Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Авылны ташламагыз, ди өлкәннәр
2014 елның 12 марты, чәршәмбе
Авылны ташламагыз, ди өлкәннәр
Курса–Почмак урта мәктәбендә “Хезмәт сөйгән халык — дан–хөрмәткә лаек” дигән бик матур кичә үткәрделәр.
Гомерләре буе туган җиргә тугрылыклы булып яшәгән, намуслы хезмәтләре өчен күп бүләкләргә лаек булган ветераннар белән Сеҗе, Сикертән, Курса–Почмак мәктәпләре югары сыйныф укучыларының чәй өстәле артында очрашуы иде бу.
— Бүген бездә үзенчәлекле бәйрәм, — диде үзенең чыгышында Шәйдулла Сәлахов. — Әлеге очрашуда хезмәт батырлары, нинди авыр елларда да авылларыбызны саклап калган хөрмәтле абый–апаларыбыз, бүгенге көндә ширкәтнең тоткасы булган хезмәт алдынгылары, белгечләр катнаша. Менә Рәис Гарипов, ул гомере буе агроном булып эшләгән кеше. Татарстан Республикасының атказанган механизаторы Зәкәрия Динмөхәммәтов — легендар шәхес, лаеклы ялда булса да, тракторда эшләвен дәвам итә.
Җитәкче үзен борчыган мәсьәләгә дә тукталды.
— Бу очрашуның сәбәбе бар, — диде ул. — Карап–карап йөрим дә, эшли торган кешеләребез ялга китеп бара. Ә аларга алмаш кирәк. Элек бер кешегә дә өй дә төземәделәр, фатир ачкычлары да бирмәделәр. Һәр йортта 6–7 бала иде. Хәзер хөкүмәт булышырга тора. Әлеге очрашу алдыннан холдинг җитәкчесе Иван Егоров белән сөйләштем. Ул да бик хуплады. Авылда калучы яшьләргә холдинг йорт салу өчен 9 процентлы кредит бирәчәк, ә ул процентларны холдинг түләячәк. Холдинг ярдәме белән күпме техника алынды, төзелешләр алып барылды.
Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина ширкәт эшләп килгән ун ел эчендә 20ләп объект төзелүен билгеләп үтте. Алар арасында мәктәпләр, мәчетләр, һәйкәлләр, терлекчелек фермалары һ.б. бар. Яшь гаиләләр өчен 15 йорт төзелде. Авылларның киләчәге, чыннан да, борчылырлык. Сеҗе авылында 85 йортның яртысында әби–бабайлар гына яши. Бүген дүрт мәдәният хез-мәткәре генә кирәк.
— Мин үзебезнең балачакны еш күз алдына китерәм, — диде тугызынчы дистәне ваклаучы, 38 ел агроном булып эшләгән Рәис Гарипов. — Авылның бөтен яме күңелгә кереп калган. Сугыш башланганда миңа ун–унбер яшь иде. Ул вакытта безнең колхоз “Мәгариф” исемле. Атларны сугышка алып бетерделәр. Сыер, үгез җигеп җир эшкәрттек, йөк ташыдык. Икмәк илткәндә үгез киреләнеп Корайван тегермәне биясенә алып төшеп китте, капчыкларны көч–хәл белән чыгардык. Сугыш беткән елны колхоз рәисе: “Агрономлыкка укы, үзең дә тук булырсың, халыкны да тук итәрсең”, — диде. Ул елларда авылда бик авыр иде. Казанга эшкә дә урнашып кайткан идем инде. Туган авыл барыбер үзенә тартты. Хәзерге техника басуларны сәгатьләр эчендә эшкәртеп бетерә. Тормыш та әйбәт, бәхетле булыгыз, берүк авылны ташлап китә күрмәгез!
— Хезмәтебезне күрә белделәр, — ди 49 ел тракторда эшләгән Габделкави Кәримов. — Тырышып укыгыз, безгә андый мөмкинлекләр булмады. Авылда яшәдек, беркемнән дә ким түгел. Тырышкан кеше беркайда да югалмый.
— Әткәй–әнкәйләргә рәхмәт, балаларны алар үстереште, өйдәге эшләрне алар башкарды, — диде озак еллар терлекчелектә эшләгән Тәскирә Зыятдинова. — Без фермадан кайтып керә алмадык, чиләк–көянтә белән су ташыдык.
Бик күп фидакарьләрнең исемнәре телгә алынды бу кичәдә. 30 ел сыер сауган, 10 ел бозау караган Диләрә Әхмәдуллина Мәскәүдә съездда катнашкан, Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе исеменә лаек булган.
Бүген дә хезмәт кешесенә хөрмәт зур. Раил Фәйзрахманов яшь комбайнчылар арасында республикада өченче урынны алды. Узган ел комбайнчы ярдәмчесе Фәнзил Минсафин (әле ул мәктәптә укый) республикада җиңүче булып, югары уку йортына керү мөмкинлеге бирә торган сертификатка ия булды. Шушы җирлектә туып–үскән баш агроном Рөстәм Мөхәммәдиев кандидатлык диссертациясе якларга әзерләнә.
Күңелләрне кузгаткан, тирән мәгънәгә ия очрашу булды бу. Тәэсирле чыгышлар “Бәхетемне мин читтә түгел, синдә таптым”, “Әти кайтып килә басудан” дигән җырлар белән чиратлашты.
Кичәне матур итеп үткәрүдә Курса–Почмак мәктәбе коллективының өлеше зур булды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз