Күчмә утырыш — Яңа Кенәр авыл җирлегендә

2014 елның 28 феврале, җомга
Күчмә утырыш — Яңа Кенәр авыл җирлегендә
Район Иҗтимагый советы күчмә утырышының чираттагысы Яңа Кенәр авыл җирлегендә узды. Көнкүрештәге социаль мәсьәләләрне хәл итүдә контрольне көчәйтү максатыннан оештырыла алар. Эшче төркемнең бурычы — фельдшер–акушерлык пунктларының (ФАП) халыкка хезмәт күрсәтүе, башка социаль объектлар һәм мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге белән танышу, халыкның фикерен белү иде.
Бүген авылларда яшәүче халыкның сәламәт-легенә караш хөкүмәт тарафыннан уңай якка борылды. Авылларда модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү үзе үк моның дәлиле. Яңа Кенәр авыл җирлегендә генә дә 2013 елда Шура, Шурабаш, Сөрде, Югары Оры авылларындагы фельдшер–акушерлык пунктлары төзекләндерелде, Түбән Оры авылында модульле ФАП төзелде. Эшче төркем составында подряд оешмаларның вәкилләре булуы да үз эш-ләренә җаваплылык тоеп эшләүләрен күрсәтә. Яңа Кенәр авыл җирлегендәге ФАПларда 14 фельдшер (алардан тыш, участок хастаханәсендә 40ка якын медицина хезмәткәре эшли) халыкның сәламәтлеген кайгыртуда хезмәт итә. Авыл фельдшерларын табиблар белән янәшә куеп була. Нинди генә авырлыкларны ерып чыкмый да, нинди генә авыруларга беренче ярдәм кулын сузмый алар. Озак еллар эшләп тәҗрибә туплаганнары исә аяклы энциклопедия белән бер. Күз ачкысыз бураннарда авыруны ат чанасы белән юлга алып чыгу, аның гомерен саклап калу өчен көрәшү, юлда барганда ук дөньяга аваз салган бәбине кабул итеп алу... Саный китсәң, исәпсез. 20–30 еллык тәҗрибәле шәфкать туташлары ул вакытларны “Ничек эшләдек икән”, дип искә ала. Ә бүген күргәннәр бик уңай тәэсирләр калдырды. Медпунктлар төзүчеләр тырышлыгы белән заманча таләпләргә туры килерлек итеп яңартылган. Иң мөһиме — халык канәгать.
Кайсы фельдшердан сорасаң да, авыл җирендә киң таралган чирләрдән кан басымы һәм буын авыртуларын атыйлар. Авыруларны фельдшерлар иң элек үзләре карый, аннан, ярдәм кирәк булса, Яңа Кенәргә җибәрә. Җирлектәге 16 Бөек Ватан сугышы ветераны да “ак канатлы фәрештәләр”нең даими күзәтчелегендә. “Чакырулардан тыш та өлкәннәрнең йортында көтеп алынган кунак алар, һәрвакыт барып хәлләрен белешеп торалар”, — ди Яңа Кенәр участок амбулаториясе табибы Рафия Аксакова. Ул һәр фельдшер турында горурланып, аларның эш тәҗрибәләрен үрнәк итеп сөйли. Тагын бер хикмәте бар: йөрәкле, кыю (ул сыйфатларга ия булмаган кеше фельдшер булып эшли алмый торгандыр) ханымнарның берничәсе әллә ничә чакрым ераклыктагы авыллардан үзләре автомобиль иярләп килеп эшли. Гадәттә, хезмәт дәверендә җитешмәгән яклар гел очрап тора, бар да ал да гөл генә булмый. Әйтик, Сөрде фельдшер–акушерлык пунктының медицина җиһазлары яңартуны таләп итә. Шураныкы тышкы ягын төзекләндерүне сорый.
Яңа Кенәр участок амбулаториясе узган ел ныклап төзекләндерү уздырганнан соң бөтенләй икенче сулыш алган сыман. Хастаханәдә дәваланучы Кышкардан Фәрит Исламов биредәге уңайлыкны гына түгел, үзен дәвалаучыларны да мактап туя алмый. Яшь табиблар да бар икән. Теш табибы бүлмәсенә күз салганда яшь стоматолог Рафия Гыйльманова бер малайның тешен дәвалый иде. Шекә кызы 2012 елда бирегә медицина университетын тәмамлап кайткан.
ФАПларның гөрләп эшләве авылның ышанычы. Ләкин тиздән авылларны башка сорау хафага салмагае: бүген инде пенсия яшенә җитеп килүче сакчы фәрештәләргә алмашка яшьләр авылга кайтып эшләрме?
Җирлектәге тагын бер куанычлы яңалыкка тап булдык: сентябрь аенда кабат ишекләрен ачып 95 укучыны кабул иткән Шурабаш мәктәбендә ныклап төзекләндерү эшләре башланган. Укучылар әлегә ике сменада беренче катта гына укыса да, март аенда икенче каттагы матур бүлмәләрдә укыячакларын зарыгып көтә.
Эшче төркем җирлектә күргәннәреннән бик канәгать калды. Авыл өчен асфальт юл булып, социаль объектларның эшләве — тормыш өчен иң кирәге. Тик яшьләргә эш булмагач, аларның авылда калмавы гына җанны әрнетә...
“Эше булмаса да, хуҗасыз йортлар юк”, — ди авыл җирлеге башлыгы урынбасары Әгъзәм Гайфуллин. Һәр авылдагыча, биредә дә бер күренеш. Авыл белән бәйләнешен күптән өзгән мирас кабул итүчеләр йортларны кемгә туры килә, шуңа сата, шунлыктан, татар авылларында чит милләт кешеләре иркенләп яши. Үзләрендә теркәү узмаганга (район миграция хезмәте идарәсендә узалар), авыл җирлекләре аларның нинди халык икәнлегеннән хәбәрдар түгел. Ләкин бу мәсьәлә киләчәктә уңай хәл ителми калмас, чөнки дәүләт тарафыннан чит кешеләрне теркәү турында закон эшләнә”, — дип ышаныч белдерә Иҗтимагый совет рәисе Ренат Һидиятов.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International