ЧЫН ИР–АТЛАР ХОККЕЙ УЙНЫЙ

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
ЧЫН ИР–АТЛАР ХОККЕЙ УЙНЫЙ
Хоккей җанатарлары бу көннәрдә һәр кичне көтеп ала. Континенталь хоккей лигасында плей–офф уеннары башланды.
Һәркем үзе яраткан командага җиңү тели. Безнең районда да хоккей иң популяр уен төрләренең берсе. Аны олысы да, кечесе дә уйный, уйнамаганнар рәхәтләнеп карый. 8 мартта Арчаның 5нче гимназиясе бозында район башлыгы кубогына үткән турнирның финал уеннары да зур кызыксыну уятты.
Финал уеннарында Арча, Югары Аты, Яңа Кенәр, Хәсәншәех командалары катнашты. Аңа кадәр ярышлар ике дивизионда барды. Әлеге командалар иң көчлеләр булып чыкты.
Беренче уенда Югары Аты һәм Хәсәншәех командалары очрашты. Киеренке һәм кызыклы көрәштә хәсәншәехлылар өстенлеккә иреште.
Район башлыгы кубогын берничә ел рәттән алып килгән Яңа Кенәр хоккейчылары, быел да өметләре зурдан булуын раслап, арчалыларны бирелергә мәҗбүр итте. Җиңелүчеләргә өченче урын белән канәгатьләнергә туры килде.
Яңа Кенәр һәм Хәсәншәех командалары кубок өчен ярышты. Уен мавыктыргыч, кызыклы булды. Яңа Кенәрләр өстен чыгып, төп призны алып кайтып китте.
9 мартта шушы ук бозда ветераннар көч сынашты. Бу юлы арчалылар беренче булды. Яңа Кенәр командасы — икенче, Утар Аты җирлеге өченче урында.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International