Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
“Алтын шайба” чемпионнары!
2014 елның 14 марты, җомга
“Алтын шайба” чемпионнары!
Безнең яшүсмерләр хоккей командасы район тарихында беренче тапкыр “Алтын шайба” призына үткәрелгән республика ярышларында чемпион булды. Моңарчы да арчалылар әлеге дәрәҗәле ярышта уңышларга ирешкән, 1984 елда бронза, 2002 елда көмеш медаль алган булган. Шунысы кызык, 30 ел элек Субаш Атыдан Илһам Шакиров өченче урынны алса, бу юлы аның улы Илфат алтын медаль иясе! Һәм бүген бездә кунакта җыелма команданың баш тренеры Булат Гыйззәтуллин белән Утар Аты командасы тренеры Илнур Абдрахманов.
Илнур: Безнең максат—“Ак Барс”ка (икенче командасына булса да ярый) бер уенчы әзерләп бирү. Тренер өчен бу бик зур эш.
Булат: Район тарихында беренче тапкыр булган бүгенге уңышыбыз моңа бер адым.
Илнур: Хезмәтебез дә зур булды. Тырышсаң, теләгеңә ирешергә була икән.
Булат: Безгә тимераякка да баса алмаган балалар килә. Шуарга өйрәтергә генә кимендә 4 ел вакыт китә. Тактик уеннарга өйрәтү өчен күпме кирәк? Бу җыелма команда составына 7–8 яшьтән килгәннәр керде.
Илнур: Илфат Шакиров 6–7 яшендә бозга басса, улым Зөлфәткә 4 яшь ярым гына иде.
—Ә сез үзегез нәкъ менә хоккейга игътибарыгызны ничек һәм кайчан юнәтергә булдыгыз?
Булат: Мин үзем Арчадан, югары белемле физкультура укытучысы. Юллама буенча Утар Аты мәктәбенә эшкә килгәч, хоккей белән кызыксына башладым. Аннан тренер итеп Арча спорт мәктәбенә алдылар. Республикада районнар хоккей командаларына игътибар зур. Федерация даими рәвештә укулар үткәрә. Әле яңа гына Универсиада шәһәрчегендә укып кайттык. Практик дәресләрне “Татнефть–Арена”да “Ак Барс” клубы тренерлары үткәрде.
Илнур: Мин 7 яшьтән тимераякта. Хоккейны бик яратам. Әле дә районның ветераннар командасы составында уйныйм. Без дә Кукмарада үткән республика ярышында җиңеп кайттык. Фанат буларак башта бик күп еллар бушка эшләп йөрдем. 4 ел гына рәсми рәвештә тренер. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов ярдәме белән Чаллыга укырга кердем. Безнең төбәктә спортның бу төрен олысы да, кечесе дә ярата. Утар Аты, Югары Аты, Субаш Аты авылларында хоккей мәйданчыклары булдырылды. Инвестор Габделхәй Кәримов зур ярдәм күрсәтте. Әти–әниләр дә күтәреп алды.
Булат: Соңгы елларда район җитәкчеләре тарафыннан да хоккейга игътибар артты. Хәзер бездә барлыгы 9 команда (5 ел элек 4–5 кенә иде) бар. Һәрберсендә яхшы хоккей мәйданчыклары. Арчада Боз сарае эшләнеп килүе дә моның ачык мисалы. Аннан инвентарьлар өстәлеп тора, матди–техник база байый. Киемнәр дә җитәрлек.
Илнур: Урамда боз 3–4 айга гына. Яз, көз атнага бер тапкыр автобус белән балаларны Кукмара, Сабага Боз сараена күнегүләргә йөрттек. Хәзер менә үзебездә булачак.
— “Алтын шайба” республика ярышларына хоккейчыларны ничек сайлап алдыгыз?
Булат: Райондагы 9 команда арасында сайлап алу турниры үткәрелде. Җыелма командага 5нче гимназиядән 5 укучыны (Солтан Хәйруллин. Илъяр Бәдриев, Рәнис Гарипов, Илфат Гаптрахманов, Нияз Нәҗипов), Утар Аты мәктәбеннән 3 (Илфат Шакиров, Зөлфәт Абдрахманов, Нияз Исмәгыйлев), Шушмабаштан 2 кешене (Алимас Кәримов, Илгиз Һадиев), 7 нче мәктәптән Илнар Мусинны алдык. Аның тренеры —Айваннан Ирек Шакиров —минем ярдәмчем. Ике бишлек һәм капкачы Рәнис Гарипов. Алар белән гимназия базасында аерым җыелып, тренировкалар үткәрдек.
Илнур: Зур җиңүгә илтүче юл җиңелләрдән булмады. Башта зона ярышларында катнаштык. Балтач белән Теләче командаларын оттык. Икенче төркемгә кергән командалар белән очрашу да безнең файдага тәмамланды. Финал ярышларында да хоккейчыларыбыз көндәшләрендә җиңүгә өмет калдырмады. Хәтта узган ел җиңү яулаган аксубайлыларга да. Рәнис Гарипов “Иң яхшы капкачы” дип танылды, сакчы Илфат Шакиров, һөҗүмчеләр Солтан Хәйруллин, Илъяр Бәдриев, Зөлфәт Абдрахманов бик яхшы уен күрсәттеләр.
Яшь хоккейчыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә тагын да югарырак үрләр яулауларын телибез.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз