Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Авылларда очрашулар
2014 елның 21 марты, җомга
Авылларда очрашулар
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров 18 мартта Наласа авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Район башлыгына төрле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап килделәр. Мәсәлән, Рифат Гәрәев йорт салу өчен субсидия алырга исәп итеп чиратка баскан булган. Шуны хәл итүне тизләтүне сорый.
— Минем аңлавымча, сүз монда “Авылны 2013 елга кадәр социаль үстерү” программасы турында бара, — диде Алмас Назиров. — Быелдан әлеге программа “2014–2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авылны тотрыклы үстерү” дип атала. Исеме үзгәрсә дә, аның эчтәлеге, мәгънәсе шул ук калды. Узган ел бу программа буенча 18 кеше субсидия алды. Быел артыграк булыр, дип көтәбез. Чиратта 151 кеше исәпләнә. Әле менә исемлекне барлау үткәрәбез. Субсидия авыл хуҗалыгында эшләгән кешеләргә бирелә, ире дә, хатыны да авылда эшләү-челәр тизрәк алачак.
Рифат Гәрәев “Игенче” ширкәтендә тракторчы, машинист булып эшли, кыш көне фермада.
— Рифат — минем уң кулым, — дип сүзгә кушылды авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова. — Транспорт кирәк булса да аңа мөрәҗәгать итәбез, авыл халкы өчен бик кирәкле кеше ул.
— Шулай булгач, ышаныч тагын да арта!— дип өметләндерде район башлыгы.
Наласа балалар бакчасы мөдире Гөлназ Абдрахманова бакчага янкорма булса да төзеп булмасмы, ди. Бина инде искергән, шартлар бик яхшыдан түгел. Ә балалар күп, киләчәктә дә алар арту ягында.
— Республикада балалар бакчалары төзү һәм төзекләндерү программалары эшли, — диде Алмас Назиров. — Быел Арчада 260 урынлы бакча төзелә. Сезнең бакча да игътибардан читтә калмас, килеп карап китәрләр, нинди дә булса бер нәтиҗә ясарбыз.
Расих Нәҗметдинов — комбайнчы, слесарь. Шул ук вакытта спортка да битараф түгел.
— Безнең тирә–як авыллар Наласаны хоккей буенча узып китте, — диде ул. — Дөрес хәл түгел бу, хоккей командасына киемнәр алуда ярдәм итеп булмасмы? Мәйданчык ясарга урын да әзерләп куйдык инде.
Район башлыгы бу тынгысыз кешенең үтенечен хуплап алды.
— Бик кирәкле эш артыннан йөрисез, — диде ул. — Сезнең кебек битараф булмаган кешеләр күбрәк булса иде. Без бу мәсьәләдә мөмкин булган ярдәмне күрсәтербез.
Илдус Насыйбуллин Венгриядәге вакыйгаларда катнашкан, икенче төркем инвалид, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга тиңләштерелгән. Ул өенә су кертүдә ярдәм сорый.
— Җәйгә чыгуга моны эшләп бирерләр, — диде Алмас Назиров.
Район башлыгына гозер белән килгән һәр кеше әнә шулай тулы җавап алды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Тузган тораклар юкка чыгарыла
18 мартта Арча Мәдәният йортында яшәргә яраксыз дип табылган күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән сөйләшү булды. Анда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, министр урынбасары Алексей Фролов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин катнашты. Җыелышны Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров ачты.
—Төзелеш өлкәсендә күп төрле программалар тормышка ашырыла. Шуларның берсе—Татарстанда тузган хәлдәге күпфатирлы торакны юкка чыгару. Хөкүмәтебез шундый торакларда яшәргә мәҗбүр булганнарга йөз белән борылды. Хәзерге программа 90нчы елларда республикада тормышка ашырылган тузган торактан күчерү программасыннан шактый аерыла. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен без әлеге программа белән шөгыльләнүче республика күләмендәге җи-тәкчеләрне чакырдык,—диде ул.
Бирегә килгән кешеләр үзләрен борчыган күп сорауларга җавап алды.
Соңыннан без ”Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды”, Арча төбәкара вәкиллеге җитәкчесе Ленар Закиров белән дә шул турыда сөйләштек.
—Бу программаның асылы нәрсәдә һәм ул ничек тормышка ашырыла?
—Максат—бик күп еллар элек төзелеп, хәзер тузган хәлгә килгән һәм шунда яшәүчеләр, якын–тирәдәгеләр тормышына куркыныч тудыручы йортларны юк итү. Аны ике юл белән эшләп була. Беренчесе—аларны төзекләндерү. Анысын шул йортта яшәүчеләр тулысынча үз хисапларына башкара, аннан йорт тузган хәлдәге күпфатирлы торак исемлегеннән төшеп кала. Икенчесе—аларга яңа йорттан фатир бирү. Йортны төзекләндерергә була, ләкин ул барыбер яңармаячак. Шуңа күрә иң уңай юл—яңа йорттан фатир алу. Ул түбәндәгечә тормышка ашырыла.
Тузган торакларда яшәүче милек ияләренә квадрат метры 11022 сумнан компенсация түләнә.
Тик ул кулга бирелми, ә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фондына күчерелә һәм шуннан соң яңа йорттан норматив буенча (1 кешегә – 33, ике кешегә – 42, өч кешегә 18х3=54 квадрат метр һәм башкалар) фатир сатып бирелә. Мәсәлән, тузган торактагы фатир мәйданы 30 квадрат метр, ди. Хөкүмәт аны милекчедән 330 мең сумга (кв. метры 11мең сум) сатып ала. Ә яңа фатир өчен тузган торак иясе квадрат метры 27–28 мең сумнан калган сумманы үзе түли. Моның өчен озак срокка еллык 7 процент белән заем бирелә. Тузган күпфатирлы торак шунда ук юкка чыгарыла, җир республиканың резерв фондына тапшырыла. Тагын бер нечкәлеген искәртеп китәм, яңа йорттан фатир алу өчен күпфатирлы йорттагы һәр фатир хосусый милек итеп рәсмиләштерелгән булырга тиеш.
—Андый торакларда төрле хәлдәге гаиләләр, пенсионерлар яши. Түләргә мөмкинлекләре булмаса?
—Андый гражданнар дәүләт торак фонды белән килешү төзи һәм шуның нигезендә түләү кичектерелеп торыла. Пенсионерларга алар өчен киләчәктә варислары түләп бетерә ала.
—Әгәр йорттагы бер гаилә күчәргә риза булмаса? Мунчасы, базы, бакчасын ташлап китәргә теләмәсә?
—Әйткәнемчә, бу йортта яшәүчеләр үз хисапларына аны төзекләндереп, тузган хәлдәгеләр исемлегеннән төшерергә бурычлы, чөнки ул анда яшәүчеләрнең генә түгел, ә тирә–юньдәгеләр тормышына да куркыныч тудыра. Бу турыда фатир хуҗаларына кисәтү ясала. Милекчегә уйларга һәм бер карарга килергә 6 ай, шуны тормышка ашырырга бер ел мөмкинлек бирелә. Әлеге срок чыкканнан соң, суд карары нигезендә, йорт сүтелә. Шуңа күрә, яңа фатирга күчү турында дәүләт торак фонды белән килешү төзеп калырга кирәк. Югыйсә, шул компенсация белән генә чикләнергә мөмкин. Монда, минемчә, артка чигенү юк. Шуңа күршеләр белән җыелып сөйләшергә, бер карарга килергә кирәк. Әле вакыт бар.
—Әгәр гаилә зур булып (бер фатирда берничә гаилә яши), берничә фатир алырга теләсә?
—Мондый мөмкинлек тә бар. Тик бу юлы да акча әле яшәгән фатир мәйданыннан чыгып түләнә. Калганы алда әйтелгән шартлар буенча сатып алына.
—Яңа фатирга күчү өчен тузган күпфатирлы торакларда яшәүче гаиләләргә беренче чиратта нишләргә?
—Барлык яшәүчеләр, бер фикергә килеп, шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Барлык рәсми документлар җыелып базага кертелгәннән соң, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды белән килешү төзелә.
—Районда хәзерге вакытта юкка чыгарылырга тиешле шундый күпме торак бар һәм шәһәрнең кайсы урыннарыннан фатирлар сайлап алырга була?
—Безнең районда 93 тузган хәлдәге күпфатирлы торакта 341 гаилә бар, аларда 644 кеше яши. 51 йорт хосусыйлаштырылган. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды шәһәрнең көнбатыш өлешендә, Кызыл Бистә, Пушкин урамнарында йортлар төзи. Арча үзәгендә фатир алып калырга теләүчеләргә ашыгырга кирәк.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Декларация тапшырыр вакыт
Һәр елның 1 гыйнварыннан 30 апрельгә кадәр салым декларациясе тапшыру чоры. Бу уңайдан без Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 5нче районара салым инспекциясенең бүлек житәкчесе Мөнир Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.
— Мөнир Әмирович, салым декларациясен кемнәр тапшырырга тиеш?
— Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә мәҗбүри рәвештә декларация тапшырырга тиешле салым түләүчеләр булып саналалар:
— гомуми салым системасында эшләү-че шәхси эшмәкәрләр;
— шәхси нотариуслар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка гражданнар (детективлар, юристлар, репетиторлар);
— физик затлар белән төзелгән гражданлык–хокукый характердагы шартнамәләр буенча керемнәр алган физик затлар (мәсәлән, фатирлар, бүлмәләр, йортлар, транспорт чаралары, торак булмаган биналарны арендага тапшырган очракта һ.б);
— милек хокукындагы (фатирлар, йорт-лар, дачалар, транспорт, җир кишәрлекләре) мөлкәтне саткан физик затлар — сатылган мөлкәт хуҗасы исемендә 3 елга кадәр исәптә торган очракта;
— кара һәм төсле металл ватыкларын һәм калдыкларын тапшырган физик затлар;
— җир паен арендага тапшырган физик затлар (мәсәлән, инвесторларга һәм физик затларга);
— оешманың устав капиталындагы өлешен саткан физик затлар;
— фәнни, сәнгати, әдәби һәм башка әсәрләр авторлары яки аларның варислары керемнәр алган очракта;
— бүләк тәртибендә (гаилә әгъзаларыннан һәм (яисә) якын туганнарыннан тыш, ягъни, иреннән, яисә хатыныннан, ата–аналардан һәм балалардан, шул исәптән уллыкка алынганнардан һәм уллыкка алучылардан, бабайдан, әбидән һәм оныклардан, әти бер әни башка яисә әни бер әти башка булган агай–энеләрдән һәм апа–сеңелләрдән тыш) акчалата һәм әйберләтә керемнәр алган физик затлар;
—Россия Федерациясеннән читтә керемнәр алган физик затлар;
— салым агентлары (эш бирүче) тарафыннан физик затлар керемнәренә салым тотылмаганда (мәсәлән, акчасыз түләнгән очракта);
— лотерея уеннарын оештыручылар, тотализаторлар һәм башка комарлы уеннар, шул исәптән уен автоматларыннан файдаланып та (мәсәлән, “Могҗизалар кыры”, “Кем миллионер булырга тели?” уеннарында һ.б.) оештыручылар түли торган отышларны алган физик затлар. НДФЛ формасындагы декларация нигезендә исәпләнгән сумма 2014 елның 15 июлендә бюджетка түләнергә тиеш. Салым түләүчеләргә җайлы булсын өчен декларация тапшырган вакытта аларга салым инспекциясе хезмәткәрләре реквизитлары тутырылган түләү квитанцияләрен бирәләр.
—Электрон хезмәтләр киң җәелгән хәзерге заманда декларацияне Интернет аша тапшыру мөмкинлеге бармы?
—Россия Федераль салым хезмәте сайтында (һttp://www.nalog.ru) “Декларация — 2013” исемле махсус компьютер программасы урнаштырылган, ул автомат рәвештә декларацияне тутырырга һәм дөреслеген тикшерергә мөмкинлек бирә.
Салым инспекциясендә табышларны декларацияләү буенча белешмә бирү хезмәте телефоны эшли.
Моннан тыш, декларация бланкларын һәм аларны тутыру буенча аңлатмаларны Татарстандагы барлык салым инспекция-ләрендә ачылган консультация пунктларында алырга мөмкин (пунктларның адресларын һәм телефоннарын шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Җөмһүрияте идарәсе сайтында белергә мөмкин (һttp://www.nalog.ru).
— Мөнир Әмирович, декларация кампаниясе уңаеннан салым түләүчеләргә үзләренең бурычларын үзвакытында үтәү өчен салым органнары тарафыннан тагын нинди өстәмә уңайлыклар тудырыла?
—Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Җөмһүрияте идарәсе салым түләүче физик затлар өчен 2014 елның 11, 12 апрель көннәрендә Татарстан Җөмһүрияте күләмендә һәрбер территориаль салым инспекцияләрендә ачык ишекләр көне үткәрә. Бу чара кысаларында һәр кеше 2014 елгы декларация кампаниясе турында мәгълүмат һәм физик затларның керемнәренә салым буенча 3–НДФЛ декларациясен тутыру турында өстәмә ярдәм алырга мөмкин.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН
Яңа сулыш өстәде
“Газиз Арчам! Даның зурдыр, юлың туры, сиңа багышлана ул–кызларың жыры!” дигән исем астында узган шимбәдә район Мәдәният йорты сәхнәсендә “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыяте чыгыш ясады.
Дөресрәге, җәмгыятьнең Әтнә районы Күлле–Киме авылындагы автозаправкасы коллективы. Аларга ярдәмгә авыл үзешчәннәре дә килгән иде. Программа нигезендә куелган шартлар кысаларына туры килмәсә дә, концертны тамашачы ошатты. Аннан чит район, күз күрмәгән үзешчән артистларның чыгыш ясавы икенче төрле рух керт-те, яңа сулыш өстәде. Һәр чыгышны Арча тамашачысы алкышлар белән кабул итте. Рәдис–Салават дуэты дәртле җырлары белән концертны башлап җибәрде һәм шундый рухта тәмамлады да. Сәхнә ветераны Галимҗан Сабировның җырлавы, олы яшьтә булуына да карамастан, көчле, матур тавышы соклану уятты. “Белми калдым, күрми калдым, яшь гомеремнең узганын”,—дип җырласа да, күңеле белән мәңге яшь әле Галимҗан абый. Айваннан моңлы тавышы белән күпләргә таныш булган Зөлфия Яхинаның сеңлесе Чулпан Сәлахова да апасы кебек үк талантлы, җырга оста, моңга бай. Аның чыгышы да алкышлар яулады. Диләрә Батыршинаның дәртле биюе берәүне дә битараф калдырмады. Рәзилә Гайнетдинованың җырлавын бар да тын калып тыңлады. Гомумән, һәр чыгышны, күмәк биюләр, җырлар, скетчларны арчалылар яратып карады.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
Юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу кыйммәткә төшә
2013 ел Арча районы территориясендә юл–транспорт һәлакәтләре саны артуы белән истә калды. 2014 ел ничек башланып киткән? Ике генә ай үтсә дә, бу хакта нәтиҗә ясап буламы? Шушы һәм башка сораулар белән без ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллинга мөрәҗәгать иттек.
—2014 елның 2 аенда Арча районы территориясендә 5 юл–транспорт һәлакәте булды. Аларда 2 кеше һәлак булды, 5се төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. 2013 елның шушы чорында 8 юл–транспорт һәлакәтендә 2 кеше һәлак булып, 18е тән җәрәхәтләре алган. Димәк, юл–транспорт һәлакәтләре шушы чорда 3 (37,5 процентка), тән җәрәхәте алучылар 13 кешегә (72,2 процент) кимегән, һәлак булучылар шул ук дәрәҗәдә калган.
—Бу чорда күпме һәм нинди юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлде? Аларны киметү максатында нинди чаралар күрелә?
—Юл–патруль хезмәте даими рәвештә юлга чыга, кичке рейдлар оештырабыз. Аларда ЮХИДИ генә түгел, барлык полиция хезмәткәрләре катнаша.
Ел башыннан барлыгы 1406 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлде. Шулардан 116сы тиешсез урында каршы полосага чыгу, 279ы куркынычсызлык каешын такмыйча транспорт белән идарә итү, 43е җәяүлеләргә юл бирмәү. Кызганыч, күпме ки-сәтеп тә исерек килеш руль артына утыручылар да очрый. 2 айда гына да шундый 24 очрак теркәлде. Шулай ук җәяүлеләр дә юл–транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен еш боза, тротуар була торып та машина юлы кырыеннан йөри, кая туры килә, шунда юлны аркылып чыга. Ел башыннан, мәсәлән, җәяүлеләр тарафыннан 33 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлде.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын махсус техник чаралар ярдәмендә дә фото, видеога төшереп алу оештырылган. 6690 тизлек режимын бозу очрагы теркәлгән.
2 ай эчендә генә дә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча район мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә 83 лекция, һөнәри–техник уку йортларында—3, техника белән идарә итүче профессионаллар, шәхси транспорты булганнар арасында 20 лекция укылды, җирле радио аша чыгышлар ясалды, район газетасы битләрендә даими рәвештә мәкаләләр чыгып барды.
Штрафлардан качып котылып булмавын аңлау да бик яхшы профилактик чара булып тора. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсе нигезендә гражданнар штрафны 60 тәүлек эчендә түләргә тиеш. Түләмәгән очракта, 20.25 маддә нигезендә шул суммага өстәп икеләтә күләмдә яңадан штраф түли. Ягъни, 1000 сум урынына 2000 сум түләргә туры килә. Яки 15 тәүлеккә административ арест салына.
—Соңгы вакытта шундый очраклар күзәтелдеме?
— Ел башыннан вакытында штраф түләмәгән өчен 53 материал төзелде. Аларның 8енә административ арест кулланылды. Юлда саклык бервакытта да зыян итми. Сүз штраф турында гына бармый, транспорт чарасы белән идарә итүче үз тормышын гына түгел, башкаларның сәламәтлеге турында да кайгыртырга тиеш.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Спортчылар кул көрәштерде
15 мартта “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбе мәгариф идарәсе белән берлектә кул көрәше буенча ярышлар оештырды.
Анда 18 мәктәптән 1998–2001 елгы малайлар һәм кызлар (барлыгы 207 кеше) катнашты. Кәчедән Гөлфинә Гобәева, Яңа Кырлайдан Раилә Гайфуллина, Рә-дис Шәймуллин, җиденче мәктәптән Гөлгенә Салихова, Ринат Шәрә-фиев, Азалия Гәрәева, Наласадан Зәринә Хә-мидуллина, Фаяз Зарипов, Курса–Почмактан Гөлгенә Рәхиева, Гөл-чәчәк Гыйззәтуллина, Рафисә Нәгыймова, Рәмис Әхмәдуллин, Илназ Нуруллин, Иске Кырлайдан Адилә Хисмәтуллина, Алмаз Әхмәтҗанов, Иске Чүриледән Владислава Батуева, Артур Ванин, Сардор Артиков, Түбән Мәтәскәдән Тәбрис Йосыпов, Айнур Бәдретдинов, Шурабаштан Искәндәр Хафизов, Өчиледән Гөлгенә Мөхәммәтшина, Наил Минһаҗев, Инсаф Солтанов, Казанбаштан Эльмира Камалиева, Яңа Кенәрдән Фирүзә Халикова, Сикертәннән Алия Бәхтиярова, 5нче гимназиядән Илназ Йосыпов, икенче мәктәп-тән Адель Галимҗанов үз үлчәү авырлыгында беренче урынны яуладылар. Командалар арасында Өчиле һәм Курса–Почмак мәктәпләре беренче булды.
Әти–әнисез балачак
Түбән Аты авылында яшәүче әниемнең әбисе, дәү әбием Рәйсә Сибгатуллина Урта Аты авылында туган. Гаиләдә алар 5 бала үсә. Бөек Ватан сугышы башланганда дәү әбиемә 7 яшь була. Кызганыч, биш бала әниле булу бәхетеннән мәхрүм кала. Әнисе бала тапканда вафат була. Әнисе үлгәннән соң 10 ай узгач, әтисе бакый дөньяга күчә.
Олы абыйлары сугышка китә. Өйдә 4 бала кала. Аларны карарга авыл Советы Казаннан туганнарын кайтарта. Тик, барыбер, аларга җиңел булмый. Ачлы–туклы яшәгәннәр, киенергә киемнәре дә булмаган. Дәү әбием бары тик өч кенә сыйныф укыган. Аннан соң аны Казанга асрауга, бала карарга дип җибәрәләр. Аннан абыйсы сугыштан кайткач кына алып кайта.
Сугыш күпме балаларга кайгы–хәсрәт алып килгән. 12 яшенә җиткәндә дәү әбием инде тормышның бар авырлыкларын үз өстенә күтәргән кыз бала булган. 14 яшендә әртилгә бүрек тегәргә эшкә кергән. 20 яшендә Түбән Аты авылында яшәгән Әхмәткә кияүгә бирәләр. Анда да аны якты тормыш көтеп тормый. Дәү әби белән дәү бабайның яңа туган балалары үпкә авыруы белән 2 айлык вакытында ук вафат була.
Бүген ул туганнарыннан берүзе генә.
—Бүгенге көнем, Аллага шөкер. Балаларга сугыш авырлыклары килмәсен, — дип тели ул.
Алар ике малай — Фәрит белән Фәргать Сибгатуллиннарны һәм бер кыз — Гөлсинә Зарипованы үстергәннәр. Бүгенге көндә һәммәсенең үз тормышы. Менә инде 58 ел иңне–иңгә куеп яшиләр. Дәү бабаема — 82, дәү әбиемә 80 яшь тула. Дәү әбием белән дәү бабаем исән генә була күрсеннәр.
Зилә САЛИХҖАНОВА.
Арча
Аланда күңелле яшибез
Алан авылында кызыклы чара үткәрелде. Чаңгы, чана шудылар, аркан тартыштылар, чана тартып йөгерделәр— бик күңелле булды.
Ә иң кызыгы — ир–егетләрнең тау башында патша–патша булып уйнавы булгандыр. Ләйлә Сафиуллина пешергән кайнар коймак, чәй белән сыйлангач, күңелләр тагын да күтәрелеп китте. Җиңүчеләр медальләр тагып, бүләкләр белән өйләренә таралышты.
Әниләрне, әбиләрне бәйрәм табыны артына җыеп, балаларның концерт номерлары, күңелле бәйгеләр белән үткәрелгән кичә дә авыл халкының күңеленә хуш килде. Күңелле ял бүләк иткән башлангыч сыйныф укытучысы Нурфия Шакировага, җитәкчебез Рәүф Гыйләҗетдиновка, авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафинага рәхмәтле авыл халкы.
Рәмзия ГЫЙБАДУЛЛИНА
Ятим балаларга ташламалар
2013 елның 1 сентябренә кадәр, Мәгариф турындагы закон нигезендә, ятим балалар уңышлы имтихан тапшырган очракта конкурстан тыш уку йортының бюджет урыннарына кабул ителде. Яңа Мәгариф турындагы закон бу хокукны башка ташламаларга үзгәртте. 2014 елның 3 февралендә кабул ителгән Федераль закон (№11) нигезендә әлеге “РФнең Мәгариф турындагы” Федераль законына үзгәрешләр керде. Ятим балаларга югары уку йортларына керү өчен элеккеге ташламалар кире кайтарыла. Бу турыда прокурор ярдәмчесе Рамил Йосыпов хәбәр итте.
19 МАРТТА Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Арча районында булды. Ул Түбән Мәтәскә авылында гаилә фермасын, Арча шәһәрендә күп функцияле үзәкне карады. Казанбаш авылында һәм Арча шәһәрендә сәнәгать мәйданчыклары булдыру буенча киңәшләрен бирде.
Мөхтәрәм кунакны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров озатып йөрде.
24 МАРТТА 14тән 16 сәгатькә кадәр юридик ярдәм күрсәтү максатыннан Юстиция министрлыгы ТР кеше хокуклары буенча Вәкил С.Х.Сабурская һәм бала хокуклары буенча Вәкил Г.Л.Удачина белән берлектә видеоконференция режимында авыл җирлегендә яшәүче гражданнар, шул исәптән балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү оештыра.
Алдан язылу 3–13–81 телефоны буенча.
Хәрби-спорт уены
Шәһәр стадионында “Чын ир–егетләр” дип аталган хәрби-спорт уены булды. Аны район мәгариф идарәсе, ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге, Арча Укучылар сарае “XXI гасыр яшьләре” клубы белән берлектә уздырды. Уеннарда урта уку йортларыннан 14 команда катнашты. Алар 4 спорт төрендә үз көчләрен сынады: пневматик винтовкадан ату, граната ыргыту, Бөек Ватан сугышы тарихы турындагы белемнәрен тикшерү өчен интеллектуаль бәйге һәм чаңгы ярышы. Ярышларның баш хөкемдары — Фәрит Минхәеров. Беренче урынны Лесхоз урта мәктәбе, икенче — Курса–Почмак, өченче урынны Ашытбаш урта мәктәбе алды.
Шахматчылар ярышты
“Ладья” шахмат клубында республика хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җи-тәкчесе Алмаз Борһанов идеясе белән Арча һәм Әтнә районнары шахматчылары арасында шәхси беренчелеккә ярышлар уздырылды. Подполковник Алмаз Борһанов чыгыш ясаганнан соң, баш хөкемдар Әмир Шәяхмәтов ярышлар тәртибе белән таныштырды.
Бәйге бик кискен барды. Нәтиҗәдә, беренче урынны Әтнәдән Раил Шакиров алды. Икенче — Кәчедән Гали Булатов. Өченче урынны тагын Әтнәдән Фердинанд Бәйрәмов яулады. Дүртенче — Арчадан Исмәгыйль Арсланов, бишенче — Арчадан Зөфәр Сабиров.
Җиңүчеләргә Алмаз Борһанов грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз