Белеп эшләргә

2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халык мәкале. Бу сүзләрнең мәгънәсе бүгенге көндә бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Чәчү кампаниясенең иң зур максаты — бердәм, тиешле куелыктагы таза–сау шытымнар алуга ирешү.
Бер үк көнне чәчелгән мәйданда, басуда бөртек тишелә башлап, бер тәүлек эчендә тишелеп бетәргә тиеш. Бердәм тишелгән басуда көз көне башаклар да тигез өлгерә.
БУ МАКСАТКА ИРЕШҮ ӨЧЕН БҮГЕНГЕ КӨНДӘ НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?
Районлаштырылган сортлар, югары репродукцияле, кондициягә китерелгән орлыклар гына чәчәргә. Район хуҗалыкларында югары сыйфатлы язгы бөртекле культуралар орлыгы әзерләнеп куелды. Яңа перспектив сортлар алып кайту дәвам итә. Көннәр җылыну белән уртача һава температурасы +5 градустан артканда, ишекләрне ачып куеп, орлыкларның җылыну процессын тизләтергә. Тагын бер кат суыру машиналары аша уздыру да орлыкны җылытуга, андагы булган вак, җиңел орлыклардан һәм тузаннан арындырырга ярдәм итә. Салкын складтан алып салкын җиргә чәчелгән орлыклар 3 көнгә соңга калып тишелә. Җылыту аша узган орлыклар бердәм булып, тигез тишелеш бирә.
Орлыкларны сыйфатлы итеп агулауны оештырырга. Хуҗалыкларда булган орлыкларның һәрбер партиясенә фито экспертиза уздыру нәтиҗәләре буенча орлыкларның нинди төр авырулар белән күпме күләмдә зарарлануы билгеләнде. Аларны нинди агулау матдәләре белән эшкәртеп чәчү турында тәкъдимнәр бирелде. Район хуҗалыкларында 40 данә ПС–10 маркалы агулау машиналары бар, һәрберсенә тәҗрибәле машинистлар билгеләнеп, агулау звенолары төзелде. Шушы көннәрдә аерым комиссия әгъзалары белән барлык агулау машиналарын кабул итү уздырылачак, аларның әзерлегенә бәя биреләчәк.
2014 ЕЛДА ОРЛЫКЛАРНЫ АГУЛАУДА ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘР БАР.
2013 елның урып–җыю чорындагы явымлы һава шартлары нәтиҗәсе буларак, салынган орлыкларда фузариоз һәм гельминтоспорид кебек тамыр черү авырулары өстенлек итә. Бу авыруларның күләме 10 проценттан ким булган партияләрне “Ризоплан” яки “Бинорам” дигән биопрепаратлар белән эшкәртү тәкъдим ителә, югары дәрәҗәдә зарарланган орлыкларны ике яки өч тәэсир итү матдәсеннән торган химик агулар белән эшкәртү кирәк.
Узган елның орлык формалашкан чордагы эссе һава шартлары бөртекле культураларның 1000 орлык авырлыгы чагыштырмача түбән булуына китерде. Мондый орлыклар лаборатория шартларында әйбәт тишелеш бирсә дә, табигый шартларда 70 процентка кадәр төшә, аларның тишелеп чыгу көче түбән. Чәчкән орлыкларның табигый шартларда тишелешен арттыру һәм тамыр системасы үсүне көчәйтү максатында орлыкларны агулаганда эшкәртү сыекчасына төрле үсү стимуляторлары: “Альбит”, “Циркон”, “Биосил” һ.б. биологик һәм микроашламалар — мизорин, ризоагрин, ризоторфин, аквамикс, микромак, ЖУСС һ.б. кушып эшкәртү шытымнарның бердәм, тигез тишелеп чыгуны тәэмин итә. Орлыкларны чәчүгә әзерләүнең соңгы этабы аерым агулау машиналары ярдәмендә инкрустация ясау, ягъни, шушы махсус машиналарда биологик яки химик агулар кулланып аңа тагын микроэлементлар һәм үсү регуляторлары катнашмаларын кушып, технологияне төгәл үтәп, агулау машиналарында эшкәртеп чәчү. Орлыкларны агулау өчен кулланылган суның йомшак һәм җылы булуы шарт. Агулау эшләрен уртача тәүлеклек температура +5 градустан югары булганда гына башкару таләп ителә. Орлыкларны агулау өчен әзерләнгән эремә көнендә кулланып бетелергә тиеш.
Бу эшләр барысы да җитәкчеләр һәм белгечләр тарафыннан даими контрольдә булып, техника куркынычсызлыгы кагыйдә-ләрен төгәл үтәп оештырылырга тиеш.
Әхмәт ХӘКИМҖАНОВ,
Россия авыл хуҗалыгы
үзәге Татарстан Республикасы
филиалы Арча район бүлеге
баш агрономы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International