Яңалыклар

2014 елның 14 марты, җомга
“ЙӨРӘКТӘН ЙӨРӘККӘ” хәйрия фондына Пенсия фонды идарәсе — 11063, мәрхәмәтлек үзәге — 9100, Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы — 7500, балалар сәнгать мәктәбе — 5000, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат–йорты — 2800, 107нче номерлы янгын часте — 2700, ведомстводан тыш сак бүлеге — 2300, “Казан арты” тарих–этнография музее 1450 сум күчерделәр.

ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ КЫЗЫКЛЫ БҮЛӘКЛӘР КӨТӘ
“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе 1 апрельдә булачак Халыкара кошлар көненә багышланган конкурс игълан итә. Канатлы дусларыбыз турында сездән кызыклы язмалар, фоторәсемнәр көтеп калабыз. Аларның иң уңышлылары газета битләрендә урын алачак, ә җиңүчеләрне бүләкләр көтә!

БОКС БУЕНЧА БЕРЕНЧЕЛЕК ҮТКӘРЕЛӘ
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшүсмерләр спортын үстерү, динамо хәрәкәтен популярлаштыру, яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау максатыннан 25 марттан 29ына кадәр республиканың “Динамо” физкультура–спорт җәмгыяте “Арча” спорткомплексында “Динамо” Балалар фонды призына 2000–2001 елгы яшүсмерләр һәм кызлар арасында бокс буенча беренчелек үткәрә.

10 ТАТАРСТАННЫҢ АТКАЗАНГАН МӘДӘНИЯТ ХЕЗМӘТКӘРЕ БАР
Район мәдәният учреждениеләрендә барлыгы 432 хезмәткәр эшли. Шуларның 284е белгечләр. Югары белем белән 117 (41процент), махсус урта белем белән 88 (31 процент), урта белем белән 79 (27 процент) кеше хезмәт куя. 10 хезмәткәр “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем йөртә. 20 кеше читтән торып Алабуга мәдәният училищесында укый. 20 хезмәткәр өстәмә һөнәри белем бирү институтында (ИДПО) укып белемен күтәргән.

11 МЕҢНӘН АРТЫК МӘДӘНИ ЯЛ ИТҮ ЧАРАСЫ ҮТКӘРЕЛГӘН
Узган ел аларда 850 мең кеше катнашкан. Уртача бер мәдәният учреждениесенә 128 чара туры килә. Эшләп килүче 575 клуб берләшмәсендә 7853 кеше теркәлгән. Бу район халкының 15,2 проценты төрле түгәрәк эшчәнлегендә актив катнашканлыгын күрсәтә. 7 халык һәм үзешчән сәнгать коллек-тивлары эшчәнлекләрен уңышлы дәвам итә.

РӨСТӘМ БИЕРГӘ ӨЙРӘТӘ
Рөстәм Сафин Арчага узган ел язын кайтып урнашкан. Шунда ук бал биюләре өйрәнергә теләүчеләрне җыеп, Арча Мәдәният йортында дәресләр дә башлаган. 65 яшендә булуына карамастан, гаҗәеп җиңел, төз гәүдәле ул. Үзе Кострома өлкәсеннән. Техник училище тәмамлаган. Армия сафларында хезмәт иткән. Шуннан кайткач, бию белән шөгыльләнә башлаган. 35 ел хореография буенча укыткан. Россия күләмендәге бәйгеләрдә җиңеп, лауреат исемнәре яулаган. Арчада Рөстәм Сафин балаларга кроковяк, полька кебек биюләргә, өлкәннәрне самбо, ча–ча–ча, вальс, тангога өйрәтә. Биергә өйрәнәсегез килсә, үзе белән очраша аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International