Җиләкле аланнар аның эзләрен саклый

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Җиләкле аланнар аның эзләрен саклый
Әдәбият, сәнгать дигәндә арчалыларга гына эндәш, шундук сәнгать җанлы халкын җыеп, менә дигән кичә үткәрәчәкләр! “Казан арты” тарих–этнография музеена да шундыйлар җыелган иде. “Йолдызым”, “Авылдашым Нәби”, “Тамчылар ни сөйли!” һ.б. повестьлар авторы, якташыбыз Рафаил Төхвәтуллинның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә язучының моңарчы без белмәгән якларын да ачты.
Яңа Иябашта укытучы гаиләсендә туган Рафаилнең балалык, яшүсмерлек еллары Яңа Кенәрдә үтә. Замана шаукымына ияреп Донбасс шахталарында күмер чапканда туган җирен сагынып яшәгән еллары аның күңелендә бөреләнеп килгән әсәр-ләрен тудыруга йогынты ясамый калмагандыр. Авыл баласы булгангадыр, әдипнең иҗатында авыл темасына мәдхия җырлана. Ул яшәгән чор авыл тормышының төрле якларына игътибар иткән язучы буларак аерылып тора.
1942–1945 елларда Бөек Ватан сугышында, контузия алып кайткач, Рафаил Төхвәтуллин Яңа Кенәрдәге “Кызыл юл” район газетасында җаваплы сәркатип булып эшли. 1948 елда тәүге хикәясенең “Кызыл Татарстан” газетасында басылуы иҗатының юл башы була. Соңрак гаиләсе белән Әлмәткә күчеп яши башлавы аның иҗади рухын тагын да тулыландырырлык җирлек була. Чөнки биредә яшәгән елларында нефтьчеләр турындагы әсәрләре туа, яңа повесть–хикәяләре дөнья күрә. Язучылар язмышына хас булганча, үзе исән чагында аларның һәммәсен дөньяга чыгарырга вакыт җитеп бетмәгән була. Рафаил абыйның иҗаты да шул исәптә. Тик язучының иҗатына битараф булмаган якыннары бар. Улы Рөстәм аның гомере буе туплаган архивын барлап, әтисенең юбилей датасына “Минем җаным — китапларымда” дигән китабын бастыру бәхетенә иреш-кән. Китапны ул арчалылар белән очрашуга килгәч, район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренә һәм әдәбият–сәнгать музеена бүләк итте.
Очрашуда ул әтисе турындагы истәлекләрне тамашачыга да җиткерде. Әлмәттә гомер итүче Рөстәм Төхвәтуллинның күңелендә туган ягы (Яңа Кенәр) бары якты хатирәләр белән генә саклана. Чөнки биредә балачагы узган, анда дусты Ирек яши. Балачак дустын табуга да әтисенең архивы булышкан Рөстәмгә. Әтисенең кәгазьләре арасыннан котлау открыткасын табып алгач, Ирек дусты турында сорашып, Яңа Кенәр мәктәбенә хат юллый. Шулай итеп, Әлмәт—Арча дуслыгының тарихы дистә елга якын. Кичәдә “Өмет” тернәкләндерү үзәге җи-тәкчесе Ирек Исмәгыйлев, балачак хатирәләре белән бергә, Рафаил Төхвәтуллин истәлегенә үзе язган шигырен дә бүләк итте.
Рафаил абыйның рухы аның әсәрләрендә урын алган туган ягында яши. Җиләкле аланнар аның эзләрен саклый сыман. Язучының “Җиләкле алан- нар”ы 8 чит телгә тәрҗемә ителгән. Бу безнең якларның гүзәллеген чит илләрдә дә беләләр дигән сүз. Рафаил Төхвәтуллин хикәя остасы гына түгел, укымышлы нәсел баласы да. Бабаларының берсе Кышкар мәдрәсәсендә укыткан. Кичәдә Рөстәм әфәнде китапханәчеләр ярдәме белән бабасының нәсел җебен табуга да иреште.
Бүген мөхтәрәм язучының рухы шат булгандыр. Арчага килгәнче Яңа Кенәр мәктәбе укучылары белән очрашкан Рөстәм Төхвә-туллин якташлары тарафыннан әтисенең иҗаты зурланганлыгын белгәч, ничек шатланды! Димәк, Әлмәт белән Арча арасына салынган күпер килә-чәктә тагын да ныгыр, якташларны яңа очрашуларга, иҗади биеклекләргә өндәр.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International