Базда җитен үстергән

2014 елның 28 феврале, җомга
Базда җитен үстергән
Наркотик матдәләр белән бәйле гамәлләр өчен закон буенча каты җәза бирелсә дә, моның белән һаман да шөгыльләнәләр.
Шушы көннәрдә Арча район суды 35 яшьлек, тумышы белән Арча шәһә-реннән Марат Гыйләҗевның җинаять эшен карады. Ул Наласада әбисе өендә базда җитен үстергән.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2013 елның мартында Марат Гыйләҗев Россиянең бер шәһәрендә җитен орлыгы һәм аны үстерү өчен җайланмалар сатып ала. Авылга кайткач, махсус әзерләнгән контейнерларга җитен орлыгы чәчә һәм аны карап үстерә. Өлгергән җитеннән наркотик матдәләр ясый.
Әмма бу шөгыль озакка бармый. 2013 елның 7 ноябрендә М.Гыйләҗевның әбисе өендә Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча наркотикларның әйләнешенә контрольлек итүче Федераль хезмәт идарәсе хезмәт-кәрләре (Казан) тарафыннан наркотик матдәләр табып алына.
1858,02 грамм наркотик матдә эксперт ясаган нәтиҗә буенча зур күләмдә булып санала.
Судта М. Гыйләҗев гаебен тулысынча таныды. Ул 3 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Наркотик матдәләр юкка чыгарылды.
Радик ХӘБИБУЛЛИН,
прокурор урынбасары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International