставлары бүлеге (А.Шәкүров теркәлү урынын алмаштыра) Арча районы судына мөрәҗәгать итте. Суд түләнмәгән штрафны 7 елга каты режимлы колония белән алмаштырды. Бүген бу эш Татарстан Республикасы Югары Судында.
Болар коррупция юнәлешендәге эшләр. Дәүләт һәм җәмгыятьтәге коррупциягә каршы көрәш чаралары әһәмиятле роль уйный, коррупция белән бәйле эшләр-не ачыкларга һәм гаеплеләргә тиешле җәзасын бирергә кирәк.
Кеше хәзер юридик яктан белемлерәк. Дөреслек эзләп, судка мөрәҗәгать итүчеләр күп. Быел гына да судка 228 гражданлык эше керде. Чыннан да, халык үз мәнфәгатьләрен яклау өчен дөреслекне судтан эзләргә кирәклеген яхшы аңлый.
Рәфыйк ГЫЙНИЯТУЛЛИН,
Арча районы суды рәисе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International