Яшь идек без ул чакта…

2014 елның 28 феврале, җомга
Яшь идек без ул чакта…
Шулай, бу дөньяда 44 ел бер көн калмый яшәгән чор-дәвердә тагын бер кат үземнең “унсигеземә” кайтам да, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп йөргән мизгелләрне хәтергә алам. Күңелле дә, мәшәкатьле дә, мавыктыргыч та, җаваплы да, моңсу да, шатлыклы да көннәре белән сизелми дә узган бит алар!
Казан Дәүләт педагогия институтының беренче курсын тәмамлагач алдылар мине армиягә, Казан шәһәренең Вахитов районы хәрби комиссариатыннан киттем. Рәхмәт әти–әнигә, бик зурлап “кичә” оештырдылар, дуслар, туганнар белән күңелле итеп ашап–эчеп, җырлап–биеп утырдык. “Эчеп” дигәне аерым игътибарга лаек, чәй һәм компот эчеп, өстәлгә спиртлы эчемлекләр кую катгый тыелган, М.С.Горбачевның “коры закон” керткән еллары бу, 1988нче елның июле!
Безне, бер төркем Татарстан егетләрен, ул чакта Куйбышев өлкәсендә урнашкан Новосемейкино поселогына учебкага билгеләделәр, тиз арада Сарман районы егете Зөфәр Шәфыйков, Лениногорск егете Зинфир Мөхәммәдьянов, Буа районы Кильдураз авылы егете Азат Яруллин белән дуслашып алдык, бергә Һава һөҗүменнән саклану (ПВО) гаскәрләренә телеграфистлар буларак тәгаенләндек. Учебкада безне сержант Александр Томашвили кул астына тапшырдылар, ул Кавказдан, лезгин милләтеннән иде. Аның белән бәйле бер кызык вакыйга истә калган. Зөфәр Шәфыйков армиягә кадәр үз авылларында мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән, бик яхшы баянда уйный иде, ротада иске генә булса да баян бар. Мин дә авылдан курай соратып алдым, посылка белән салдылар. Шулай “Ленин бүлмәсе”ндә Зөфәр белән моңланып утырабыз, Томашвили килеп керде. Мин тиз генә курайда “Лезгинка” бию көен уйный башладым, Зөфәр дә кушылды, ә сержант табуретканы кулына алып, барабан сыман кагып, көйгә такт бирә, шулай итеп, менә дигән “трио” килеп чыкты, ул дәртләнеп биеп тә алды. Аннан, татар халык бию көйләреннән тезмә дә уйнап күрсәттек. Шул арада башка солдатлар да җыелды, гитара табып китерделәр, үзенә күрә экспромт концерт килеп чыкты.
Бервакыт замполит капитан Нау-мов Зөфәр белән икебезне штабка чакырта. Безгә 15 минут вакыт бирелде: парад киемнәрен киеп, уен коралларын алып, машина белән күрше частька концерт куярга барасы.
—Айрат, — ди Зөфәр, — нинди көйләр уйныйбыз соң, репетиция дә ясамадык, килеп чыгармы икән?
—Зөфәр, син Сарманнан, “Сарман” көен уйный беләсеңме? — дим.
—Күзне йомып.
—Ә “Арча”ны?
Белә икән! Күрше часть солдатлары өчен менә дигән итеп шушы көйләрне репетициясез–нисез генә (дөресрәге, вакыт та булмады) “на бис” башкарып чыктык бит!
Хәрби билетымның сигезенче битендә 11293нче номерлы хәрби частьның штаб начальнигы, майор Парфенов кул куйган “1988 елның 24 июлендә хәрби ант кабул итте” , — дигән язма бар. Аннары безне Мирный бистәсенә хезмәт итәргә җибәрделәр. Биредә чын хәрби тормыш башланды. Сержантлар дежур торуга зур җаваплылык белән әзерли, Устав та ятлыйбыз, тезелү дә бар, өстәмә шөгыльләнүләр дә уза, телеграф аппаратында карамыйча басу күнек-мәләре һ.б. һ.б. Армиядә без, егетләр, бергәләп илебезнең һава киңлекләрен дошман һава көчләре һөҗүменнән саклауга үзебездән лаеклы өлеш керттек.
“Студентларны вакытыннан алда кайтару турында”гы Указ нигезендә, бер ел да ике ай дигәндә мин хезмәтемне тутырып, туган авылыма кайттым.
Данлы солдат еллары вакытлар узган саен искә төшә дә: “Их, кайтып килергә иде шул вакытларга, бергә хезмәт иткән хезмәттәшләр янына, үзебез хәрби сакта торган команда пунктларын күреп, КПП төбендә сине көтеп торган туганнарың белән очрашкан татлы мизгелләрне тагын бер кат кичерергә иде”, — дим.
Айрат ЗЫЯТОВ,
элеккеге ПВО гаскәрләре өлкән телеграфисты, рядовой.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International