Ярдәм бар, эшләргә кирәк

2014 елның 21 марты, җомга
Ярдәм бар, эшләргә кирәк
Быел язны ике атнага алдан килә, дип фараз итәләр. Кара каргалар март башында ук кайтты, сыерчыклар 18 мартта күренде. Аларны ара–тирә дулап алган бураннар да, төнге салкыннар да өркетми инде, чөнки җылы көннәр якынлаша.
Кыштан аяк киенгән игенчеләр, яз ничек килсә дә, артык дулкынланмый. Чөнки алар моңа әзер.
19 мартта район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсендә хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә планнарын кабул итү булды. Җитәкчеләр, белгечләр өчен имтихан кебек инде ул.
— Техника әзер, ашламаларны җитәрлек әзерләп куйдык, — ди “Кырлай” ширкәте җитәкчесе Илшат Шакирҗанов. — Быел сугарулы мәйданнарда бәрәңге 600 гектарда игеләчәк.
— Орлыклары бар, чәчү структурасы эшләнгән, — дип бәя бирде үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов.
— Сезнең әзерлек ел да әйбәт була, әмма эшкә соңарыбрак керешәсез, шуны истә тотарга кирәк, — дип киңәш итте авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов.
“Кырлай” ширкәтендә бәрәңге белән чынлап шөгыльләнергә тотындылар. Киләчәктә аның мәйданын 1200 гектарга җиткерергә исәплиләр. Ул мәйданнар бар да сугарулы булачак! Орлык бәрәңгесен пробиркада үстерү планнары да бар, чөнки сортларны гел яңартып торырга кирәк.
“Игенче” ширкәте җитәкчесе, белгечләренең дә кәефе әйбәт.
— Орлыклар җитәрлек, бер гектарга тәэсир итүче матдәләрдә 92 килограмм минераль ашлама туры килә, — ди җитәкче Илнар Гайнетдинов. — Көздән 3 мең гектарда бодай, 500 гектарда шепкән чәчкән идек. Тикшереп карадык — уҗымнар әйбәт хәлдә.
Әлеге хуҗалыкта чәчү комплекслары ике сменада эшли. Механизаторлар җитә. Гади чәчкечләрне дә әзерләп куйганнар. Узган ел 580 гектарда күпьеллык үләннәр чәчелгән, быел 520 гектарда планлаштыралар.
Бер кызыклы яңалык та бар хуҗалыкта. Көз көне җир туңар алдыннан 190 гектарда арпа, 40 гектарда солы чәчеп калдырганнар. Кар бетүгә түземселек белән шуларның тишелгәнен көтәчәкләр.
— Андый тәҗрибә үткәрүчеләр бар, — ди Илнар Гайнетдинов. — Коры еллар өчен әйбәт инде бу, үсемлекләр язгы дым белән күтәрелеп кала.
“Ак барс” агрокомплексы”, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Северный”, “Татарстан” хуҗалыкларының әзерлеге дә әйбәт бәя алды.
Ә менә “Нива” ширкәтенең эш планы әлегә яраклы түгел. Хуҗалыкта бернинди чәчү әйләнеше юк. Бер басуга 4 ел рәттән арпа чәчүдән ни мәгънә?
— Сез инде шуның белән генә дә уңышны 4 тапкыр киметкәнсез,— диде Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Сездә хәзер арпа белән солы гына калды, борчак та, берьеллык үләннәр дә юк.
Киләсе атнада Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы белгечләре катнашында техниканың әзерлеген кабул итү булачак.
— Хуҗалыкларга минераль ашламалар, ягулык–майлау материаллары алу өчен федераль бюджеттан — 24, республика фондыннан 15,5 млн. сум акча бирелде, — ди Айдар Габбасов. — Республика сөт өчен тиешле еллык субсидия акчасын да (27 млн. сум) берьюлы биреп куйды. Районга ташламалы бәяләр белән 3 мең тонна ягулык бирелде. Сөтне сатып алу бәяләре артуын да исәпкә алсак, ярдәм аз түгел. Язгы кыр эшләрен кыска срокларда, сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен бөтен мөмкинлекләр бар.
Ильяс СӘХӘПОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International