Дәүләт программасы файдасы

2014 елның 28 феврале, җомга
Дәүләт программасы файдасы
— Мин пенсиянең тупланма өлешенә дәүләтнең өстәп түләү Программасына 2009 елда гариза язып кергән идем. Әмма үземнең пенсия исәбенә бер тиен дә акча күчермәдем. Узган елның октябреннән бу прог-раммага кереп булмасын беләм. Мин бу Программадан төшеп калдыммы, әллә акча күчерә аламмы? Программага керүчеләр күпме? Шул турыда тулырак аңлатсагыз иде, — дип шалтыраттылар редакциягә.
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия НУРМӨХӘММӘТОВА җавап бирә:
— Бу Программада катнашучылар 2009–2013 елларда үзләренең пенсия исәбенә ирекле взнослар кертмәсә дә, 2014 елда беренче взносларын күчерә ала. Программада катнашучыларга дәүләт 10 ел дәвамында кимендә 2 мең сумнан 12 мең сумга кадәр керткән взносларына шул ук күләмдә акча өсти. Акчаны дәүләт Пенсия фондында сакларгамы, әллә дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергәме — кайсы күбрәк процент бирә — анысын һәркем үзе сайлый. Бу акчаны бары тик пенсия-гә чыккач кына алып була. Аны алу өчен районда Пенсия фондына 1200 пенсионер мөрәҗәгать итте һәм алар 5 млн. сумнан күбрәк акча алды.
Республикада Программада барысы 580 мең кеше катнаша. Бу Татарстан халкының 15,3 процентын тәшкил итә. Ә безнең районда әлеге Программага 3332 кеше керде.
Тулырак мәгълүматны www.pfrf.ru яки www.pfrrt.ru сайтларыннан карарга була. Программага керү–кермәү мәсьәләсе буенча 8 800 510–55–55 телефонына тәүлек әйләнәсендә шалтыратырга (бушлай) мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International