Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Эшче һөнәренә өстенлек бирелде
2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Эшче һөнәренә өстенлек бирелде^
Узган шимбәдә “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалында һөнәри осталык буенча республика бәйгесе үтте. Беренче генә тапкыр да түгел, бу чара матур традициягә әйләнеп бара. Безнең Арчада да икенче ел рәттән оештырыла.
Бервакыт урамда ана белән 9–10 яшьләр тирәсендәге баланың сөйләшүенә колак салдым.
—Тырышып укымасаң, әнә теге абыйлар кебек койма буяп, кирпеч өеп йөрерсең,—диде ул улына, төзелештә эшләүче ир–атларга күрсәтеп.
—Ә минем төзүче буласым, зур–зур йортлар төзисем килә.
—Син югары белем алып, төзетүче бул, кирпечне әнә теге абыйлар кебек укырга теләмәүчеләр салсын,—дип кабатлады ана улына бик акыллы фикер аңлатырга теләгәндәй.
Без үзебез үк кечкенә-дән балаларыбызда эшче һөнәренә карата тискәре фикер тудырабыз түгелме? Аңлашыла, әти–әни аларның белгечләр, хәтта җитәк-челәр булуын тели. Тик мәктәпне тәмамлаганнан соң барысы да югары уку йортларына китсә, кем эшче хезмәтен башкарыр? Гади эшчеләр арасында да югары дәрәҗәләргә ирешкән мактаулы кешеләр бик күп. Дөрес, аларга карата бүген игътибар бераз кимеде. 80нче елларда, мәсәлән, төрле бәйгеләр оештырылып, анда үзлә-ренең һөнәри осталыкларын исбатлыйлар иде. Бу эшче һөнәренә мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйнады. Хәтерләсәгез, токарьлар, слесарьлар, сыер савучылар, терлекчеләр бәйгеләре, завод, фабрикаларда социалистик хезмәт ярышлары үткәрелде. Болар, үз чиратында, бик зур тәрбия чарасы да иде.
Бу көнге бәйге чын бәйрәм төсен алды. Урам яктан ук кунакларны бизәлгән җигүле һәм тарантаслы атлар, флаглар белән аэрочаналар, капканы керүгә гармун тавышы, костюмнарда әкият геройлары каршы алды. Алар яшьләрне дә, өлкәннәрне дә биюгә чакырды.
Өлкәннәр дигәннән, һөнәри осталыкны сынау бәйрәмендә эшче ветераннарга игътибар һәм ихтирам бик зур булды. Бәйгене “Татавтодор” акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Илдус Фәсхетдинов ачты. Ул иң беренче булып сәхнәгә Арча филиалы хезмәт ветераннарын чакырды. 15 ел машинист булган Габделбәр Абдуллин, 11 ел ягулык–майлау материалларын кабул итү һәм саклау складында эшләгән Рузия Гарипова, 14 ел прораб һәм котельный операторы булган Илсур Гарипов, эшчеләр Радилә Закирова, Минсәвәр Хәбибуллина, машинист Салихҗан Гайнетдинов, 28 ел гомерен шушы оешмага багышлаган Рәфкать Гыйльманов, 31 ел юлда эшләгән Мөнирә Фәхретдинова, 33 ел тракторчы булган Данил Рәхимбаев, Нәзирә Хафизова—филиалның горурлыгы.
—Бүген бирегә өлкән, урта һәм яшь буын вәкилләре җыелды. Безнең коллективның көче менә шушы кешеләрдә. Хәзер югары технология заманасы дибез, әмма бүгенгә кадәр бер генә техника да эшче көчләрдән башка хәрәкәткә килми. Эшчеләр-нең һөнәри осталыгы һәр тармакта әһәмиятле урын тота,— диде Илдус Фәсхетдинов һәм ярышка килүчеләргә уңышлар теләде.
Һөнәри осталык бәйгесендә катнашучыларны Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин сәламләде.
—“Татавтодор”ның заманча базасы Арчада булуы да безнең өчен зур роль уйный,—диде ул.—Чөнки автомобиль юлларына сыйфатлы хезмәт күрсәтелү белән бергә, бүген бик мөһим булган социаль мәсьәләләр дә (эш урыннары белән тәэмин итү, хезмәт хакы һәм башкалар) хәл ителә. Эшче һөнәре мактауга лаек. Бүген иң лаеклылар җиңү яуласын.
ҺӨНӘРИ ОСТАЛЫК БӘЙГЕСЕНДӘ 10 РАЙОН ВӘКИЛЛӘРЕ КАТНАШТЫ
Безнең Арча районы командасы составында яшь-ләр дә, өлкәннәр дә бар.
—Мин 18 яшьтән руль артында,—дип башлады сүзен Фәһим Садыйков.—Башта төзелеш оешмасында эшләдем. 6 ел инде биредә. Үзем Байкалдан. Фәрит абыем кранда йөргәндә аннан калмаска тырыша идем. Техника җене шунда кагылгандыр, күрәсең. Югыйсә, әти гомере буе ат җикте.
Бу ярышта ул көчен, белемен сынап карау өчен катнаша. “Җиңмәсәм дә, үземне җиңелүчеләр рәтендә дип уйламаячакмын. Чөнки мин биредә күпме тәҗрибә туплыйм”,—диде Фәһим.
Бәйгеләр берничә төрдә һәм берничә урында жирәбә буенча барды. Катнашучылар өчен ничектер, ә менә чит кеше күзлегеннән караганда һәрберсе катлаулы иде. Йөк төягән куәтле “Вольво” машиналарында лабиринтны үтеп кара әле! Машина белән идарә итүче янында жюри әгъзасы утыра. Кечкенә генә ялгышлык та балларны төшерә. Әмма, әйткәнемчә, биредә үз хезмәтләренең осталары көч сынаша һәм аларны бернинди авырлык да куркытмый. Шунысы аеруча сөенечле, бу төр ярышта безнең Арча егете Эмиль Хәнәфиев беренче урынны алды. Жирәбә буенча бу төр бәйгедә Арча филиалы командасы унынчы, ягъни, иң соңгы ярышучы булгач, алып баручы: “Бәхетлеләр икән. Барысының да нәтиҗәләрен белеп, “юлга” чыгачаклар”,—дигән иде. Юрап ук китерде, ахыры. Котлыйбыз, Эмиль!
ГЕОДЕЗИСТЛАР БӘЙГЕСЕ ДӘ КЫЗЫКЛЫ ИДЕ
Махсус артларыннан иярдем. Оешманың бөтен территориясен әйләнеп урамга ук чыгып җиткәч, “Бу ярышның асылы нәрсәдә соң?”—дип сорадым. “Җирле географик шартларга яраклаштырып юлны мөмкин кадәр җайлырак итеп салу ысулларын барлыйбыз. Үлчибез, билгеләр куеп барабыз. Жюри дөресрәк һәм тизрәк башкарудан чыгып бәя бирә”,—дип аңлаттылар. Арча филиалы геодезистлары дүртенче булды.
АСФАЛЬТ САЛУЧЫЛАР ДА ЯРЫШТЫ
Алардан теорияне дә, практиканы да яхшы белү таләп ителде. Хәзер юлларга асфальт нинди куәтле катоклар белән җәелә. Үзе аерым осталык, алай гына да түгел, белем, техниканы яхшы белүне сорый. Юлның тиешле киңлегенә карап кем тизрәк һәм дөресрәк итеп асфальт җәю машинасының плитәсен җыя? Сынатмады егетләр. Безнең район командасы бу төр ярышта да горурлану хисе уятты, мактаулы икенче урынны алды. Спортчылар телендә әйткәндә, көмеш медаль, дигән сүз. Гомумән, арчалылар быел һәр тарафта үзләрен бары тик уңай яктан гына күрсәтте.
Быел беренче тапкыр пешекчеләр дә ярышта катнашты. Һәр команда пешекчеләр өчен аерым палаткалар корган иде. Кемнең ризыгы тәмлерәк? Җиңүчеләре дә билгеләнде. Махсус бүләкләр дә бирелде. Арча филиалыннан Ләйлә Ногыманова икенче урынны алды.
БАЛАЛАР ДА УЛ КӨННЕ ТИК ТОРМАДЫ
Рәхәтләнеп ял итте, уйнады, күңел ачты. Алар өчен тир эшләде, хәтта арбалеттан да атты, төрле уеннар оештырылды. Теләгәннәр бизәлгән җигүле атларда, аэрочаналарда йөрде. Шунда ук махсус истәлек бүләкләре дә ясатып алып булды. Әлеге бәйрәм турында кинофильм төшерелде. Соңыннан кышны озату күренеше буларак, барлык начар гадәтләрне юкка чыгару, язга пакьлек бирү максатыннан зур карачкы яндырылды.
“Татавтодор” акционерлык җәмгыяте бу бәйгедә осталарны гына барламады, эшче һөнәрен югары дәрәҗәгә күтәрде, аларның һәрвакыт кирәк-ле һәм мактаулы булуын раслады.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз