Кайтыгыз сез туган якларга

2014 елның 28 феврале, җомга
Кайтыгыз сез туган якларга
25 февральдә Казан дәүләт аграр университетында укучы Арча районы егетләре һәм кызлары белән очрашу матур тәэсир калдырды.
— Бездә иң күп укучылар — Арча районыннан, — диде үзенең чыгышында университетның укыту–тәрбия эшләре буенча проректоры, техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән хезмәткәре Булат Җиһаншин. — Без районнар белән элемтәләрнең ныгый баруына бик шат, төп максатыбыз — авылларны әзерлекле белгечләр белән тәэмин итү.
Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов (ул үзе дә шушы уку йортын тәмамлаган) районыбызның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында сөйләделәр, укуны тәмамлагач районыбызга кайтырга чакырдылар. Эшкә бүген үк урнашу мөмкинлеге бар, хуҗалыкларга агрономнар, инженерлар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, икътисадчылар, хисапчылар кирәк.
Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге мөдире Наил Хәмидуллин яшь белгечләр әзерләүдәге яңалыклар белән таныштырды. Моннан соң хуҗалыклар юлламасы белән килгән яшьләр, төп стипендиядән тыш, айга 10 мең сум өстәмә түләү алачак. Аның 5 мең сумын авыл хуҗалыгы предприятиесе, 5 мең сумын Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы түләячәк. Аны җибәргән предприятие яшь белгечне эшкә урнаштырырга, икътисад тармагындагы уртача хезмәт хакыннан ким түләмәскә тиеш. Студент уку планын үтәргә, белгечлеге буенча кимендә — 3 ел, торак белән тәэмин ителгәндә 5 ел эшләргә бурычлы.
Билгеле, яшь белгечләрнең киләчәге, нигездә, хуҗалык җитәкчесенең кем булуына бәйле. Атаклы “Искра” колхозының легендар рәисе Фәйзи Галиев аларның кадерен бик белә иде. Аның кул астында эшләгән белгечләр соңрак үзләре бик яхшы җитәкчеләр булып үсеп китте.
Авыл хуҗалыгында зур үзгәрешләр бара, яңа технологияләр кертелә, басуларда куәтле техника эшли. Районыбыз турында күрсәтелгән фильмда да болар чагылыш тапкан иде. Әмма төп фактор булып барыбер кеше кала. Технологияләрне тормышка ашыру өчен яхшы белгечләр кирәк. Университетта аларны заман таләпләренә җавап бирә торган дәрәҗәдә әзерлиләр, бу турыда проректор Булат Җиһаншин бик аңлаешлы итеп сөйләде. Рәсми өлештән соңгы аралашу вакытында студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җавап алды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International