Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кешене рухландырып яши
2014 елның 28 феврале, җомга
Кешене рухландырып яши
Ерыклы авылында инде биш–алты ел сабый бала тавышы ишетелгәне юк. Балалар булмаганлыктан, мәктәпне ябып куйганнар. Авылны коткарып калу өчен егетләргә кызлар табып, туйлар үткәрергә кирәк. Мәстүрә апа шул ниятен тормышка ашыру өчен Казанга барып 4 матур кызны сайлап, Ерыклыга концерт куярга чакыра. “Коткарыгыз егетләрне!”— дип бар борчуларын кушып сөрән сала.
Бу Раушания Фәйзуллина бит! Якташыбыз, Симетбаш авылының хәтфә үләннәре өстендә тәгәрәп үскән хыялый кызчык бүген Әлмәт театрының иң якты йолдызы. Наил Гаетбаевның “Кызлар килде авылга” спектаклендәге әнә шул роле белән тамашачыны сөендерә, көендерә дә, күңеленә рәхәт мизгелләр дә бүләк итә. Раушания Фәүзия апа белән Самат абыйның дүртенче балалары булып дөньяга килде. Сәхнәдән төшмәгән әтиләренә бәлә-кәйдән ияреп йөрүче дә шул Раушания булды. “Кечкенәдән үҗәт булды апа, үзе теләгәнен эшләми калмый, җырлап я биеп күрсәткән өчен әтинең куен кесәсенә яшеренгән кәнфитне алмыйча алдыннан төшми торган иде”, — дип сагынып искә ала сеңлесе Илһамия балачак елларын. Мәктәптә укыганда кыз бию белән яши башлый. Үзлегеннән һинд, чегән биюләрен өйрәнә, хәтта костюмнарын тегә. Концертларда авылдашлары чыгышын кат–кат сорап чакырганда кызның күңел дәрьясы ярларыннан ташып, хыял канатларына утырып йөзә. Ә офык артында ул хыялның иң ымсындыргычы ялтырый: театр. Чоры өчен авыл җиренә ятрак һөнәр сайларга теләсә дә, ата–ана кызның хыялына киртә куймый. Һәм менә Раушания Казан театр училищесы студенткасы. Санаулы вакыт бигрәк тиз узучан була, өч ел сизелмичә дә узып киткән, инде ул дипломлы белгеч. Башкаланың Г.Камал театрында калырга кыстасалар да, хыял канатлары аны Әлмәткә алып китә. Хәзерге көндә Әлмәт театрын бу якты, талантлы актрисадан башка күз алдына да китереп булмас кебек. Чөнки ул театрның төп репертуарын “тотып тора”. Аның образларына гадилек, табигыйлек хас. 30 елга якын иҗат тормышында якташыбыз илледән артык образ иҗат иткән. Әлбәттә, бу уңышлар талант белән генә чикләнми, Һәрбер уңышы артында аның нык тырышлыгы һәм театрга булган мәхәббәте, тугрылыгы тора.
Гаилә бәхете дә Әлмәт театрында көтеп тора кызны. Ире Хөрмәт Фәйзуллин белән алар сәхнәдә дә озак еллар мәхәббәт аңлашып яши. Уртак сөенечләре — кызлары Ләйсән Фәйзуллина бүген Г.Камал театры актрисасы.
Күптән түгел Татарстанның халык артисткасы Раушания Фәйзуллина 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның өчен иң зур шатлык — үзе уйнаган театр сәхнәсендә туганнары белән бергә иҗатын хөрмәт иткән якташларын да күрү булды. Горурланып яши Раушания ханым, иҗатына көч биреп торучы әнисенең, олы җанлы туганнарының туган җирендә яшәве, Арча якларының яулаган уңышларын еш ишетеп, күреп торудан тәм табып горурланып яши.
Менә бүген тагын әнисенең телефон номерын җыйды: “Әни, нихәл? Март башында Арчага гастрольгә кайтабыз...”
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз