Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Картайма әле, авыл
2014 елның 14 марты, җомга
Картайма әле, авыл
Хөкүмәт тарафыннан инвалидларның яшәү шартын җайга салу өчен яңа программалар эшләве куанычлы күренеш.
Яңа Чүриле психоневрологик интернатында да “Уңайлы мохит” программасы нигезендә шактый эшләр башкарылган. Һәр бүлмәдәге бәдрәфкә махсус тотыну җайланмалары куелу гына да ни тора! Инвалид арбасы өчен дә керү–чыгу юллары җайлаштырылган. Арбалылар беренче катта яши. Шунлыктан, үзләре чыгып, җәйләрен авыл урамнарында да рәхәтләнеп йөри. Бүлмәләрдә ортопедик урын–җирдә йоклыйлар, җәйге челләдә салкынча һава өрдерергә җилләткечләр куелган, физик күнегүләр белән шөгыльләнү өчен җиһазлар бар, һәр бүлмәдә заманча зур телевизор эшләп тора. Кирәк чакта табиб–психиатр, үзе үк директор да, Рамил Гарипов Аллаһы Тәгалә бәндәләренә игътибарлы булып, саваплы гамәл кылып яши. Ул гына түгел, биредә хезмәт куючы һәркем шундый. Директор үзе дә бу турыда: “Монда эшләүче һәркемгә рәхмәтле мин”, — ди. Әлеге интернат республикада тирә–юне койма белән әйләндереп алынмаган, авыруларга ирек рөхсәт ителгән бердәнбер йорт. Алай гына да түгел, йөри алган инвалидлар биредә актив тормыш алып бара: кышларын чаңгыга баса, җәен велосипедта җилдерә, еш кына Казанга циркка, Свияжск шәһәренә, Г.Тукай музеена һ.б. сәяхәт кыла, үзешчән сәнгать өлкәсенә килгәндә, үзләренең кунаклар алдында чыгыш ясарлык концерт номерлары бар. Уңышлары да сөендерерлек: бильярд буенча республикада икенче урын алганнар. Шулай ук профессиональ артистлар да еш кунак биредә. Җитәкчелек интернатта яшәүчеләрне җәен хезмәт тәрбиясенә җәлеп итеп тә вакытларын файдалы үткәртергә тырыша. Мондый уңай күренешләрне без Иҗтимагый совет әгъзалары белән Сеҗе авыл җирлегенә баргач күрдек.
Әлеге җирлектә Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Дистәдән артык авылны берләштергән җирлек соңгы елларда яңарыш кичерә: яңа төзелешләр сафка баса, элеккеләренә төзекләндерү уздырыла. Әкренләп юлсызлык проблемасы да хәл ителә, 6 авылга асфальтта гына җилдереп барырга мөмкин. Бу яклардагы халык тормышның уңай якка үзгәрүен “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте директоры белән авыл җирлеге башлыгының килешеп эшләвендә күрә. “Авыл җире өчен яңа программа гамәлгә керсә, алар шундук аны тормышка ашыру чарасына керешә. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яшиләр”, — ди ветераннар советының башлангыч оешма җитәкчесе Наилә Динмөхәммәтова.
Җирлектәге зур авылларда социаль биналарның (ФАП, авыл җирлеге идарәсе, элемтә бүлеге, китапханә, мәктәп яки клуб) бер түбә астына берләшүе бигрәк тә өлкәннәр өчен уңай: бер йомышыңны үтәргә килгәндә, калганнарын да хәл итәргә мөмкин. Узган ел республика программасы буенча Курса–Почмак, Яңа Чүриле ФАПлары төзекләндерелгән, ә быел Сеҗе фельдшер–акушерлык пунктының яңарыш кичерүе көтелә. Эчке ягы матурлангач, Курса–Почмаклар ФАПның тышкы ягын да яңартуга өметләнә. Сүз уңаеннан, Яңа Чүриледән Ленар Әхмәтҗанов районда бердәнбер ир–ат фельдшер. Шәфкать иясе авылдашлары белән дә, Чөмә–Елга халкы белән дә уртак тел таба.
Сәнгать өлкәсендә дә актив бу яклар, һәр авылның мәдәният учагында күпсанлы сәнгать түгәрәкләре эшли. “Балалар гына түгел, өлкәннәр дә яратып йөри”, — ди җитәкчелек. Ләкин Курса–Почмакта хәлләр үзгәрәк. Очрашу вакытында халык авыл уртасында кулланылмыйча торган бинаны яңартып, клубка яраклаштыру мәсьәләсен күтәрде.
Сеҗе мәктәбендә 4 авылдан 102 бала укый. Ләкин алдагы елларга укырга керәсе балаларның саны кимүе күзәтелә икән. “Бүгенге көндә күпләрне бер мәсьәлә борчый: авыллар картая. Яшьләр читкә киткәч, авылның нигезен өлкәннәр тәшкил итә. Бу бик аяныч”, — ди Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина. Шөкер, өлкәннәр мәктәп коллективы, җитәкчелек тарафыннан игътибарсыз калмый. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына җирлектәге авылларда яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын барлау мәктәп коллективларына йөкләнгән. Балалар каһарман авылдашлары белән әңгәмә корып, истәлекләрен язып калырга ашыга. Утырышта ветеран Илдус Сәгъдиев: “Сугышта хәбәрсез югалганнарның исемнәрен ачыклап бетерү максатыннан эзләнү эшләре дәвам итәргә тиеш”, — дигән тәкъдим белән чыкты.
Йомгаклау өлешендә социаль өлкә буенча җаваплы хезмәткәрләрнең, совет әгъзаларының чыгышлары тыңланды һәм күргәннәрдән чыгып, Иҗтимагый совет киләчәктә район хакимияте белән бергәләп эшләү, килеп туган мәсьәләне бергәләп хәл итү турында карар кабул итте.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз