Әниләр, яз, туган як турында җырлар

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Әниләр, яз, туган як турында җырлар
Арча станциясендәге мәдәни–спорт үзәгендә “Бердәнберем, газизем—ул минем әнием” дигән концерт булды. Анда Арча сәнгать мәктәбенең Алинә Шиһабиева һәм Альбина Гомәрова укучылары чыгыш ясады. Әниләр, яз, туган як турында бик матур җырлар яңгырады. “Цветик–семицветик” вокаль, “Колосок” бию коллективлары чыгышлары көчле алкышлар белән бәяләнде.

Арча баскетболчылары — икенче
Буа шәһәрендә 1998–2000 елгы кызлар арасында баскетбол буенча Буа районы ачык турниры булды. Анда катнашкан “Арча” спорт мәктәбе кызлары (тренер — Җәүдәт Хәсәнов), Буа, Тәтеш, Кама Тамагы баскетболчылары белән көч сынашып, призлы икенче урынны яулады.

Данис Хаҗиәхмәтов истәлегенә хоккейчылар ярышты
Хәсәншәехта Данис Хаҗиәхмәтов истәлегенә хоккей ярышы булды. Данис спортны ярата иде. Бигрәк тә хоккейны. Югары белемле белгеч Яшел Үзән районы хуҗалыкларының берсендә җитәкче булып эшләгән. 2006 елның маенда юл фаҗигасендә яшьләй һәлак була.
Ярышны әтисе Әнәс Хаҗиәхмәтов оештырды. “Северный” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин, эшмәкәр Марсель Газизов ярдәм итте. Арча, Апаз, “Северный”, Яңа Кенәр, Хәсәншәех, Пөшәңгәр командалары катнашты. Яңа Кенәр командасы җиңде! Икенче урында — Хәсәншәех, өченче — Пөшәңгәр командалары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International