Алар “Запорожец”ны да иярли

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Алар “Запорожец”ны да иярли
Быел совет гаскәрләре чикләнгән контингентының Әфганстаннан чыгуына 25 ел тулды. Шушы уңайдан районда шактый чаралар узды.
Соңгысы 8 март көнне автоузышлар белән төгәлләнде. Чараның төп оештыручылары “Заман” ширкәте җитәкчесе Илнур Яруллин, “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы җи-тәкчесе Сергей Баһаветдинов, суд приставлары җитәкчесе Фоат Абдуллин иде. Ярышларның барышы белән район башлыгы Алмас Назиров та кызыксынды һәм үзенең киңәшләрен бирде. Ярышлар “Запорожец” автомашиналары белән ир–егетләр арасында — 5, хатын–кызлар арасында 3 узышта үтте. Аларда җиңүчеләр финалда көч сынашты.
Ир–егетләр арасында Надир Шакирҗанов җиңү яулады. Икенче урында Дамир Маликов, өченчедә —Ринат Сөнгатуллин. Гүзәл затларыбыздан Чулпан Галиәхмәтовага тиңнәр табылмады. Рания Закирова — икенче, Эльмира Шаһиева өченче булды. Аларга Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара күпсанлы тамашачы күңеленә хуш килде.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International