Гөлүсә бишенче тапкыр Россия чемпионы!
Түбән Тагил шәһәрендә 1998–1999 елларда туган кызлар арасында бокс буенча Россия беренчелегенә ярышлар булды. Анда 1нче мәктәптә укучы, Арча спорт мәктәбендә шөгыльләнүче, спорт мастерлыгына кандидат Гөлүсә Галиева да катнашты. Тренеры — Марат Галиев. Гөлүсә үз авырлык үлчәвендә Россиянең бишенче тапкыр чемпионы булды һәм спорт мастерлыгы нормаларын үтәде. Ул Италиядә Европа беренчелегенә үткәреләчәк ярышларда катнашачак.