Иренә... балта белән

2014 елның 14 марты, җомга
Иренә... балта белән
Район суды март башында Яңа Кенәр авылында ирен үтергән 61 яшьлек Татьяна Шероновага карата җинаять эшен карады. Җитмәсә, ул элек укытучы булган.
Хәл болай була. 2013 елның 16 октябре төнендә полициянең дежур бүлегенә бер хатын–кыз, иремне үтердем, дип шалтырата. Хәбәр Яңа Кенәрдән килә. Хатын–кыз үзенең исем–фамилиясен әйтә. Полициянең оператив–тикшерү төркеме юлга кузгала. Адрес буенча урынга барып җиткәч, чыннан да, өйдән ир кеше мәетен табып алалар.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2013 елның 16 октябренә кадәр Татьяна Шеронова даими рәвештә спиртлы эчемлекләр куллана. Якынча 14–15 октябрь тирәләрендә ул исерек хәлдә ире Владимир белән кычкырыша. Ире караватта йоклап киткәч, Татьяна Шеронова аны үтерү максатыннан кулына балта ала һәм балтаның үткен ягы белән ирнең муен тирәсенә кимендә 11 тапкыр, гәүдәсенә 10лап мәртәбә чаба. 65 яшьлек Владимир Шеронов йоклаган караватында үлә.
Гаепле полициягә ирен үтерүе турында ике көннән соң гына хәбәр итә. Янәсе, аның иреннән аерыласы килмәгән. Өен бикләп тоткан.
Тикшерү барышында Татьяна Шеронованың тагын бер җинаяте ачыклана. 2013 елның 10 сентябрендә кичке 9нчы яртылар тирәсендә исерек хәлдә күршесенең верандасына килеп керә. Кулында кухня пычагы була. Пычак белән селтәнеп ул күршедә яшәүче иргә, үтерәм, дип яный. Ярый әле күршесе өй ишеген бикләп куя.
Татьяна Шеронованың ирен үтерүе һәм күршесенә янавы тулысынча расланды һәм суд аны 7 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм итте.
Радик ХӘБИБУЛЛИН,
прокурор урынбасары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International