Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Акчасы кире кайта
2014 елның 21 марты, җомга
Акчасы кире кайта
Бүген балалар бакчасына түләүләр әти–әниләрне иң кызыксындырган мәсьәлә. 2014 елның 1 гыйнварыннан Арча шәһәрендә бакча өчен бер балага 2210 сум түләү билгеләнгән, авылларда — 1993 сум. Узган ел ул 1249 һәм 1084 сум иде. Быел бакча түләүләре якынча бер мең сумга артты.
Бакчага түләү бәяләре арткач, анда йөрүче балалар саны кимегәнме? Шушы сорауны район мәгариф идарәсе баш белгече Фәридә Хәйретдиновага бирдем.
— 2014 елның 1 февраленә бакчага йөрүче балалар 2179 иде, 1 мартка ул сан азрак үзгәрде — 2151 булды.
Кимүнең сәбәпләрен аңларга тырышып, бакча мөдирләре белән сөйләш-тем. Кайбер бакчаларда балалар саны элеккечә калган, икенче урынга күчеп киткәннәре дә бар, кайбер әниләр декрет ялында булып, олысын бакчага йөртергә кыен дип, баласын вакытлыча үз янында тотарга булган, сирәк булса да, түли алмыйбыз дип, баласын әби–бабай янында тотучы гаиләләр дә бар.
Шәхсән мин үзем, ике баланы Арча 10нчы балалар бакчасына йөртүче буларак, үзебезнең уртанчылар төркемендә үзгәреш сиз-мәдем. Бер генә әти–әни дә, түләү бәясе артты дип, баласын бакчага йөртүдән туктамады. Киресенчә, керем һәр кешегә 10 мең сумга кадәр булган гаиләләргә түләү кәгазьләре икегә бүленеп килә башлагач, ике тапкыр түләү җайсыз, бергә генә калдырыгыз, дип гариза яздылар. Аның идеясе начар түгел иде, бер өлешне башта түлисең, калганын субсидия алгач.
— Безнең бакчага 136 бала йөри, —дип сөйли Арча 5нче балалар бакчасы мөдире Лилия Шәйхетдинова. — Ике баласы да бездә тәрбияләнүче 10 гаилә бар. Әмма бездә, бәя күтәрелде дип, баласын бакчага йөртүдән туктаган гаиләләр юк. Дөрес, ике бала әти–әнисе белән башка җиргә күчеп китте.
Иң ерак авылларның берсендә урнашкан Сөрде балалар бакчасы мөдире Гөлшат Мөхәммәтгалиева:
— Безнең бакчада 12 бала, — ди. —Бәя күтәрелде дип берәү дә бакчага йөрүдән туктамады.
Яңа Кенәрдән бакчага өч баласын йөртүче Венера Хәйретдинованың хәлен сорашам.
— Узган айны бер балага —963, икенчесенә 975 сум түләү килде, — дип сөйли ул. — Өченчесе күптән түгел йөри башлады. Бакча бала өчен бик әйбәт. Өчесен дә йөртәчәкбез.
— Күп балалыларга 50 процент ташламадан тыш, компенсация дә каралган, — дип аңлата район социаль яклау бүлеге каршындагы матди түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева. — Аларга түләүләр узган елга караганда азрак чыга. Мәсәлән, гаилә кереме (һәр кешегә) 10 мең сумга кадәр булган өч баласын да бакчага йөрткән авылда яшәүче гаиләгә түләү 199 сум 30 тиен.
— Күп балалы гаиләдән бакчада барысы 374 бала тәрбияләнә, аларга 50 процент ташлама каралган,—ди район мәгариф идарәсе баш белгече Фәридә Хәйретдинова. — 46 бала бакчага бушлай йөри. Бу ташлама әти–әнисе икесе дә тумыштан гарип, опекуннарда тәрбияләнүче һәм тумыштан инвалид балаларга каралган.
Сөрдедән ике баласын бакчага йөрткән Резедә Мөхәммәтгалиева белән сөйләшәбез.
— Ике балага 4 мең сумга якын түлим, — ди. — 1800 сумлап субсидиясе кире кайткач ярый. Үзем кибетче булып эшлим, иптәшем группада. Әби бар. Балалар бакчаны бик ярата. Исән–сау йөри генә күрсеннәр.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз