Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Язны каршы алды халык
2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Нәүрүз бәйрәме төрки һәм мөселман халыклары арасында таралган милли бәйрәм. Җир шарында Нәүрүзнең 1500–1700 еллык тарихы бар. Безнең борынгы әби–бабаларыбыз да көн белән төн тигезләшкәндә була торган бу бәйрәмне Яңа ел буларак зурлап билгеләп үткән. Әзәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан кебек төрки илләрдә ул әле дә шул олы мәгънәсен югалтмый.
—Мин Таҗикстанның Дүшәмбе шәһәреннән, — ди 7нче мәктәпнең 6 сыйныф укучысы Мөхәммәт Сабуров. — Бездә Нәүрүз зур бәйрәм. Ул көнне бар кеше шәһәрнең билгеле бер урынына җыела. Артистлар чыгыш ясый, уеннар, җырлар, биюләр, күңел ачулар көне буена бара.
Соңгы вакытта бездә дә ул кышны озату, язны каршы алу буларак билгеләп үтелә башлады. Узган шимбәдә Арча станциясендәге мәдәни–спорт үзәгендә Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Анда Арчаның икенче, дүртенче, җиденче мәктәп укучылары башлап йөрде. Өлкән буын традициясен яшьләр күтәреп алу бу гореф–гадәт-нең үткәне булган кебек, киләчәге дә барлыгын күрсәтә.
Бәйрәмне кырык тартмачылар ачып җибәрде, халыкны күңел ачарга чакырды. Аннан уеннар башланды. Балалар рәхәтләнде. Әтәч булып та “сугыштылар”, бау да тартыштылар, гер дә күтәрергә тырыштылар, чүлмәк тә ваттылар, озынлыкка себеркеләр дә ыргыттылар. Кечерәкләр әле эреп бетәргә өлгермәгән кар тавы тирәсендә мәш килде. Аннан барысы бергә җыелып биеделәр. 4нче мәктәп укучылары кул эшләре күргәзмәсе дә оештырган иде.
—Технология укытучылары Әминә Нәбиуллина яр-дәмендә алар чигәргә, тегәргә, бәйләргә өйрәнә. Укучылар сараеннан килеп тә төрле кул эшләренә өйрәтәләр,—диде татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Мифтахова, Фәндүс Исмәгыйлев, Зилә Гарипова, Диана Гайфуллина, Дилә Хәйретдинова, Азалия Габделхакова, Ралина Хәкимова иҗатларына күрсәтеп.
7нче мәктәп укучылары бик матур концерт әзерләгән. Гадел Гильдеев, Лаура Саркисян, Эльза Минашаева, Илүзә Баһаветдинова һәм башкаларның чыгышларын бәйрәмгә килгән өлкәннәр дә ошатты. Нәкъ сәгать 12дә Нәүрүз бәйрәме гармунчылар Илфат Әскәров, Фирдүс Ганиев, Әнәс Ганиев чыгышы белән башланды. Аннан Дамир хәзрәт чыгыш ясап, хәер–фатыйхасын бирде.
—Нәүрүз яңа ел килүен, яз башлануын белдерә. Бер казаннан ботка ашап, көннәребезгә иминлек, җирләребезгә уңдырышлылык, тәннәребезгә сихәтлек, балаларыбызга тәүфыйклылык телик,—диде ул, изге теләкләрен җиткереп.
Бәйрәмгә килгән яз гүзәле Нәүрүзбикә искиткеч чибәр иде. Дилбегәсен кулыннан ычкындырырга теләмәгән Кыш бабай да аның җылы, ягымлы карашына түзмәде. Дөрес, ярышка чакырып, “бил алышырга” тырышып карады, тик кая ул яшьлек дәрте, яз яме балкып торган гүзәлгә каршы тора алсын.
Ул көнне яз бәйрәме озак барды. Барлык гореф–гадәтләргә туры китереп ботка да ашадылар, коймак белән чәй дә эчтеләр. Азалия Гыйниятова, балалар вокаль ансамбле (Алина Шиһабиева), Фирдүс Ганиев, Лилия Шакирҗанова, Илфат Әскәров, Фазилә Мөхәммәтшина, Дамир Вәлиев башкаруында җырлар, күңелле, дәртле биюләр (Альбина Гомәрова җитәкләгән бию төркеме) тирә–юньне яңгыратты. Мәдәни–спорт үзәгенең сәнгать җитәкчесе Илмира Фазылҗанова оештырган Нәүрүз бәйрәмен үзәк җитәкчесе Марат Котдусов изге теләкләре белән тәмамлады. Нәүрүз мөбарәк булсын!
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз