Балалар бигрәк жәл

2014 елның 14 марты, җомга
Балалар бигрәк жәл
Узган ел республикада 162 әни нарасыен бала тудыру йортында калдырып чыккан. 2012 елда 123 ана шул адымга барган. Уйлана калсаң, бу бик зур сан.
Моннан 6–7 ел элек мин яңа туган берәр сабыйны уллыкка яки кызлыкка алу максатыннан район опека һәм попечительлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән идем. Документлар барысы да тәртиптә булып, Казанга республиканың баланы уллыкка алу үзәгенә барып, ышаныч алып кайт-кач, безнең гаиләгә яңа туган малайларны тәкъ-дим итеп, үзәктән хатлар ява башлады. Мин, безгә барыбер, кыз яки малай булса да ярый, дигән идем. Кызлар дефицит икән, аларны чүпләп кенә торалар. Мин шунда, килгән хатларга карап, әниләрнең яңа туган сабыйларыннан баш тарту очракларының күплегенә хәйраннар калдым. Әмма йөрәк җитеп берсен дә ала алмадык. Үзебезнекеләр буласы булгангадыр инде.
Районда 40лап бала чит гаиләдә тәрбияләнә. Чит сабыйларны, хәтта гарип нарасыйларны, балалары була торып та үз канаты астына алган, аларны үзенекедәй йөрәге “авыртып” яраткан, әйбәт тәрбия биргән ата–аналарның олы йөрәкле булуларын, миһер–шәфкатьлелекләрен геройлыкка тиңләр идем. Бүгенге көн геройлары менә шулар. Үз баласыннан ваз кичүчеләрне кемнәр дияргә?! Сүз табып булмый...
Район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге җитәкчесе, акушер–гинеколог Раушания Хәсәнова болай дип сөйли:
— Соңгы елларда бездә яңа туган балаларны калдырып чыгу очраклары юк. Бу күренешне төрлечә аңлатып була. Хөкүмәтебезнең әниләр һәм бәбиләр мәсьәләсенә йөз белән борылуы, телевидение тапшыруларында артистларның бала табуын кызыктырып матур итеп күрсәтүләре, үз баласыннан баш тартучыларның күпмедер вакыттан соң киредән баласын үзенә кайтаруларын елап–ялварып сораулары уйландыра торган хәлләр. Балага узудан саклану чаралары, көмәнлелектән котылу мөмкинлекләре дә күп хәзер. Дөресен генә әйткәндә, хәзер яшьләр балага бик тиз уза алмый. Ирсез бала табучылар елга 3–4 була торгандыр, шөкер, алар сабыйларын үзләреннән калдырмый. Рәсми рәвештә язылышмыйча яшәүче парларның да балалары туып тора.
Күршедәге Балтач, Теләче, Саба районнары бала тудыру бүлекләреннән дә белештем, аларда да шулай ук бала калдыру очраклары юк икән.
Яшьлеге белән алданып бала тапкан бер ана белән сөйләштем. Исем–фамилиясен әйтмәүне үтенде.
— Балага узганымны белгәч, дөнья беткән кебек тоелды, —дип сөйләде ул. — Шундый бәхетсез идем. Корсак төшерүдән курыктым. Серемне кемгә сөйләргә белмәдем. Әнигә сөйләсәм, чәчемне йолкыячак иде. Минем апам бик акыллы кеше. Шуңа серемне чиштем. Ул башта аптырап калды. Бер сүз дә дәшмәде. Мунчага кереп китте. Аннан чыгуын түземсезлек белән көттем. Ул елаган иде... Мине, туачак баланы, әнине жәлләп еладым, диде. Баланы төшермисең, табасың, диде. Мин өйдә юк вакытта әнигә дә аңлаткан. Безнең өйдән мәет чыккан кебек иде ул вакытта. Апам, ник карагызга коелдыгыз, барыбыз да исән–сау, тамагыбыз тук, өстебез бөтен, бер баланы гына карый алмабыз мәллә, тиздән өебезне бала тавышы тутырачак, дип кәефебезне күтәрде, балага матур киемнәр алды. Мин аңа бик рәхмәтле. Бүген кызыбыз мәктәптә укый инде. Әни, Аллаһы Тәгалә җибәргән бүләктер бу, дип кызым өчен нишләргә белми. Үзем дә сөенеп бетә алмыйм. Авыр вакытлар үтә икән.
Безнең районда бала тудыру йортында нарасыйларны калдырмау уңай күренеш, билгеле. Тик менә кайбер ата–аналарның гаиләдә үз баласына тиешле тәрбия бирмәве, аларның ата–ана хокукыннан мәхрүм ителү очракларының булып торуы борчу тудыра.
—Бездә имин булмаган эчкече 22 гаилә исәптә тора, — ди район социаль яклау бүлегенең социаль педагогы Нурсөя Дәүләтшина. — Шуларда 49 бала бар.
— Быел аналык һәм аталык хокукыннан мәхрүм ителгән ике очрак булды. Узган ел дүртәү иде, — дип сөйли район опека һәм попечительлек хезмәте җитәкчесе Рафия Яруллина. — Менә әле Яңа Чүриледән йөрәгем әрнеп кайтты. Урамда исерек ана артыннан кечкенә кыз, әйдә, өйгә кайтабыз, дип, елый–елый йөгерә. Алайса, әллә кая китә ул, ди. Исерек ананы дәвалау турында аның әнисе белән җитди сөйләштек.
...Җәмгыятьтә имин булмаган гаиләләр бервакытта да бетмәс шикелле. Балалар бигрәк жәл.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International