Гөрләп яши, җырлап яши Якты Көн халкы

2014 елның 14 марты, җомга
Гөрләп яши, җырлап яши Якты Көн халкы
Узган атнада Якты Көн клубында 2008 елда Ульяновскида, 2011 елда Арчада үткән “Түгәрәк уен” бәйгеләрендә дипломант булган “Уракчы кыз” фольклор коллективы үзенең 10 еллык юбилеен сәхнәдә билгеләп үтте.
38 хуҗалыгы, 105 кешесе булган бер урамлык авылның 1947 елда төзелгән, шуннан бирле бер тапкыр да ныклап төзекләндерелмәгән, уч төбе кадәр генә сәхнәле кечкенә клубында шундый чараларның гөрләп үтүенә, танылган коллективы булуына сокланып, бер сәгатьлек матур концерттан үземә җан азыгы алып утырдым. Ә тамашачылары нинди! Зал тулы халык чыгыш ясаучылар белән бергә җырлады, гөрләтеп кул чапты. Соңыннан хәтта авылның өлкән кешесе Әнвәр ага Фазылҗанов түзмәде, сүз алып сәхнәгә күтәрелде, сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, әмма алар алдында баш имәгән, тормышка мәхәббәтен югалтмаган хатын–кызларга багышлап шигырь сөйләде.
—Бу авылда хатын–кызлар күп, ир–атлар аз, яшьләр дә юк диярлек,—диде Кәче авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закиров.—Тик алар өчен бу киртә түгел. Менә шулай күңелле яши алар. Хезмәт ветераны Суфия Сабирҗанова үзе генә ни тора! Искиткеч кеше ул. Бакчасын бик матур тота, ни генә үстерми, капка төбен ташлардан әллә нинди фигуралар, чәчәкләр белән бизәп бетерә, шигырьләр яза, мөнәҗәтләр укый, җырлый. Мондый чараларны да ул башлап йөри.
—Концерт турында сүз чыгу белән хәзерлек эшләрен башлады Суфия апа. Фольклор өчен кирәкле барлык реквизитларны өеннән ташыды,—дип өстәде клуб мөдире Лилия Мөхәммәтгалиева.
Сәхнәдә дә аңа тиңнәр булмады, дисәм, башкалар үпкәләр, тик бу, чыннан да, шулай. Күптәннән лаеклы ялда икән инде ул, әмма үзен шундый җиңел тота, яшьләрең бер кырыйда торсын. “Картаямени соң йөрәк, маңгайлар сырланса да” яисә “Яшьлегемә атлап түгел, йөгереп кайтыр идем” дигән җырлары нәкъ үзе турында дияр идем. “Уракчы кыз” фольклор коллективының “Каурый өмәсе”, сугыш елларында авыл тормышын сүрәтләгән “Урак өсте” күренешләре дә кызыклы һәм үзенчәлекле булды, гомер колакка чалынмаган әйтемнәр, тизәйткечләр, җырлар, мөнәҗәтләр яңгырады, табышмаклар әйтелде, киемнәре дә шул чор кешеләренеке иде. Зәйтүнә Ганиева, Гөлназ Ганиеваның матур җырлауларын, яшьләрдән Илсөя Минһаҗева, Гүзәлия Галиева, Ралиф Ганиев чыгышларын тамашачы җылы кабул итте, алкышлар белән бәяләде.
—Миңа сезнең эш алымнарыгыз бик ошады. Бүгенге кичәгә дә махсус килдем. Бер сәгать эчендә нинди матур чыгыш ясадыгыз, халкыбызның йолаларын күрсәтә, җырларын башкара алдыгыз. 10 ел эчендә республикадан читтә дә дан казандыгыз. Күренеп тора, сез бу эшкә йөрәгегез кушуы буенча яратып алынгансыз һәм шуңа чыгышыгыз да матур чыкты,—диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова һәм үзешчәннәрнең сәхнә костюмнары белән бүләкләнүе турында әйтте.
—Мәктәп салдыгыз. Иске булса да клубыбыз бар. Эх, юл да булса, дигән идек бер килүендә район башлыгына. Ул чакта елмаеп кына куйган иде ул. Әмма, менә бит, 2007 елда авылга кадәр асфальт юл килде. Калганы инде үзебездән генә тора, сөенеп эшләргә кала,—диде аңа җавап итеп Суфия Сабирҗанова.
Концерттан соң яшьләр өчен бию кичәсе башланды. Тик монда да өлкәннәр идәнне дер селкетте. Суфия апа үзе дә бию көенә бөтерелде, кунакларны да тик тотмады. Менә шундый кешеләр тота да инде авылларыбызны. Яшьләргә алардан үрнәк алырга кирәк.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International