Оныклары оҗмах кошларына тиң

2014 елның 14 марты, җомга
Оныклары оҗмах кошларына тиң
Тугыз елга якын очрашып йөри авылдашлар, сыйныфташлар Гөлфия белән Илдус. Бер–берсен хәтта күз карашыннан да аңлый башлый яшьләр. Кыз егетне түземсезлек белән армиядән көтеп ала. Гөрләтеп туй үткәрәләр. Тик язмыш аларның киләчәген бөтенләй көтмәгәнчә үзенчә хәл итә. “Бакчаларга кереп гөлләр өздем,
Үзе матур, үзе хуш исле.
Алып күкрәгемә кадар идем,
Никтер алар синнән ким төсле”,—дип сөйгәненең шигырь юллары белән язган хатларын укып, ул елларны искә генә төшерергә калды шул Гөлфия ханымга.
—Төнлә армиядән кайткан да, мине чакырырга иптәш малаен җибәргән. Тегесе ишек шакыганга чыккан әнигә: “Сыеры бозаулаган, фермага барсын”,—дигән. Әни эшнең нидә икәнен аңлаган, тик шулай да миңа сиздермәде. Чыгуга Илдус мине күтәреп алды да, әйләндерә башлады. Озак тормадык, өйләнештек,—дип үзалдына елмаеп искә алды ул көнне Гөлфия ханым.—Сыйныфташым Тәнзилә Фәттахова костюм тегеп бирде. Ат җигеп, тарантаслар белән килен алып төштеләр.
Эх, язмыш. Алга нинди сынаулар куясын алдан белсәң иде ул. Юк шул. Һәрвакыт хакыйкать алдына куя.
Матур гына яшәп киткән яшь парның тормышын чәлпәрәмә китерергә нигә кирәк иде инде аңа? Хәтер йомгагын чиш-кәндә ул еллар һәрвакыт әрнүле елмаюга төрел-гән күз яшьләре аша уза.
Алты балалы гаиләдә туа кыз. Әнисе акыллы, сабыр холыклы, күпне күргән ханым була. Әтисе—тракторчы, гаиләне тукландыручы. “Әти кайтмыйча әни безне йокларга да яткырмый иде. Бик соңга калганда урамга чыгып, җиргә ятып трактор тавышын тыңлый идек. Эшләп үстек. Әнинең өйдә төп ярдәмчеләре булдык”,—ди. 8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң фермага яшь бозаулар карарга китә ул. Аннан 20 елдан артык сыер сава. Аппарат белән саву буенча ярышларда катнаша, республикада призлы урыннар яулый, Ульяновск, Владимир, Пензага кадәр барып җитә. Ә Илдус тракторга утыра.
—Үтерәсең киләмени мине, дип комбайнчы булып бармады. Ә караңгы гүргә шул тракторы кертте. Үз тракторына үзе тапталып үлде. Кузгалып киткән тракторны туктатмакчы булган Илдус, тик өлгерә алмаган. Шулай барлыгы 9 ай гына яшәп калдык. 6 айдан соң улыбыз Илнур туды. Улымны әти алып кайтты. Балалар табу йортында әтисен сорагач, аңа күрсәттем. Ул чакта ничек йөрәкләрем өзгәләнгәнен бер үзем генә беләм. Рәхмәт, туганнарым ташламады,—дип сөйләп китте Гөлфия ханым күз яшьләрен яшермичә.
Бер килгәнгә килә бит аның барлык борчу–хәсрәте. Яшь хатын тулысы белән эшкә кереп чума. Ясалма орлыкландыручы итеп куялар үзен. “Шунда бер савымчы өчен сыер савып тордым. Төнлә сыер бозаулаган бит, арт аяклары таеп аерылган. Сыер аягы транспортерга төшкән. Шуны тартып чыгарам дигәндә аягым таеп китеп, таш сайгакка егылдым. Ат арбасына салып өйгә алып менделәр. Газапларым 2 елга барды, 20 елга торырлык булды. Шулай гомерем буена 2нче төркем инвалид булып калдым”.
Юк, ялгыз түгел Гөлфия ханым. Бердәнбер улының гаиләсе белән яши. Килене Римма балалар бакчасында эшли. Оныклары бар. Илнур әтисе истәлеге итеп икенче улына аның исемен куя. Наласада яшәүче Гөлфия Хөсәенова өчен оныклары күңеленә дәва, рәхәтлек би-рүче чын оҗмах кошлары.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International