Килешеп эшлибез

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Килешеп эшлибез
Ашытбаш мәктәбендә район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюз оешмасының семинар–киңәшмәсе булды. Аны мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район советы рәисе Вакыйф Харисов алып барды.
Профсоюз оешмасы рәисе Люция Ибраһимова профкомның 2012–2013 һәм 2013–2014 уку елларында башкарган эшлә- ренә йомгак ясады. Ул коллектив килешүе, хезмәт- не саклау, техника куркынычсызлыгы, кадрларның белемен күтәрү, ял вакытын эш белән чиратлаштырып файдалы итеп оештыру, мәктәп җитәкчелеге белән профсоюзның бер-дәм, ныклы элемтәдә хезмәттәшлек итүе ту- рында сөйләде. Чират- тагы ялларның вакы- тында бирелүе, хезмәт хакының ай саен түләнүе, укытучыларга методик көн һәм 16 яшькә кадәр балалары булган аналарга айга бер мәртәбә бала көннәре бирелеп барылуы турында әйтелде.
Ревизия комиссиясе рәисе Гөлүсә Шәйхетдинова профком эшенең махсус план нигезендә алып барылуы, җыелышлар, утырыш, профактив укуларының вакытында үтүе һәм аларның теркәлеп барылуы, профсоюз чыгымнарының һәм ашханәдә туклануның даими контрольдә булуы турында сөйләде. Ул профсоюз әгъзаларының “Йөрәктән йөрәккә” акциясендә актив катнашулары һәм бу фондка 2013 елда —5900, 2014 елда 14500 сум күчерелүе турында хәбәр итте.
Мәктәп директоры Рәми-зә Кавиева соңгы 2 елда ирешелгән уңышларга тукталды. Россия Федерациясе инновацион технология-ләр кулланып эшләүче мәктәпләр конкурсында җиңеп, класс–кабинетлар алынды. Республика татар мәктәпләре һәм гимназияләре арасында конкурста җиңеп, Г.Тукай исемен алып, лингофон кабинетына ия булдык. Сәламәтлек торышы буенча алтын дәрәҗәсенә күтәрелеп, 160 мең сумлык спорт җиһазлары белән бүләкләндек. “Дәресләрдән соң мәктәп” республика проектында җиңеп, грантка “Беларус” тракторы бирелде.
Мәктәпнең һәр уңышында профсоюз комитетының да өлеше зур. Ашытбаш мәктәбендә 30 ел профком рәисе вазыйфасын башкарган башлангыч сыйныф укытучысы Нурисә Гайнетдинова үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Җыелыш тавыш бирү юлы белән бертавыштан алдагы эш чорына профсоюз оешмасы рәисе итеп яңадан Люция Ибраһимованы сайлады. Профсоюз комитеты һәм ревкомиссия составына үзгәрешләр кертелде.
Район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина пенсия яңалыклары белән таныштырды. Соңыннан Вакыйф Харисов профсоюз тормышындагы яңалыклар турында сөйләде, хезмәт-кәрләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Нурисә
ГАЙНЕТДИНОВА.
Ашытбаш
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International